• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Кәрим Тинчуринның 125 еллык юбилеена багышланган муниципаль театр фестивале

Опубликовано: 11.12.2012

                 6нчы декабрь көнне 3нче мәктәпнең актлар залында күренекле драматург, талантлы артист, режиссер-оештыручы, режиссер-педагог Кәрим Тинчуринның 125 еллык юбилеена багышланган  муниципаль театр фестивале булып узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Җамалиева И.Х. һәм Мөхетдинова Р.Ф.лар оештырган  бу фестиваль  укучыларда туган телебезгә мәхәббәт уяту, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен тулырак өйрәнү максатларын күздә тотты. Анда шәһәребезнең барлык мәктәп  укучылары да катнашты.  2нче мәктәп  укучылары  “Табигать балалары”,3нче мәктәп  укучылары К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, 4нче мәктәп укучылары  Т.Миңнуллинның “Кәрлә мәктәп баласы”, 5нче мәктәп укучылары Т.Миңнуллинның “Кайда хаклык, кайда дөреслек?” , 6нчы мәктәп укучылары Г.Гыйльмановның  “Булат нигә  яхшы укый”, 8нче мәктәп укучылары А.Әхмәтнең  “Спай егет”,  10нчы мәктәп укучылары  К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” , 11нче гимназия укучылары Ә.Яһүдин “Былтыр кызы” , 12нче лицей укучылары  Ф.Хөснинең “Кабак” , 13нче мәктәп укучылары Т.Миңнуллинның “Үзем белән үзем” ,7 нче мәктәп укучылары Т.Миңнуллинның  “Кайда хаклык, кайда дөреслек?”  әсәрләрен сәхнәгә куйдылар. Укучыларның оста, матур итеп уйнаулары, саф татарча итеп үз телләрендә театр уйнаулары тамашачыларга бик ошады. Кичә барышында  8нче сыйныф кызларының матур итеп җырлаулары, ФазыловРафаэль һәм Гыйльманов Ильясның сыздырып гармун уйнаулары, Минекаева Зилә һәм Санатуллина Илүзәләрнең өздереп биюләре бәйрәмне тагын да ямьләндереп,күңелләрне күтәреп җибәрде.



К списку новостей