МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы.
Визитная карточка
| Адрес: | 423293, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Керлигач, ул. Советская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-953-10-19 |
| E-Mail: | Ramziya.Magizyanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Керлигачская ООШ" ЛМР РТ. |
| Руководитель: | Магизянова Рамзия Салиховна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы. - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Волейбол ярышлары.
06.03.2018
2002-2003 елгы малайлар арасында район командалары арасында 1 урын алган егетләребез шәһәр мәктәпләре арасындагы җиңүчеләр белән уйнап 1 урын алып кайттылар Афәрин!!
-
Бадминтон ярышлары. 28.02.2018

Спорт-масса айлыгы кысаларында февраль ае барышында дәвам иткән бадминтон ярышлары тәмамланды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1-4 класс кызлары арасында 1 урында- Зиангирова Зөбәрҗәт, 2 урында- Грицай Диана, 3 урында-Сабирҗанова Камилә; 1-4 класс малайлары арасында 1 урында-Мукимов Әмир, 2 урында- Магизянов Ришат, 3 урында- Зиангиров Гаяз.
5-9 класс кызлары арасында- 1 урында- Хайбриева Линара, 2 урында- Карабаева Карина, 3 урында- Зиангирова Гөлнур; 5-9 класс малайлары арасында- 1 урында- Галиуллин Айдар, 2 урында- Магизянов Илшат, 3 урында- Магизянов Азатлар.
-
Безнең уңышларыбыз. 28.02.2018

"Память огненных лет" дип аталган муниципаль конкурста катнашып Магизянов Азат һәм Магизянов Илшатлар 3 урын алып кайттылар. Җитәкчеләре- Зиангирова Р.М. Афәрин!!
-
Халыкара туган тел көне. 21.02.2018

Бүген- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Муса Җәлил әсәрләренә рәсем күргәзмәсе. 21.02.2018

15 февраль- Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Шигырь бәйрәме.
21.02.2018
Бүген укучылар китапларның көче турында шигырьләр уку үткәрелде. Укучылар китапның көче, әһәмияте,газиз табигатебезнең матурлыгы, зурлыгы һәм аһәңлегенә багышланган шигырьләр сөйләделәр.
-
Тематик класс сәгатьләре.
20.02.2018
Туган тел көннәре уңаеннан тематик класс сәгатьләре үтте. Телебезнең гүзәллеге, бөеклеге, аның килеп чыгышы, тарихи мирас булуы турында сөйләшүләр алып барылды.
-
Ватанны саклаучылар көне. 19.02.2018

3 класс укучылары класс җитәкчеләре Бадрутдинова М.М. белән бергә бик кызыклы бәйрәм чарасы уздырдылар. Рәхмәт сезгә!
-
Шахмат турниры. 19.02.2018

Беренче класс укучылары арасында район күләмендә узган шахмат турнирында безнең мәктәптән Магизянов Ислам һәм Канзафарова Миләүшәләр катнашты. Биш уенның дүртендә җиңеп Миләүшә беренче урын яулап алды. Афәрин!!
-
Әтиләр белән очрашу. 17.02.2018

Армиядә хезмәт иткән әтиләр һәм бабайлар белән очрашу булып узды. Алар армия хезмәте турында сөйләделәр, малайларга киңәшләрен бирделәр. Очрашу бик файдалы һәм кызыклы узды. Бу чараны оештыручы Бадрутдинова М.М. га һәм 3 класс укучыларына рәхмәт!














