Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Куакбашская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423275, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Куакбаш, ул. Советская, д. 3А |
Телефон: | +7(855)-953-63-06 |
E-Mail: | Kuakbash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Куакбашская ООШ" МО ЛМР РТ |
Руководитель: | Валиева Венера Марсовна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 51учащихся |
У нас учат: | 13 учителей |
Новости
Әлифба бәйрәме
Опубликовано: 21.03.2012Әлифба бәйрәме - һәр укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Мәктәбебездә белем алучы җиде бөртек беренче класс укучылары да, аларның әти-әниләре дә, яраткан класс җитәкчеләре Ганиева Фирүзә Нәиф кызы да әлеге бәйрәмне зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Әлифба белән саубуллашу кичәсе шаулап-гөрләп узып та китте. Укучылар белем иленә уңышлы сәяхәт ясауларын, күп һөнәрләргә өйрәнүләрен исбатладылар. Әти-әниләр дә читтә калмады, аларның да Әлифба битләрендәге шигырьләрне бик яхшы белүләре ачыкланды. Әти -әниләр һәм мәктәп дирекциясе, балаларны бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
К списку новостей