МБОУ «Новоиштерякская начальная общеобразовательная школа - детский сад» Лениногорского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423276, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Новый Иштеряк, ул. Ленина, д.34 (здание школы), ул.Центральная, д. 8 (здание детского сада) |
Телефон: | +7(855)-953-37-47 |
E-Mail: | n_is@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новоиштерякская НОШДС" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Галимова Алия Тагировна |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 10 учащиеся, 11 воспитанников |
У нас учат: | 2 учителя, 2 воспитателя |
Новости Новоиштерякской школы
"Сугыш чоры балалары". Шәфкатьлелек атналыгының 4нче көне
Опубликовано: 23.04.2015Бу көннәрдә “Шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында мәктәбебездә “Сугыш чоры балалары” исеме астында очрашу үткәрелде. Очрашуга, озак еллар мәктәбебезне җитәкләгән, хәзер авылыбызның мөхтәрәм кешесе-Тахаутдинов Шамил Гани улы чакырылды.
Сугыш башланганда Шамил абыйга нибары 4 яшь була. Шуннан бирле ул һаман әтисен көтеп яши.Ул сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән, ачлык яланганчлыкның ни икәнен татып үскән кеше.
Очрашу барышында Шамил абый сугыш елларында халыкның нәрсә белән тукланганны, баларның мәктәптә ничек укыганны, ничек көн күргәнне тасвирлап сөйләде. Балалар кызыксынып, сораулар яудырдылар.
Сугыш беткәнгә 70 ел узып бара, әмма аның сагышы Шамил абыйның күзләрендә,күзяшьләре булып һаман ялтрый.
Сынаган аны бу дөнья! Сынаган, ә бит сындырмаган...
К списку новостей