МБОУ «Новоиштерякская начальная общеобразовательная школа - детский сад» Лениногорского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423276, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Новый Иштеряк, ул. Ленина, д.34 (здание школы), ул.Центральная, д. 8 (здание детского сада) |
Телефон: | +7(855)-953-37-47 |
E-Mail: | n_is@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новоиштерякская НОШДС" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Галимова Алия Тагировна |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 8 учащиеся, 6 воспитанников |
У нас учат: | 2 учителя, 2 воспитателя |
МБОУ «Новоиштерякская начальная общеобразовательная школа - детский сад» Лениногорского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Муса Җәлил-балаларның якын дусты 15.02.2023
15 февраль-Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. Бүгенге көндә аңа 117 яшь булыр иде, әлеге истәлекле датага багышлап 1-4 сыйныф укучыларына «Муса Җәлил— балаларның якын дусты» исемле батырлык сәгате үткәрелде. Китапханәче Галимова А.Ш. шагыйрьнең китап күргәзмәсен оештырды, Зайниева Г.Т. Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырды, җәлилчеләр турында презентация күрсәтелде. Герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия, -дип Гөлфия Тәбрис кызы сүзне балаларга бирде. 4нче сыйныф укучылары шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләрен сөйләделәр.
-
Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр атналыгы 06.02.2023
Рухи байлыкны саклау һәм ныгыту, күптәнге милли традицияләрне торгызу әһәмиятен исәпкә алып, Татарстанда 2023 нче ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.Балаларга халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен өйрәтү- милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тота.Шунлыктан мәктәптә түбәндәге план нигезендә 06.02-11.02 көннәрендә милли мәдәнияткә багышланган атналык оештырылды.
№
Чара исеме
Чараның формасы, җаваплылар
Үтәчәк чараның вакыты
1.
“Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр” атналыгын ачу.
“ Татарстан”журналы бездә кунакта
Сыйныф сәгатьләре,
журнал язмалары белән танышу.
Зайниева Г.Т.
Галимова А.Ш.
06.02.23.
2.
Болгар –тарихи шәһәр
Видеодәрес, сыйныф җитәкчеләре
07.02.23
3.
Саклап горефне-саклыйк тарихны
Авыл китапханәсендә әдәби кичә,
Тахаутдинова М.С.
08.02.23
4.
Халкымның куңел бизәкләре: түбәтәй, калфак, милли кием, читекләрнең бизәлеше
Рәсем конкурсы,
сыйныф җитәкчеләре
09.02.23
5.
Авылымның уткэне, бүгенгесе...
Музейда очрашу, музей җитәкчесе
10.02.23.
6.
Дуслык белән көчле без: халык бәйрәмнәре. Атналыкка нәтиҗәләр ясау.
Укучының мәдәни көндәлеге белән эшләү, сыйныф җитәкчеләре
11.02.23
-
Без бергә! Мы вместе! 31.01.2023
Солдат хезмәтен, Ватан алдында үзенең ир-ат бурычын үтәп кайтканнар элек тә, хәзер дә хормәткә лаек шәхесләр булганнар һәм ышанып әйтергә була: булачаклар да! Украинадагы чуалышлар хакында телевизор экраннары аша ишетеп һәм күреп торабыз. Сәяси чуалышлар, канлы бәрелешләр нәтиҗәсендә күпме гаепсез кешеләрнең гомере өзелә, торак йортлар, мәктәпләр җимерелә. Бүгенге көндәУкраинадагы махсус операциядә безнен авыл ир-егетләре дә катнаша. Яңа Иштерәк башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы коллективы һәм укучылар авылдаш солдатларга Ватанны саклаучылар көненә җылы киемнәр, медикаментлар әзерләде, балалар рәсемнәр ясады, хатлар яздылар. Без бергә! Солдатларыбыз, исән-сау туган якка әйләнеп кайтыгыз!!!
Солдаты и офицеры вооружённых сил России в ходе спецоперации на Украине проявляют мужество и героизм. Каждый день слышим о новых подвигах наших военных. Ведь это настоящие примеры доблести и отваги, которые никого не оставят равнодушным, кто готов отдать свою жизнь ради мира во всем мире. Коллектив Новоиштерякской начальной школы и детского сада собрали посылку для мобилизованных военнослужащих, участвующих в спецоперации на Украине.Дети написали письма солдатам. Они обратились к бойцам со словами благодарности и пожеланиями поскорее вернуться домой!!!
-
27 января-День полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады 27.01.2023
27января Россия отмечает 79-ю годовщину со дня снятия блокады Ленинграда. Страшное кольцо сомкнулось над ним 8 сентября 1941-го и сжимало 872 дня. Гитлеровцы не просто держали окружение, но еще постоянно обстреливали и бомбили голодный город. Однако люди выдержали и победили. Они смогли отстоять не только свой дом, страну, но и мир во всем мире. ... День снятия блокады Ленинграда. Подвиг длиной в 872 дня.
Учащиеся 1-4 классов смотрели видеофильм «Блокадный Ленинград»
-
Яңа ел килә!!! 28.12.2022
Искиткеч кызыклы бәйрәм булды бу көнне!!!.Мәктәп коридоры, бүлмәләр, урман чыршысы укытучылар һәм укучылар тырышлыгы нәтиҗәсендә бик матур итеп бизәлде. Бәйрәмгә кунаклар булып әти-әниләр, балалар бакчасыннан балалар килде. Күңелле бәйрәм кичәсе барысына да бик ошады, балаларның, кунакларның бәйрәмнән китәселәре дә килмәде.Балаларга әти-әниләр тарафыннан әзерләнгән буләкләрне Кыш бабай таратты, мәктәп директоры Алия Тахир кызы укучыларны укуда ирешкән уңышлары белән котлап Мактау кәгазе тапшырды , бүләкләр өләште.
-
Әнием-кояшым син 30.11.2022
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.Мәктәптә "Әнием-кояшым син" исеме астында әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәгә барлык әниләр килде. Бәйрәм бик күңелле, уенлы, җырлы-биюле булды.Әниләр уеннарда актив катнаштылар. Чәй табыны бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
-
Уку-тырыш хезмәт ул! 14.11.2022
Укучылар һәр елны үткәрелә торган мәктәпкүләм, шулай ук муниципаль фән олимпиадаларында үз көчләрен сыный. Мәктәптә уткәрелгән олимпиадада 4 нче сыйныф укучысы Гаффанова Айназ җиңү яулады, ул мәктәп данын яклар өчен муниципаль олимпиадаларда катнаша. 14 нче ноябрьдә рус теле буенча Россиякүләм "Русский медвежонок- языкознание для всех" уен-конкурсында 100% укучыларыбыз катнашты!
-
Ата -аналар җыелышы. 29.10.2022
Бу көнне 1-4 сыйныфларда ата- аналар җыелышлары узды. Анда көнүзәк сораулар каралды, әти-әниләр 1нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды, алда торган бурычлар турында сөйләшенеп карарлар кабул ителде.
-
Көзге фантазия 28.10.2022
Укучыларыбыз мәктәпкүләм һәм муниципаль конкурсларда бик актив катнашалар. Лениногорск районының өстәмә белем биру үзәге оештырган "Көзге фантазия" конкурсында 1 нче сыйныф укучысы Гайнетдинов Ринат, 2нче сыйныфтан Гимаев Раиль призлы урыннар яулады. Котлыйбыз аларны!.
-
Туган җирем-Яңа Иштерәгем 27.10.2022
Күпкырлы шәхес тәрбияләүдә, укучыга патриотик, экологик тәрбия бирүдә, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек белән сугарылган экскурсияләрнең әһәмиятен ассызыклап үтү кирәктер. Экскурсия-Яңа Иштирәк мәктәбенең уку-тәрбия эшендә мөхим чараларның берсе генә тугел, ә укучыларның көтеп алган традиция дә әле ул! 2022нче елның маенда Татнефтьнең Шөгер битум заводы музеенда булып кайтсак, сентябрьдә авылыбызның гүзәл табигатенә, елга-күлләренә, биек тауларына, калын урманнарына, чишмә буйларына, тирә-якта дан казанган шомырт әрәмәсенә экскурсияләр оештырылды һәм күзәтүләр нигезендә рәсемнәр ясалды, иншалар язылды.авылдашыбыз шагыйрь Таһир Шәмсуаровның шигырьләре укылды.