Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каркалинская основная общеобразовательная школа имени Галии и Замита Рахимовых» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан,Лениногорский район,с.Каркали, ул. Советская, д.45, строение - 1 |
Телефон: | 8(85595)3-67-90 |
E-Mail: | sch476@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Каркалинская ООШ им.Галии и Замита Рахимовых" |
Руководитель: | Гилязев Акрям Гатаевич |
Год основания учреждения: | 1999 |
У нас учатся: | 20 учащихся |
У нас учат: | 8 учителей |
Новости МБОУ "Каркалинская ООШ им.Галии и Замита Рахимовых"
Посадка деревьев
Опубликовано: 03.11.201222 сентября учащиеся 7-8 классов сажали деревья.
Галия апа безне, Керкәле мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучыларын, тау башына агач утыртырга чакырды. Без рәхәтләнеп риза булдык. Әйтәләр бит, кеше үз гомерендә агач утыртырга тиеш дип. Минем әле агач утыртканым юк иде.
Галия апа агач үсентеләрен алып килде. Анда каен, чаган, нарат, имән, миләш агачлары бар иде. Алар әле бик кечкенәләр. Без үзебезнең әби-бабаларыбыз истәлегенә шул зифа үсентеләрне утырттык. Нигъмәтуллина Ләйсән, Ялакова Земфира, Бәдретдинова Айсылу һәм Рөстәмова Дилноза тау башында агач утыртыр өчен чокыр казыдылар. Хөснетдинова Лилия, Гимаева Лилия һәм мин инештән су ташыдык, агачларны тау башына алып менеп утырттык. Шул арада Галия апа безгә әби-бабаларыбыз, авылыбыз тарихы турында сөйләде. Җитәкчебез Гөлназ Петровна да җиң сызганып, безне дә уздырып эшләде.Галия апа да, олы яшендә булуга карамастан, бездән калышмады. Без барлыгы 30 агач утыртканбыз икән.
Көне буена саф һавада эшләп арысак та, үзебез утырткан агачларга күз салгач, барыбызның да күңеле күтәрелде. Шундый игелекле эш эшли алуыбызга бик канәгать булып өйләргә таралыштык.
Ә сезнең агач утыртканыгыз бармы?!
Галимова Гөлинә Рафик кызы
Керкәле мәктәбенең
Фоторепортаж:
Посадка деревьев 1