Элеккедән калган үзе - бик иске.
Укытучың синең һич тә истән чымас
Ул синеке, бары үзеңнеке.
Борчулары хәттин ашкан чакта,
Ачуланып ташласа да кайчак.
Шатлыклары эченә сыймаганда
Алган чагы күбрәк кочаклап.
Укытучың белән һәркөн очрашкансың:
Шулкадәрле якын, кадерле.
Еллар узган саен арта гына
Укытучыларыңның кадере.
Бүген бәйрәм итә укытучың:
Соңга калма, котла син аны.
Күңелләрне керләмәсен әле бер дә
Мәктәптән соң еллар тузаны.
Хәтерлә әле аның елмаюын,
Искә төшер әле карашын.
Телефоның аша һичьюгында,
Позитивлык берчәк таралсын.
Хөрмәтле укытучыларым, Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм сезне.
Бу җиһанга укытучы булып яралгынсыз икән - юкка түгел:
Сезнең кулда ак кәгазьдәй йөзәрләгән чиста күңел.
Ул кәгазьгә үзегез генә белгән юллар белән
Тик яхшылык яза чын остача сезнең каләм.
Рәхмәт Сезгә юлларымда очраганга һәм булганга
Һәрберегез үз вакытында яннарымда.
Һәркайсыгыз күңелемә тик яхшылык орлыклары сипкән,
Мин өләшәм инде хәзер балаларга.
Гафу сорыйм, хәтерегезне калдырганым булса әгәр,
Уйламыйча әйтелгәндер кайчагында кыек сүзләр.
Бәхет-шатлык-сәламәтлек-сәгадәттә
Үтә күрсен сезнең гомер - килер көннәр!