Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
E-Mail: | shcool473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 24 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Мәктәп яны лагере 25.06.2019
Бүген лагерьда Бантик бэйрэме. Балалар өйдән килгәндә үк, бик әзерләнеп килгәннәр. Башта бантик турында әңгәмә булды. Аннан укучылар сәхнәгә чыгып, мода күрсәттеләр. Аеруча 4 кызыбыз бик әзерләнеп килгән иде. Җиңүче итеп Хайрутдинова Янсылу билгеләнде. Аның кигән киемнәре, чәч бизәкләре барысы да бантиклы иде. Барлыгы 70 бантик санадылар. Афәрин, Янсылу!
-
Мәктәп яны лагере 24.06.2019
Мәктәп лагеренда ял итүче укучылар янгыннан саклану депосына экскурсиягә бардылар. Алар янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә, җәйге вакытта иминлекне саклау турында фикерләрен әйттеләр. Депода эшләүче абыйларның киемнәрен киеп карадылар, турникта көч сынаштылар.
-
Мәктәп яны лагере 22.06.2019
Бүген Татарстан республикасы турында төрле чаралар үткәрдек. ТАССРнын 100 еллыгына багышланган плакат ясадык. Ул плакатны якладык. Республиканың тарихы белән бәйле истәлекле вакыйгалар, кешеләр, шәһәрләр турында сөйләштек.
-
Аттестат тапшыру 21.06.2019
21 июнь көнне аттестат тапшыру тантанасы булды. Мәктәбебез бүген канат ярган кошчыкларын олы тормыш юлына озатты. 4 укучыбыз 9 сыйныфны тәмамлап, кулларына аттестат алды.
Мәктәп сукмаклары артта кала,
Көтә яңа юллар, калалар.
Алда сезне олы сәфәр көтә,
Юлыгыз уң булсын, укучылар.
-
Мәктәп яны лагере 21.06.2019
Бүген укучылар Шөгер авылында урнашкан Нефть музеена экскурсиягә бардылар.
-
Мәктәп яны лагере 18.06.2019
Бүген, укучылар белән Бәкер шифаханәсенә экскурсиягә бардык. Балалар төрле кошларны, хайваннарны күзәттеләр, файдалы Бәкер суыннан авыз иттеләр. Кызлар тавына менеп, өстән тирә як белән хозурландылар. Бәкер шифаханәсе турында бик матур фикердә калдылар. Безгә шундый кызыклы экскурсия оештырганнары өчен җитәкче апаларга рәхмәт белдерәбез.
-
Мәктәп яны лагере 17.06.2019
17 июнь көнне лагерьга йөрүче укучылар зур тауга экскурсиягэ бардылар.Тауда үскән файдалы үләннәрне күзәттеләр,әңгәмә үткәрделәр. Бөҗәкләр тешләсә, беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр.
-
Мәктәп яны лагере 15.06.2019
Бүген лагерьда кече спартакиада уеннары үткәрдек. Укучылар велоспорт буенча көч сынашты. Башта һәрберсе үз транспорты турында сөйләде, кагыйдәләр буенча викторина узды һәм тиешле дистанцияне үтте.
-
День России 11.06.2019
С утра ребята смотрели презентацию «Символика России». Посетили сельскую библиотеку, где просматривали журналы про российские города, готовились к рассказу о них. Затем была игра «Символика Российской Федерации» Дети сначала рисовали, затем из этих рисунков готовили задания. После обеда были конкурсы рисунков на темы «Я люблю тебя, Россия», «Край родной навек любимый» За работу ребята получили призы. Затем играли в такие подвижные игры как «Вышибалы», «Зайцы и капуста», «Прятки».
-
Мәктәп яны лагере 10.06.2019
Бүген лагерьда кызыклы чаралар, экскурсияләр булды. Иртәнге зарядкадан соң витаминлы азыклар турында сөйләштек. Көч сынашуны пресс эшләүдән башладык. Төшке аштан соң гаилә темасына багышланган чаралар булды. Һәр укучы үз гаиләсе турында чыгыш ясады. Балалар ясаган рәсемнәрдән күренгәнчә һәр гаилә бәхетле, тырыш, тату, дус икәне ачык күренеп тора иде.