• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Конференция нәтиҗәләре билгеле булды..

Опубликовано: 12.02.2021

 Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә, онлайн форматта төбәкара конференция булды. Бу конференциядә республиканың шәһәр, район мәктәпләре, шулай ук Самара һәм Башкортстан районы мәктәпләре дә катнашты.

    Барыбызга да билгеле, безне монда бер максат берләштерде. Мәшһүр мәгърифәтче, галим, укытучы Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын укыту-тәрбия процессында куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу, бөек шәхеснең нәсыйхәтләре аша халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын танырга өйрәтүне күрсәтү иде.

    Конференциягә хөрмәтле кунаклар чакырылды. Алар: ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы, милли мәгариф бүлеге башлыгы –Гыйзатуллина  Энҗе Хәбир кызы, “Лениногорск муниципаль районы, муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесы башлыгы - Санатуллин Вагиз Самиулла улы, Әлмәт районы,  Кичүчат авылы, Риза Фәхреддин мемориаль музей җитәкчесе - Гимранова Диләрә Габделкави кызы, ”Хәләл”индустриясен үстерү мәсьәләләре буенча Россия Мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Федерациясенең Диния нәзарәте рәисе – Газизов Айдар Габдулла улы. Чакырылган һәрбер кунак үзенең чыгышында катнашучыларга зур уңышлар теләде, укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең гыйлем алуда, тәрбия мәсьәләсендә булсынмы, шәхес тәрбияләүдә алыштыргысыз кулланма булуын әйтте.

     Конференциянең әзерлек этабында өч юнәлештә эшләр кабул ителде.

1.Татар теле һәм әдәбияты дәресләре  һәм сыйныф сәгате эшкәртмәләре.

2.”Тәрбияле бала” хезмәте буенча рәсем бәйгесе.

3. Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен сәнгатьле уку яисә сәхнәләштерелгән видеоязма җибәрү.

   Шулардан татар теле дәресләре эшкәртмәләре - 27 эш

   Уку яисә әдәбият дәресләре - 36 эш

   Тәрбия сәгатьләре - 92 эш каралды.

   Шулар арасында методик яктан дөрес төзелгән, Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән, укучыны кызыксындырырлык эшләрнең күп булуы шатландырды.

   Икенче юнәлеш - рәсем бәйгесе иде. Бу этапта көтелгәнгә караганда бик күп эшләр килде. Барлыгы 315 рәсем кабул ителде. Ике номинациядә 1, 2, 3, 4 сыйныфлар арасында урыннар билгеләнде. 41 рәсем  призлы урынга лаек дип табылды.

   Өченче юнәлеш - нәсыйхәтләр сөйләү, сәхнә күренешләрен төшереп  видеоязма итеп җибәрү иде. Барлыгы - 54 видеоязма килеп иреште. Жюри 19 язманы яхшы дип тапты, призлы урыннар билгеләде. Эшләр өч номинация буенча каралды:

   1.Нәсыйхәтләрне ялгыз башкару.

   2.Төркем белән башкару.

   3.Сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтү.

   Туган телебездә матур сөйләүче, әдәпле, сәләтле балаларның булуы бик куанычлы.

   Онлайн конференциягә эшләре белән аерылып торган, куелган таләпләргә туры килгән, методик яктан дөрес төзелгән, яңа алымнар кулланган эшкәртмәләр җибәрүче укытучылар чакырылды. Төрле мәктәпләрдә эшләүче туган тел укытучылары бәйгегә җибәргән эшләренә узанализ ясадылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чыгыш ясаучы укытучыларыбызның фикере булып: “Ризаэддин Фәхреддин - мәгърифәт һәм белем тарату белән бер рәттән, үз халкын бәхетле итәргә омтылучы олуг зат”, - дигән сүзләр яңгырады.

 

 

 



К списку новостей