• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

“Белем җәүһәрләре - 2017”

Опубликовано: 25.10.2017

20 октябрь көнне Казанның Г.Камал театры бинасында VIII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан “Белем.ру” порталы кысаларында оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның унөч шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән, Үзбәкстаннан барлыгы 80 гариза килгән иде. Тәкъдим ителгән сайтлардан 60 сайт бәйгегә кабул ителгән һәм 9 номинация буенча бәяләнде.
“Белем җәүһәрләре” бәйгесенең максаты – татар телле сайтларны барлау, аларның уңышларын билгеләү һәм таныту.
Әлеге бәйгедә нигездә мәктәп укытучылары һәм укучыларының катнашуы күңелле күренеш. Укытучы кеше һәрвакыт укып, яңалыкны өйрәтеп торырга тиеш. Үзегезнең укучыларыгызга заманча таләпләргә туры килә торган заманча технологияләрне кулланып, белем һәм тәрбия бирүегез һәм заман таләбе белән бергә атлавыгыз әти-әниләргә дә, укучыларга да, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә үрнәк булып тора,- диде Татнетны үстерү фонды җитәкчесе, Белем.ру порталы башлыгы, Казахстан һәм Рунет премияләренең жюри әгъзасы, Татарстан Мәгариф министрлыгы үткәрә торган “Юный программист” бәйгесенең даими жюри әгъзасы, информатика дәреслекләре авторы һәм әлеге бәйгенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин.
Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр төрле номинацияләрдә 1нче, 2нче, 3нче урын алды, иң уңышлы проектларга Гран-при тапшырылды. “Рәхмәт хаты”на ия булучыларны да бүләкләделәр.
Лениногорск районы Урмышлы төп белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Хәбибуллин Искәндәр Артур улы да “Белем җәүһәрләре - 2017” бәйгесендә беренче урынга лаек булып кыйммәтле бүләккә ия булды.
Ул 2013 нче елда “Нәселем-горурлыгым”исемендәге гаилә сайтын ясый һәм 4 ел рәттән әлеге интернет-проекты белән “Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре” номинациясендә катнашып призлы урынга ия булып килде.
Биредә Гаиләнең күренекле шәхесләре, гореф-гадәтләре, йолалары, нәсел шәҗәрәсе, үзенең язган шигырьләре, Урмышлы авылының фольклоры, Районыбыз каһарманнары һәм башка бик күп кызыклы эшләре урнаштырылган.
Шулай ук мәктәбебезнең педагог-оештыручысы – Хәбибуллина Эльмира Гаяз кызының “Бәхетле балачак” исемле шәхси сайты, “Кыңгыраулар” исемендәге әдәби түгәрәкнең сайтлары да ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгының “Рәхмәт хатлары” белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы җырчыларның һәм артистларның чыгышлары белән бергә үрелеп алып барылды.
Урмышлы төп белем бирү мәктәбенең шундый зур уңышларга ирешүе белән без чын күңелдән горурланабыз.



К списку новостей