• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Лениногорский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Кутузова, д. 2
Телефон: +7(855)-955-12-93
E-Mail: lengim11@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 11 г.Лениногорска" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Шарифуллина Гульнара Тагировна
Год основания учреждения: 1961
У нас учатся: 790 учащихся
У нас учат: 48 учителей

Новости гимназии

Тукайга – 130 ел

Опубликовано: 18.04.2016

Тукайга – 130 ел

15 нче апрель көнне гимназиябездә мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган зонакүләм фәнни – практик семинар үткәрелде. Семинар “Тукай дидең – хәрәкәткә килә халык үзе, үзе зур тарих” дигән тема астында үтте. Бәйрәмдә филология фәннәре докторы, профессор, галим Әнвәр Мәгдъәнур Шәрипов;  ӘДМХИ доценты, филология фәннәре кандидаты, гимназиянең фәнни җитәкчесе Роза Һилал кызы Гаррапова; Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин  һәм С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь Таһир Шәмсуаров; “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, язучы Рәсим Хәбибулла; Әлмәт, Азнакай, Лениногорск муниципаль районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. 

Семинарның практик өлешендә гимназия укытучылары белән беррәттән шәһәребезнең 2 нче һәм 5 нче мәктәп укытучылары, Әлмәт шәһәренең “Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия”сенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары да үз осталыкларын мастер-классларда, ачык дәресләрдә күрсәттеләр.

Укучылар  осталыкларын “Мин Тукайлы татар баласы” дип исемләнгән фәнни эшләр секциясендә һәм “Горурланып туймыйбыз: без –Тукай оныклары” темасына багышланган әдәби – музыкаль кичәдә күрсәттеләр. Чараларда Тукай иҗатына багышланган фәнни-тикшеренү эшләре презентацияләнде, Тукай шигырьләре, шигырьләренә язылган җырлар, укучыларның Тукайга багышлап язган әсәрләре яңгырады.

Семинарда методик һәм иҗади күргәзмә эшләде. Аны Лениногорск муниципаль районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары оештырды.

Гадәткә кергәнчә, семинар Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

 

 



К списку новостей