МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы.
Визитная карточка
Адрес: | 423293, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Керлигач, ул. Советская, д. 39 |
Телефон: | +7(855)-953-10-19 |
E-Mail: | Kirligach1@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Керлигачская ООШ" ЛМР РТ. |
Руководитель: | Магизянова Рамзия Салиховна |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 16 учащихся |
У нас учат: | 10 учителей |
МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы. - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"Солдатка хат" акциясе 02.02.2019
Мәктәбебездә "Солдатка хат" акциясе узды. Укучылар бүгенгесе көндә армия сафларында хезмәт итүче 2 егетебезгә, Зиангиров Сәйдәш һәм Массалимов Раильгә сәлам хаты, котлау открыткалары яздылар. Егетләребезнең авылга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
-
"Геометрия нәрсә ул?" 01.02.2019
Җомга көнне 7-9 класс укучылары “Геометрия нәрсә ул” дигән сорауга анкета үттеләр. Укучыларның барысы да геометриянең фән икәнлеге турында гына әйтте. Шул уңайдан шимбә көнне “Табигать һәм математика” дигән темага видео укучыларны борынгы һәм шул ук вакытта мәңге яшь тә булып исәпләнгән геометрия фәненең табигать белән бәйләнешен ачып салды. Аның тере организмнарда, үсемлекләр дөньясында һәм борынгы пирамидаларда төгәл үтәлешен күрсәтте. “Геометрия төрле өлкәләрдә” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучыларга “Геометрия в моде” презентациясе күрсәтелде. Алар геометрия фәненең тирән һәм киң икәнлегенә төшенделәр.
Киләчәк буынны тәрбияләүдә вакытын да, тырышлыгын да кызганмаган халыкның киләчәге ачык һәм якты була. Атналык безнең мәктәптә бу кызыклы һәм төгәл фән белән җитди кызыксынучылар барлыгын күрсәтте.
-
"Гражданлык- патриотик тәрбия" айлыгы 01.02.2019
01.02.2019.-01.03.2019 аралыгында гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы узачак. Шул уңайдан бүген классларда Батырлык дәресе үтте. Ул Сталинград сугышына багышланган иде.
-
"Иң шәп математиклар" 31.01.2019
Пәнҗешәмбе көнне башлангыч класс укучылары өчен математик ярыш оештырылды. “Бияләйгә булышыйк” дигән тема астында ике команда “Иң шәп математиклар” исеме өчен көч сынаштылар. Бу уенда 4 класс укучысы З.Зөбәрҗәт командасы 990 сум акча җыеп беренче урынга лаек булды.
-
Онегинские чтения 31.01.2019
31 январь көнне Зеленодольск шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 9 лицеенда "Онегинские чтения" дип аталган Республика конкурсы узды. Безнең мәктәп укучылары Зиангирова Гульнур(9 сыйныф) һәм Сахапов Данияр(8 сыйныф) уңышлы итеп чыгыш ясадылар, 3 урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Сайфиева Алсина Рафиковнага һәм укучыларга рәхмәтебезне белдерәбез, молодцы!
-
Интеллектуаль уен. Бизнес-ул математика 30.01.2019
Чәршәмбе көнне 5-9 класс укучылары арасында узган “Бизнес-ул математика” интеллектуаль уены барлык укучылар күңеленә дә хуш килде. Ул уенда ике команда “Артур” һәм “Илшат” акционерлык җәмгыятләре дустанә мөнәсәбәтләрне саклаган хәлдә көч сынаштылар. “Артур” командасы җиңде. Уеннан соң укучылар “Бизнесмен була аламмы?” дигән темага анкета уздылар.
-
Математик викторина 29.01.2019
Сишәмбе көнне башлангыч класс укучылары арасында математик викторина булып узды. Укучылар бик теләп катнаштылар. Иң күп балл җыючылар: 1класс- Хуҗина Әминә, 2 класс-Магизянов Ислам, Томбовцева Арина, 3 класс- Сунгатуллин Тимур, 4 класс-Зиангиров Гаяз. Афәрин, укучылар!
-
Математика атналыгы 28.01.2019
Бүгеннән башлап мәктәбебездә математика атналыгы башланды.
-
"Ленинград блокадасы өзелүгә-75 ел" 25.01.2019
25 январь көнне Ленинград блокадасы өзелүгә-75 ел тулу уңаеннан мәктәпкүләм тәрбия сәгате узды. Укучылар документаль фильм карап фикер алыштылар.
-
Китап күргәзмәсе 25.01.2019
25 нче январь көнне Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды.