Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Кутузова, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-955-12-93 |
E-Mail: | lengim11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 11 г.Лениногорска" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Гульнара Тагировна |
Год основания учреждения: | 1961 |
У нас учатся: | 790 учащихся |
У нас учат: | 48 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
День посадки леса 27.04.2019
Ежегодно в республике проходит акция «День посадки леса», целью которого является воспроизводство и приумножение лесных ресурсов республики, воспитание бережного отношения к лесу, привлечение внимания общественности к проблемам его сохранения и улучшение экологической обстановки в целом.
В рамках акции «Всероссийский день посадки леса» в гимназии № 11 27 апреля 2019 года было проведено озеленение территории гимназии учащимися 8 класса, под руководством директора гимназии Хайбрахмановой Ф.Р. и учителя биологии Галимовой Л.Р. было высажено 10 саженцев рябины и 10 елей, предоставленных ГБУ «Лениногорский Лесхоз».
-
“Еллар үткән...Ләкин син һаман яшь, Син Һаман сау безнең күңелдә...” (Хәсән Туфан)
26.04.2019
26 нчы апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул исәптән гимназиянең беренче катында Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды. 1-11 нче класслар өчен Г. Тукай әсәрләренә төшерелгән мультфильмнар, видеороликлар күрсәтелде.
-
«Гомерендә - халык язмышы, җырларында - халык моңнары» интеллектуаль уены 24.04.2019
Татар милләтенең сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 26 нчы апрель көнне 133 ел тула. Шул уңайдан 11 нче гимназиядә 24 нче апрель көнне «Гомерендә - халык язмышы, җырларында - халык моңнары» дигән интеллектуаль бәйге узды. Бәйгедә 7 А һәм 8 А сыйныф укучылары көч сынашты. Укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар.
Бәйгедә 7А класс укучылары җиңүгә иреште. Булдырдыгыз! Афәрин!!
-
ТУКАЙ УКУЛАРЫ
24.04.2019
23 нче апрель көнне Зәй шәһәрендә укучыларның X Регионара фәнни - гамәли конференциясе «Тукай укулары» булып узды. Әлеге укуларда 11 нче гимназия укучылары да катнашты: 3А класс укучысы Мөхетдинова Зәмирә (җитәкчесе Әбүләизова Ф.Ш.), 4Б класс укучысы Михайлова Эвелина (җитәкчесе Трофимова З.М.), 9А класс укучысы Мостафина Алинә (җитәкчесе Сәмигуллина В.М.), 10 класс укучысы Галимов Айдар (җитәкчесе Алексеева И.К).
Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясады: 10 класс укучысы Галимов Айдар (җитәкчесе Алексеева И.К) ҖИҢҮЧЕ исемен яулады, 9А класс укучысы Мостафина Алинә (җитәкчесе Сәмигуллина В.М.) ПРИЗЛЫ урынга лаек булды.
ҖИҢҮЕГЕЗ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!!!
-
“Моңлы Тукай теле” бәйгесе 19.04.2019
18 апрель көнне гимназиядә Татар теле һәм әдәбияты декадасы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында “Моңлы Тукай теле” бәйгесе үтте. Әлеге бәйгенең төп ярышы - Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү булды. Аннары башлангыч класс укучысы төрле яклап үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: түбәтәй, алъяпкыч, яулык бизәү; Тукай турында белемнәрен барлау; рәсем ясау кебек бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәм җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Балалар шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Һәр балага дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Читаем Валентина Колумба 18.04.2019
В рамках акции, приуроченной ко дню рождения марийского поэта Валентина Христофоровича Колумба, 17 апреля, в МБОУ «Гимназии №11» работниками библиотеки была проведена литературная гостиная «Волшебных слов чудесный мир».
В ходе мероприятия ребята познакомились с жизнью и творчеством писателя, с красотой марийского поэтического слова
-
Таһир Шамсуаров белэн очрашу 17.04.2019
16 нчы апрель көнне гимназиядә танылган шагыйрь, публицист, 35 елдан артык гомерен мәктәп тормышына багышлаган педагог, С.Сөләйманова, Ш.Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты, Русия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесенә лаек шәхес, Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы, Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы - Таһир Шәмсуаров белән очрашу кичәсе оештырылды. Кичә барышында гимназия укучылары туган ягыбыз шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар, Таһир Шәмсуаровның үзе башкаруында, аның шигырьләрен тыңлау бәхетенә ирештеләр. Әдипнең балалар өчен язган шигырьләре гади тел белән язылган. Шагыйрьнең иҗаты төрле яклап тәрбияли: ата-ананы хөрмәт итәргә, туган җирең белән горурланырга, хайваннарны, кош-кортларны яратырга өйрәтә. Балалар күңелендә миһербанлылык, әдәплелек, шәфкатьлелек, сыйфатлары тәрбияли. Бәйрәмдә Таһир абыйның кызы – Ләйсән Шәмсуарова да катнашты. Ул укучыларыбыз игтибарына моңлы җырларнын тәкъдим итте. Очрашу бик җылы һәм җанлы төстә үтте. Гимназия укучылары шагыйрьгә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, Таһир абыйның үзенә бүләк ясап, аның әсәре нигезендә “Фронттан хатлар”дип аталган әдәби – музыкаль композиция дә тәкъдим иттеләр. (җитәкчеләре Әхмәтшина Ф.З. һәм Шарапова З.Л.). Кичә ахырында гимназия директоры, Хайбрахманова Флёра Рәхим шагыйрьне узган юбилее белән чын күңелдән котлап, очрашуга килүе очен олы рәхмәтен белдерде. Таһир Шәмсуаровның иҗат чишмәсенең мәңге саекмавын, укучыларын яңадан – яңа иҗат җимешләре белән шатландыруын теләде.
-
ПроеКТОриЯ 16.04.2019
Следующий Всероссийский открытый урок состоится 25 апреля и будет посвящен профессиям, которые помогают нам организовать здоровый образ жизни. Следите за новостями на портале «ПроеКТОриЯ»
-
Сдай макулатуру – посади дерево! 15.04.2019
В гимназии проходит муниципальная акция «Сдай макулатуру – посади дерево!»
-
108 минут вместе с Юрием Гагариным! 13.04.2019
Ежегодно 12 апреля празднуется Всемирный день космонавтики. Именно с этой датой связан первый полет человека в космос.
В связи с этой памятной датой 12 апреля 2019 года в МБОУ «Гимназия № 11» организована книжная выставка, оформлен стенд с рисунками учащихся «Космос глазами детей», просмотрены видеофильмы про космос и о планетах солнечной системы