• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Лениногорский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Кутузова, д. 2
Телефон: +7(855)-955-12-93
E-Mail: lengim11@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 11 г.Лениногорска" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Шарифуллина Гульнара Тагировна
Год основания учреждения: 1961
У нас учатся: 790 учащихся
У нас учат: 48 учителей

Новости гимназии

I Регионара форум

Опубликовано: 03.12.2016

2016 нчы елның 2 нче декабрендә гимназиябездә “Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль  районында 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен  һәм Татарстан Республикасында  башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү”  муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында поликультуралы белем бирү системасында дәүләт телләренең үсешен тәэмин итү” дип аталган I Регионара форум уздырылды.Әлеге форумда “Лениногорск шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасарлары Рәфыйкова Г.М. һәм Друк В.В.; “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе башлыгы Санатуллин В.С.; ӘДМХИ доценты, ф.ф.к, гимназиянең фәнни җитәкчесе Гаррапова Р.Х.; филология фәннәре  докторы, профессор,  гуманитар фәннәр академигы, Кол Гали, Гаяз Исхакый, Җамал Вәлиди дәүләт премияләре лауреаты, ТР һәм РФ нең атказанган фән эшлеклесе Миннеголов Х.Й.; ф.ф.к, КФУның Алабуга институты татар филологиясе доценты Габидуллина Ф.И.; Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин  һәм С.Сөләйманова ис. премияләр лауреаты, шагыйрь Таһир Шәмсуаров; “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, язучы Рәсим Хәбибулла;  Башкортстан Республикасы  Благовар муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Калимуллина С.Р., татар теле һәм тарих укытучылары Гомәров Р.Р, Мосәлләмова Ә.Ф., Еникеева А.К. һәм Лениногорск муниципаль районының татар теле һәм рус теле укытучылары катнашты.

Форумның пленар өлешендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, үстерү мәсьәләсе тикшерелсә, ә татар теле һәм рус теле укытучыларының аерым секцияләрендә Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак татар һәм рус телләрен  укытуны камилләштерү проблемалары күтәрелде.

Форумда катнашучылар пленар һәм секция утырышларында ясалган чыгышларга  анализ  ясап, резолюция кабул иттеләр.Регионара форумны алдагы елларда да уздыруны дәвам итеп, анда Лениногорск муниципаль районы белән хезмәттәшлек итүче төбәкләрдән, Республикабызның төрле муниципаль район мәктәпләреннән күбрәк укытучылар, балалар бакчалары, югары уку йортлары җитәкчеләре катнашуына ирешергә дигән карар кабул ителде.


 



К списку новостей