• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22
Телефон: +7(855)-955-12-22
E-Mail: lengoroo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ
Руководитель: Санатуллин Вагиз Самиуллович
Год основания учреждения: 2006

Лениногорский ИМЦ

Зәй-Каратай төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Яралы язмышлар” дип исемләнгән искә алу кичәсе .

Опубликовано: 20.02.2017

15 нче февраль көнне Хәрби-патриотик айлык кысаларында Зәй-Каратай төп гомуми белем бирү мәктәбендә бертуган Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарга багышланган “Яралы язмышлар” дип исемләнгән искә алу кичәсе булып узды.
Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.
XX гасырның 30 нчы еллары ... Россиядә сәяси репрессиянең котырынган чоры. Ул еллардагы афәт дулкыны Бөгелмә татар мәгърифәтчеләрен дә читләтеп үтми. «Атласовчылар эше» буенча гына да 24 кеше гаепләнә. Янәсе, Һади Атласов җитәкчелегендәге татар зыялыларының бик зур яшерен оешмасы гомумтөрки Туран дәүләтен төзү өчен көрәш алып барган. 1937 елның 23 — 28 октябрендә булган ябык утырышта хәрби трибунал 24 кешене ГУЛАГка озатырга, 9 кешене атарга хөкем итә... Шулар арасында бертуган Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар да була.1938 нче елның 15 нче февралендә карар үтәлә. Мәгариф тарихында күренекле урын тоткан авылдашларыбызны искә алу кичәсе узды. Чарага Туйкиннарның туганнары – Марат Туйкин, Сылу Насыйбуллина, Лилия Нәбиуллина,Әлфия Туйкина, үзешчән тарихчы-Хәлимов Җәүдәт абыйлар чакырылган иде. Алар укучыларга бик эчтәлекле чыгышлар әзерләгән иделәр.



К списку новостей