Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шугуровский детский сад общеразвивающего вида «Тургай» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423282, РТ, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Горького, д. 4а |
Телефон: | +7(855)95 -34-611 |
E-Mail: | diana.2089@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ«Шугуровский детский сад общеразвивающего вида «Тургай» |
Руководитель: | Якупова Сания Гамировна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 90 детей, 90 бала |
У нас учат: | 10 педагогов, |
Новости детского сада "Тургай"
Кошлар ашханәсендә.
Опубликовано: 20.01.2017
Кошлар ашханәсендә.
Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз. Бездә кышлаучы кошлар һәрвакытта да безнең ярдәмебезгә мохтаҗ, бигрәк тә кышкы салкын көннәрдә. Чөнки алар үзләренә азык таба алмыйлар. Ачлык алар өчен бик куркыныч. Безнең әти - әниләребезнең матур, җайлы итеп ясаган җимлекләре кошлар өчен ашханә ачарга ярдәм итте. Бик зур рәхмәт әти - әниләргә! Җимлекләрне участоктагы агачка элеп чыктык. Көн саен җимнәр салып торабыз.Төрле ярмалар, икмәкнең вакланган кисәкләре, орлыкларны һәм туңмай куябыз. Прогулкага чыккач, ерактан кошларны күзәтәбез. Җимлекләргә чыпчыклар, кызылтүшләр, песнәкләр һәм чәүкәләр килә. Без аларны бер - берсеннән аера, исемнәрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәнәбез, тавышларын, нинди авазлар чыгарганнарын тыңлыйбыз. Ике атналык "Бездә кышлаучы кошлар" проекты өстендә эшлибез: кошлар турында шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, әкиятләр укыйбыз, рәсемнәр ясыйбыз, үзебез яраткан кошларны әвәлибез, кисеп ябыштырабыз.
К списку новостей