Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22 |
Телефон: | +7(855)-955-12-22 |
E-Mail: | lengoroo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Санатуллин Вагиз Самиуллович |
Год основания учреждения: | 2006 |
Лениногорский ИМЦ
Кәрим Тинчуринның 125 еллык юбилеена багышлап театр атналыгы
Опубликовано: 06.12.201226-30 ноябрь көннәрендә 4 нче гомум белем бирү мәктәбендә Кәрим Тинчуринның 125 еллык юбилеена багышлап театр атналыгы үткәрелде.Анда 1-10 класс укучылары актив катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ситдикова Х.М., Мортазина А.Ф., Нуруллина З.С., Хәлимова Г.Җ., Сафина Н.Җ.балалар өчен язылган әсәрләрне сәхнәләштерү белән бергә татар халкының бөек улы, актер, режиссёр,драматург К. Тинчуринның язмышына, иҗатына багышланган бәйрәм-дәресләр, түгәрәк өстәлләр оештырды.
Башлангыч сыйныф укучылары “Шалкан ”әкиятен сәхнәләштерделәр. (укытучы Ситдикова Х.М (фото 1)) 3 А сыйныфының рус төркеме укучылары “Чукмар белән Тукмар”әкиятен күрсәттеләр (укытучы Хәлимова Г. Җ.).Алар аны курчаклар белән уйнадылар(фото 2,3,4)
Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатында Сафина Н.Җ. Татар төркемнәрендәге балалар өчен ТР яшәүче төрле халык әкиятләрен ана телендә сәхнәләштерде ., Рус төркемендәге укчылар да текстларны өйрәнеп , чын актерларча татарча сөйләп, сәхнәдә чыгыш ясадылар.(фото 5,6)
Иң уңышлы дип табылган һәм фестивальдә беренче урын алган әсәр - Т. Миңнуллинның “Кәрлә-мәктәп баласы” шәһәр бөйгесенә сайланды ( укытучы Мортазина А.Ф.)
1 декабрьдә “Исәнме, кыш” дип аталган иҗади бәйге үтте. Бәйгедә 1-4 класс укучылары катнашты. Алар шигырь укуда, рәсем ясауда презентация конкурсларында көч сынашты. Шигырь укучылар буенча Мухамадиева Милана 3 А (укытучы Халимова Г.Җ.) – 1 урын, Савин С. 4 А(укытучы Ситдикова Х.М)-2 урын, рәсем конкурсында Усманов Шамил 4 Б ( укытучы Мортазина А.Ф.) – 1 урын, презентация конкурсларында Загретдинов Аяз 1 А (укытучы Сафина Н.Җ.)- 1 урын алды. Бәйрәм урамда кар бабай ясау hәм аны бәйрәмчә бизәү белән тәмамланды.(фото 7,8,9)
К списку новостей