МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы.
Визитная карточка
Адрес: | 423293, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Керлигач, ул. Советская, д. 39 |
Телефон: | +7(855)-953-10-19 |
E-Mail: | Kirligach1@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Керлигачская ООШ" ЛМР РТ. |
Руководитель: | Магизянова Рамзия Салиховна |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 16 учащихся |
У нас учат: | 10 учителей |
МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы. - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
ГТО нормалары.
24.09.2014
Бүген дәресләрдән соң укучылар ике аяк белән этелеп урыннан ераклыкка сикерү буенча нормативларын үтәделәр.
-
Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этабы.
23.09.2014
Бүген 6-9 класс укучылары мәктәп буенча тарих фәненнән олимпиада эшләре эшләделәр. Иң күп балл җыючы укучылар:
9 класс- Зәйнуллина А.
8 класс- Сахапова С.
7 класс- Исмагилов Р.
6 класс- Мукимова И. һәм Исмагилова В.
-
ГТО нормалары.
23.09.2014
Бүген дәресләрдән соң укучылар бер һәм ике километрга йөгерү буенча нормативларын үтәделәр.
-
Ата-аналар җыелышы.
22.09.2014
22 сентябрь көнне "Балалар куркынычсызлыгы" темасы буенча гомуми ата- аналар җыелышы булып узды.
Көн тәртибендә:
1) Доклад "Интернет һәм балалар".
2) Мәктәптә тәртип бозулар буенча профилактика эше турында.
3) Республика олимпиадаларының мәктәп туры турында.
4) ГТО нормаларын тапшыру турында.
5) Ата-аналар комитетын сайлау.
6) Төрлеләр.
-
Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этабы.
22.09.2014
Бүген мәктәпләрдә Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәпкүләм этабы башланып китте . 6-9 класс укучылары биология буенча олимпиада эшләрен эшләделәр . Иң күп балл җыючылар:
9 класс- Зайнуллина А.
8 класс- Галиева Р.
7 класс- Галимова З., Галиуллина С.
6 класс- Мукимова И.
-
ГТО нормалары.
22.09.2014
Бүген ГТО нормаларын тапшыруны ачу тантанасы булды. Дәресләрдән соң 30 һәм 60 метрга йөгерделәр.
-
Классные часы на тему профилактики правонарушений.
19.09.2014
В классах прошли классные часы на следующие темы:
1-4 классы- “Мы и наше поведение”.
5-6 классы- “Профилактика правонарушений и вредных привычек”.
7-9 классы- “Преступление и подросток”.
-
ПДН инспекторы белән әңгәмә.
18.09.2014
18 сентябрь көнне Лениногорск районы буенча балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Гарифуллин Радик Салаватович "Җинаятьчелек һәм хокук бозудан саклану чаралары" темасы буенча эчтәлекле әңгәмә үткәрде, укучыларның сорауларына җаваплар бирде.
-
Алтын көз бәйрәме.
17.09.2014
17сентябрь көнне традицион көзге урманга экскурсия рәвешендә "Алтын көз" бәйрәме булып узды. Балалар көзге урманның матурлыгы белән сокландылар , хәрәкәтле уеннар уйнадылар, физкультура укытучылары Галимов Р.И. һәм Зиангирова Д.К. балаларны ике командага бүлеп спорт ярышлары уздырдылар. Шулай ук иң матур көзге букетка конкурс уздырылды.
1 урынны- 9 класс,
2 урынны- 5 класс,
3 урынны- 2,4 класслар алды.
-
Чисталык дәресе. Урок чистоты.
16.09.2014
16 сентябрь көнне Халыкара озон катламын саклау көне уңаеннан классларда "Чисталык дәресләре" булып узды.
16 сентября в классах прошла эколого-просветительская акция "Урок чистоты", посвященная Международному Дню охраны озонового слоя.