• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

“Габдерәхим Утыз Имәни укулары – 2019”.

Опубликовано: 08.11.2019

5 нче ноябрь көнне Тимәш урта мәктәбендә зур вакыйга булды. Күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән хөрмәткә лаеклы шәхес - Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына 265 ел булу уңаеннан “Габдерәхим Утыз Имәни укулары – 2019” төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференциягә Лениногорск районы Мәгариф идәрәсе җитәкчесе урынбасары Галия Котдус кызы Урманова, методистРимма Ринат кызыФатыхова, “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе, язучыТаһир Ярулла улы Шәмсуаров, ветеран укытучы, Тимәш авылы имамыХәлил Хуҗа улы Шәрипов, Тимәш авылы депутаты Айрат Хәдит улы Габидуллин, Чирмешән районы Утыз Имән, Норлат районы Кизләү мәктәпләреннән, Әлмәт шәһәре 16нчы мәктәптән, Самара өлкәсе Шонталы районы Денис авылы “Белем бирү үзәге” укытучылары һәм укучылары чакырылган иде.Кызганыч, Яр Чаллыдан университет профессоры, гомере буена Утыз Имәнинең күпкырлы иҗат мирасына тугры калган әдәбият галиме – Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы конференциядә катнаша алмады.
Конференция Тимәш мәктәбе директоры Снурницин Юрий Алексеевичһәм Лениногорск районы Мәгариф идарәсе методисты Римма Ринат кызы Фатыхова сәламләве белән башланды.Тимәш мәктәбе укучыларының ягымлы тавыш белән мөнәҗәт әйтүе, туган як, туган тел турында җырлары, Утыз Имәни шигырьләрен сәнгатьлеитеп яттан сөйләүләре, тамашачыларны таң калдырды.
Чакырылган кунаклардан Хәлил Хуҗа улы, Таһир Ярулла улы, Айрат Хәдит улы да үз чыгышларында, тарихыбызны белү мөһимлеге, яшь буынның белемле, инсафлы, үз туган телләрендә горурланып аралашу зарурлыгын әйттеләр.
Фәнни-гамәли конференцияләр укучылар һәм мөгаллимнәр өчен зур әһәмияткә ия. Мәктәбебездә уздырылган конференциянең төп максатларының берсе – укучылар һәм укытучыларны фәнни-эзләнү һәм иҗат эшенә тарту булса, икенчедән мәшһүр әдипләребезнең әсәрләре үрнәгендә туган халкыңа, милләтеңә һәм аның теленә хөрмәт тәрбияләү.
Бу конференциядә катнашу өчен җибәрелгән укучылар һәм укытучыларның эшләре, хезмәт җимешләре һәркайсы теркәлде, жюри әгъзалары тарафыннан каралды һәм нәтиҗәләр ясалды.
“Шигырь, гыйлем, әхлак – мәңгелек солтаны, күзәтә күк өстән тынмас шагыйрь җаны”, “Әнвәр Шәрипов – энциклопедик шәхес” исеме астындагы фәнни-эзләнү бәйгесе буенча нәтиҗәләр:
1 урын – Ганиева И., Норлат районы, Кизләү мәктәбе
2 урын – Сабитова Л., Лениногорск, 4нче мәктәп
– Хәниева З., Лениногорск, 4 нче мәктәп
3урын – Беглова А., Лениногорск районы, Тимәш мәктәбе
– Воробьева С., Лениногорск, 4нче мәктәп
- Гарифуллина Р., Гәрәева К., Лениногорск, 12нче Лицей
- Вәлиева К., Самара өлкәсе, Шонталы районы, Денис авылы “Белем бирү үзәге”.
“Тәрбия һәм уку-укыту процессында Г.Утыз Имәни хезмәтләрен файдалану тәҗрибәсе” исеме астындагы мастер-класс бәйгесе буенча нәтиҗәләр:
1 урын – Фәхретдинова Р.Ч., Лениногорск районы, Тимәш мәктәбе
2 урын - Әхмәтҗанова З.Ю., Лениногорск, 8нче мәктәп
Әшрәпова Э.Т., Лениногорск районы, Тимәш мәктәбе
3 урын – Хәкимова Г.Җ., Лениногорск, 6нчы мәктәп
Гыймалетдинова Н.М., Норлат районы, Кизләү мәктәбе
Лауреат – Өметбаева Р.А., Лениногорск районы, Тимәш мәктәбе
Лауреат – Ситдикова Х.М., Лениногорск, 4нче мәктәп
Лауреат –Хәлимова Г.Җ., Лениногорск, 4нче мәктәп
Лауреат – Хаматшина Н.Һ., Самара өлкәсе, Шонталы районы, Денис авылы “Белем бирү үзәге”.

Конференция, килгән кунакларның мәктәп музеенаһәм Тимәш авылы зиратында урнашкан Г.Утыз Имәни төрбәсенә сәяхәте белән тәмамланды.
Әлегедәй очрашулар дәвам итсен, ничә еллар дәвамында үрелеп килгән туганлык җепләре өзелмәсен, милләтебезгә, халкыбызга, телебезгә, тарихыбызга булган горурлык хисләре сүрелмәсен иде дигән теләкләр белән барчабызга иминлек, иҗади уңышлар телибез.
Г.Утыз Имәни рухы, мирасы халкыбыз күңелендә мәңге саклансын!



К списку новостей