• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Милләтебез каһарманы Батырша мирасына багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция.

Опубликовано: 21.01.2013

         2012 ел -  Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан уздырылган чараларга йомгак ясап , 16 гыйнвар  көнне, Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбендә ,  милләтебез  каһарманы Батырша мирасына багышланган “Батырша исеме – халык хәтерендә” исеме астында республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып үтте. Конференциягә Чирмешән, Норлат, Әлмәт, Актаныш  районнарыннан татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары чакырылган иде. Шулай ук конференция эшендә Лениногорск районы мәгълүмати-методик үзәк белгече Рамазанова Л.Г. катнашты.

      Конференция “Исеме тарихта мәңге саклансын” исемле укучылар чыгышы белән башланды. Теория   өлешендә 2 нче номерлы мәктәптән Осипова Л.И. ”Батыршалар токымыннан иде ул...” , 1 нче номерлы мәктәптән тарих укытучысы Хәйруллина Е.А.”Письмо Батырши Елизавете Петровне как исторический источник”, Иске Иштирәк  мәктәбеннән Хәҗипова М.М.”Татар әдәбиятында Батырша образы”, 4 нче номерлы мәктәптән   Хәлимова Г.Җ. “Урта мәктәптә “Батырша” романын укыту методикасы” исемле  чыгышлары бик эчтәлекле булды.  “Батырша” романы авторы Җ.Рәхимовның тормыш иптәше, ветеран укытучы  Рәхимова Галия  Мәгъсүм кызы ”Батырша” романының язылу  тарихына тукталды.

      Конференциянең  практик өлешендә Тимәш мәктәбе укытучылары  Габидуллина В.И., Өметбаева Р.Ә., Фәхретдинова Р.Ч., Гинатуллина Г.Ш., Мусина Л.Р., Забирова Е.В., Мортазина Л.З. үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, тирән эчтәлекле  дәресләр күрсәттеләр.           

      Кунаклар мәктәп музеенда булып, авыл, мәктәп  тарихы турындагы материаллар белән таныштылар.

       Йомгаклау өлеше фикер  алышу рәвешендә үтте. Килгән кунаклар  конференциядән  алган тәэсирләре, киләчәккә планнары белән  уртаклаштылар.  Лениногорск районы     мәгълүмати-методик үзәк белгече Рамазанова Л.Г. катнашучыларга сертификатлар   тапшырды. Мәктәп директоры Шәрипов Х.Х : ”Әйе, Батырша хәзрәт ул – азатлык фәрештәсе...Ул – милли азатлык көрәше символы... Батыршаның уй-фикерләре бүген дә яшәешебезгә аваздаш. Киләчәктә дә кулга-кул тотынышып, төбәгебезнең күренекле шәхесләре турында яшь буынга җиткереп,туган телебезне кадерләп, туган халкыбыз мәнфәгатен яклап, мәдәниятебезне саклап, тарихыбызга хөрмәт күрсәтеп яшәсәк, милләтебезнең киләчәге матур булыр!” – дигән теләк-фикер белән конференция эшен йомгаклады.

 



К списку новостей