Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Центральная, 107 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 15 учащихся/ 2 воспитанника, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 9 учителей (1 совместитель), 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Тыл ветераннарын котлау. 25.04.2024

25 нче апрель көнне, Бөек җиңүнең 79 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә, Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Н.Я.Хайруллина 4 сыйныф укучылары белән берлектә Түбән Чыршылы, Югары Чыршылы авылларында яшәүче тыл ветераннарының хәлләрен белешеп, котлап чыктылар. Укучылар якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, күчтәнәчләр тапшырдылар. Очрашу барышында тыл ветераннары сугыш чорында тылдагы хезмәтләре турындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар һәм бүгенгесе көндә ничек яшәүләре турында сөйләделәр. Ветераннарыбыз барыбызга да сәламәтлек һәм ил-җирләребезгә тынычлык теләп калдылар.
-
Котлыйбыз! 25.04.2024

25 апрель көнне Шөгер урта мәктәбендә “Милләтең белән горурлан, халкыңның үзе белән!” конкурсы булып узды. Анда 3 сыйныф укучылары көч сынашты. Безнең мәктәпнең данын Динислам Әхмәтшин яклады. Ул оста итеп шигырьләр сөйләде, матур итеп җырлады, үзенең һөнәрләрен презентацияләде. Афәрин! Аңа тагы да зур уңышлар телибез.
-
Җәмит Рәхимов укулары 24.04.2024

24 апрель көнне, Керкәле мәктәбендә Җәмит Рәхимов исемендәге төбәкара укулар булды. Бу чарада мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Камалтдинова Илсөя дә чыгыш ясады. Ул "Туган авылым- Чыршылым" дигән темага эзләнү эше белән катнашып, 2 урынга лаек булды. Афәрин, Илсөя! Конференциягә килгән кунаклар хозурына мәктәптән бөек галим, язучы Риза Фәхретдингә багышланган күргәзмә дә урнаштырылды Бу күргәзмәдә тәрбия, белем, гаилә белән эшне чагылдырган эшчәнлек, галимнең хезмәтләре чагылыш тапты.
Җәмит Рәхимов - туган ягыбызны, тормышны яктыртучы оста язучы булса, Галия апа Рәхимова- тел, милләт, гореф-гадәтләребезне саклауда янып йөрүче остаз иде. Конференциядә бу ике шәхес турында җылы чыгышлар булды, күп истәлекләр яңартылды.Конференцияне оештыручыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. -
Очрашу 23.04.2024

22 апрель көнне Кирлегәч мәктәбендә әдәбият галиме, Әлмәт язучылар берлегенең җитәкчесе Рәфкать Ширияздан улы Шаһиев белән очрашу булды. Бу чарада мәктәбебез укытучылары Алсу Вил кызы һәм Венера Минерәкыйп кызы да катнашты. Килгән кунакларның күңелендә укучылар чыгышы, сәхнә күренешләре, язучының сөйләве, шигырьләрен укуы, тәэсирләре белән бүлешүе әле озак сакланыр. Рәхмәт сезгә, Кирлегәч мәктәбе коллективы. Рәфкать Ширияздан улына иҗатында зур үрләр яулавын, исәнлек, гаилә бәхете телибез.
-
Неделя психологии 23.04.2024

В рамках " Недели психологии", в преддверии окончания учебного и года и сдачи ОГЭ с учащимися 9 класса под девизом "А кому сейчас легко? " на тему "Развитие стрессоустойчивости и навыков саморегуляции" прошла беседа. Цель: развитие понимания о связи и зависимости людей к жизни, способность замечать эмоциональное состояние окружающих.
-
Экологик өмә 22.04.2024

Санитар - экологик айлык кысаларында 20 апрель көнне мәктәптә өмә узды. Билгеле инструктаж узганнан соң һәр сыйныф үзенә билгеләнгән эшкә тотынды. Берничә сәгать үтүгә, мәктәп тирәсе чистарып, матурланып калды. 3 сыйныф укучылары "Шуктуган" балалар мәйданчыгын тәртипкә китерделәр. Һәркем табигать белән дус булса, үз артыннан җыештыра белсә, әйләнә-тирә дә күркәм булыр иде.
-
Многоборье 20.04.2024

Вид соревнований как многоборье, отражает уровень физической подготовленности комплексно, так как участник демонстрирует уровень разных качеств. 20 апреля спортивная команда школы приняла участие в муниципальном таком соревновании. В личных зачетах есть и призовые места. Поздравляем!
-
Без срока давности 19.04.2024

19 апреля 1943 года был издан Указ Президиума Верховного Совета СССР № 39 «О мерах наказания для немецко-фашистских злодеев, виновных в убийствах и истязаниях советского гражданского населения и пленных красноармейцев, для шпионов, изменников родины из числа советских граждан и для их пособников». Появление этого документа было первым фактом признания целенаправленной и масштабной политики нацистов и их пособников по уничтожению мирного населения на оккупированной территории и наказуемости таких преступлений. Ежегодно 19 апреля по всей стране проводится День единых действий в память о геноциде советского народа нацистами и их пособниками в годы Великой Отечественной войны. В этот день проводится комплекс памятных мероприятий. Мероприятия проходят в школах, вузах, учреждениях науки и культуры, региональных и муниципальных учреждениях и т.д. Только в 2022 году в них приняли участие более 6,5 миллионов человек. 19 апреля 2024 года учителя и учащиеся Нижнечершилинской школы присоединились к всероссийскому Дню единых действий «Без срока давности». Учитель истории и обществознания рассказал об истории возникновения этого дня памяти и скорби. Ученики посмотрели тематический фильм, поняли, что нельзя забывать трагические события в истории нашей страны. Эти события не имеют срок давности.
-
Муниципаль шигырь сөйләүчеләр бәйгесе 19.04.2024

Түбән Чыршылы мәктәбенең 4 сыйныф укучылары муниципаль шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә булып кайттылар. Бу бәйге районыбызның "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шамсуаровның юбилее уңаеннан, аның иҗатына багышланды. Укучыларыбыз Вильданова Лилия, Гилязова Илсия Таһир абыйның шигырьләрен өйрәнделәр, күңелләренә ошаганын жюрига тәкъдим иттеләр. Бәйгедән күренгәнчә, Таһир абыйның иҗаты күпкырлы, соклангыч. Чыгыш ясаучы укучылар нинди генә шигырь сөйләмәделәр, балачак, авыл тормышы, табигать гүзәллеге, гаилә ныклыгы- барысы шигырь юлларына салынган да, күңел аша агыла. Кызларыбыз сынатмады, диплом алып, остаз абыйның теләкләрен алып кайттылар. Афәрин, укучылар. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
-
12 апрель - космонавтлар көне 12.04.2024

1961 елның 22 нче апрелендә, дөньяда беренче булачак, бортына кеше утырган "Восток" комитет корабль җир тирәли орбитага чыгарыла. Бу кеше - очучы косманавт Юрий Гагарин. Бу көнгә багышлап укучыларыбыз космос өлкәсендәге казанышлар белән таныштылар. Мәктәп музейында авылда туып үскән күренекле затларның берсе, Юрий Гагарин белән якыннан аралашкан, СССР тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре, илче - Әхтәм Салаховныда искә алдылар.





