• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Лениногорский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Кутузова, д. 2
Телефон: +7(855)-955-12-93
E-Mail: lengim11@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 11 г.Лениногорска" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Шарифуллина Гульнара Тагировна
Год основания учреждения: 1961
У нас учатся: 790 учащихся
У нас учат: 48 учителей

Новости гимназии

Иҗат җимешлэре

Опубликовано: 27.04.2012

 

Иҗат фестивале.

  Г.Тукайның туган көненә багышлап, иҗат җимешләре фестивале үткәрелде. Барыбызга да мәгълүм булганча,мәктәбебездә өстәмә белем биру түгәрәкләре эшли. Алар -“Сәйлән”, ”Карлыгач”, ”Тулпар” җыр ансамбльләре ;”Айсылу” драма түгәрәге ; ”Дуслык” бию коллективы; "Каурый каләм” яшь язучылар түгәрәге;” Яшь рассам” рәсем – сәнгать түгәрәге һәм укучыларның фәнни оешмасы - УФО. Бу түгәрәкләрне югары белемле, дәрәҗәле укытучылар җитәкли . Шушы түгәрәкләрдә гимназиянең укучылары үзләренең таланталарын ачалар да инде.

Иҗат фестивалендә аеруча зур уңышларга ирешкән  укучыларның чыгышлары тәкъдим ителде. 10 класс укучысы Галимова Эльвира Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче Татар дөньясының күренкеле шагыйрәсе Клара Булатованың 3 дәрәҗә премия иясе булып танылды. Ул язган 1 пәрдәлек “Бала куңеле” пьесасын гимназиянең Зөмәрә Ләбип кызы Шәрәпова җитәкләгән “Сәхнә көзгесе“, ”Театраль яз”, ”Иделкәем” фестивальләре лауреаты ”Айсылу” драма түгәрәге коллективы сәхнәгә куеп, тамашачы куңелен яулады.

Гимнзиябездә татар теле  һәм әдәбиты кафедрасы каршында  укучыларның фәнни оешмасы эшләп килә. Татар теле секциясен филология фәннәре кандидаты Гаррапова Роза Һилал кызы, татар әдәбияты секциясен Самигуллина Венера Минсәгыйт кызы, инглиз телен Гришкова Лилия  Владимировна, экология секциясен Нуретдинова Лена Ильяс кызы җитәкли. Бу уку елында һәрбер секциядә укучылар фәнни- тикшеренү эше белән шөгыльләнде.

Казан федераль Уневерситеты оештырылган “Яшь лингвист“ конкурсында Гулова Алсу 1 дәрәҗәле, Самигуллин Ринат 3 дәрәҗәле дипломга лаек булдылар. Укучыларның Н.И Лобачевский исемндәге 13 Идел буе конференциясендә татар теле секциясендә Кашапова Гөлүсә - призёр, Маннанова Альбина - катнашучы, татар әдәбияты секциясендә Галимова Эльвира - лауреат, экология  секциясендә Фархутдинова Алсу - лауреат, Тазиева Диана-катнашучы дипломнарына ия булдылар .

IX Региональ фәнни – практик “Укучылар-21 гасыр фәненә” конференциясендә Галимова Эльвира - 1 дәрәҗә диплом, Тазиева Диана - 2  дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. М.Н. Моряков исемендәге укучыларның  зональ фәнни-практик конференциясендә Маннанова Альбина II урын яулады.

        Укучыларыбызның уңышлары белән без горурланабыз.

 



К списку новостей