МБОУ «Новоиштерякская начальная общеобразовательная школа - детский сад» Лениногорского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423276, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Новый Иштеряк, ул. Ленина, д.34 (здание школы), ул.Центральная, д. 8 (здание детского сада) |
Телефон: | +7(855)-953-37-47 |
E-Mail: | n_is@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новоиштерякская НОШДС" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Галимова Алия Тагировна |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 10 учащиеся, 11 воспитанников |
У нас учат: | 2 учителя, 2 воспитателя |
Новости Новоиштерякской школы
Алар игътибарга лаек!
Опубликовано: 01.10.2014Бүген өлкәннәр көне. 3 сыйныф укучылары, тыл хезмәткәре исемен алган, Үлмәсбикә әбинең хәлен белергә уйладылар.
Без килгәндә Бикә әбиебез аш бүлмәсендә тәмле пәрәмәч пешерә иде. Ул безне ачык йөз белән, шатланып каршы алды. Аннан соң без әңгәмә корып җибәрдек. Балалар яудырган сорауларга, исенә төшерегә авыр булса да, әбиебез сабыр гына җавап бирде.
-Тормышның кадерен белегез, балалар!- дип, кабатлады әбиебез.
Тормышы бик авыр булган Бикә апаның. 5 яшьтән ятим калып, күпме михнәт, тормышның ачысын-төчесен татып караган кеше. Балалар да кызыксынып тыңлап утырдылар. Соңыннанн әңгәмәбез чәй табыны артында дәвам итте. Әбинең , җан җылысын салып пешергән пәрәмәчләре, бик тәмле иде. Безнең белән бергә чәй эчкәч, ялгыз әбинең дә күңелләре күтәрелеп киткән кебек булды. Без алып килгән күчтәнәчләребезне, укучылар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшыргач, Бикә апаның күзеннән яшь тәгәрәде. Безнең дә күңелләребез йомшарып китте.
Табынны җыеп, савыт-сабаларны юып, Бикә әбигә саулык теләп,рәхмәтләр әйтеп өйгә таралыштык.
Бу очрашу беребез өчен дә эзсез калмагандыр. Сау-сәламәт, озак яшә ,Бикә апа!
К списку новостей