МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы.
Визитная карточка
| Адрес: | 423293, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Керлигач, ул. Советская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-953-10-19 |
| E-Mail: | Ramziya.Magizyanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Керлигачская ООШ" ЛМР РТ. |
| Руководитель: | Магизянова Рамзия Салиховна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы. - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Безнең уңышларыбыз 21.03.2014

20 март көнне республика күләмендә үткәрелгән Клара Булатова исемендәге премия билгеләүгә багышланган конкурста икенче турга үтеп "Вокаль осталык" номинациясендә Фаризова Зөлфия (9 класс) һәм Газимзянова Илүзә (8 класс), "Актерлык осталыгы" номинациясендә Магизянов Илшат (4 класс), Магизянов Азат (5 класс), Солтанова Илүзә(9 класс), Фазылова Гөлназ (9 класс) дипломнар белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Зиангирова Р.М. кул астында укучылар уңышлы чыгыш ясап киләчәккә рухи азык, иҗади дәрт алып кайттылар. Афәрин!
-
Файдалы очрашу. 19.03.2014

Бүген мәктәбебездә Лениногорск шәһәренең 32 нче колледжыннан килгән вәкилләр белән очрашу булды .Алар 8-9 класс укучыларын үзләренең уку йорты белән таныштырдылар, үзләренә укырга килергә чакырдылар.
-
Супер китап укучы.
19.03.2014
Гагарин исемендәге Лениногорск балалар китапханәсендә авыл балалары өчен үткәрелгән "Супер китап укучы" конкурсында катнашып, 6 класс укучысы Галимова Зәлия диплом белән бүләкләнде.Җитәкчесе- авыл китапханәчесе Фаризова Наилә.
-
Безнең уңышларыбыз 15.03.2014

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары "Спорт- альтернатива пагубным привычкам" акциясендә катнашып лауреат исеменә лаек булды.
-
Муниципальный конкурс. 15.03.2014

В муниципальном конкурсе творческих работ учащихся "Страна помнит каждого солдата", посвященный 25-летию вывода советских войск из Афганистана в номинации "сочинение" ученица 8 класса Газимзянова Илюза заняла 2 место, а ученица 9 класса Фаризова Зульфия в номинации "рисунок" заняла 2 место.
Поздравляем победителей!
-
Зональные соревнования по волейболу. 11.03.2014

9 марта 2014 года в Альметьевске в рамках первой школьной Спартакиады по летним и зимним видам спорта прошли зональные этапы по виду "Волейбол". Наша школа заняла второе место. Тренеры и руководители нашей команды- учителя физкультуры Зиангирова Дания Котдусовна и Галимов Рафис Ильясович. Молодцы!!!
-
Халыкара хатын-кызлар көне. 07.03.2014

Язның беренче бәйрәме уңаеннан мәктәптә укучы егетләребез кызларга бәйрәм концерты бүләк иттеләр. Чараны әзерләгән җыр укытучысы Зиангирова Р.М,га класс җитәкчеләренә һәм әлбәттә инде егетләребезгә зур рәхмәт!
-
Физкультура дәресендә 05.03.2014

Беренче класс укучылары физкультура дәресләрендә чаңгы әзерлеге үтәләр, чаңгыда егетләребез шактый яхшы йөриләр. Дәресләр нәтиҗәле, файдалы үтә.
-
Хатын-кызлар көненә класс сәгатләре 04.03.2014

Халыкара хатын-кызлар көненә карата классларда класс сәгатьләре булып узды.
-
Профсоюз оешмалары ярышы.
27.02.2014
27 февраль көнне район мәгариф бүлеге актлар залында шәһәр һәм район мәктәпләре профсоюз оешмаларының агитбригадалар бәйгесе булды. Команда 1 мең сумга сертификат белән бүләкләнде. Ярышта катнашу өчен үзләренең тырышлыгын, вакытын кызганмаган хөрмәтле режиссёрыбыз- профсоюз председателе Зиангирова Рәмзия Минзөфәр кызына һәм катнашучыларга рәхмәт әйтеп киләчәктә дә уңышлар телибез.














