• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

10 март көнне Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә «Илһам канатында» зонакүләм яшь язучылар бәйгесе узды.

Опубликовано: 14.03.2017

Әлеге конкурс «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениясе, “Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе”, Әлмәт шәһәренең язучылар берлеге, Лениногорск шәһәренең “Чишмә” язучылар берләшмәсе тарафыннан үткәрелде. Бәйге укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту; әдәби иҗатка сәләте булган яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан уздырылды. Бәйге ике номинация буенча үткәрелде: тезмә әсәр иҗат итүчеләр,чәчмә әсәр иҗат итүчеләр. Әсәрләр өч яшь категориясенә бүленеп каралды: 5 - 7 сыйныфлар; 8 - 9 сыйныфлар; 10-11 сыйныфлар. Һәр номинациядә һәрбер яшь категориясе буенча җиңүчеләр, призёрлар билгеләнде.
Бәйгенең җюри әгъзалары:
Таһир абый Шәмсуаров – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь.
Рәсим Хәбибулла- “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, язучы.
Рәфкать Шаһиев – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, Әлмәт язучылар берлеге җитәкчесе, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты.
Минзифа Әхмәтшина - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.
Зинаида Захарова - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты.
Нәфисә Сабирҗанова - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.



К списку новостей