Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Кутузова, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-955-12-93 |
E-Mail: | lengim11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 11 г.Лениногорска" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Гульнара Тагировна |
Год основания учреждения: | 1961 |
У нас учатся: | 790 учащихся |
У нас учат: | 48 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
135-летие со дня рождения татарского поэта Габдуллы Тукая
26.04.2021
В преддверии 135-летия со дня рождения татарского поэта Габдуллы Тукая в начальной школе МБОУ «Гимназия № 11 г. Лениногорска» прошел увлекательный конкурс рисунков «Путешествие по книгам Габдуллы Тукая». Дети смогли отразить в своих произведениях впечатления от прочитанных или услышанных сказок. Творческая работа была интересной от начала до конца: вспомнить произведения, придумать сюжет, сделать рисунок. Удивительно, насколько разными могут быть творческие работы детей, насколько различается восприятие одной и той же сказки или рассказа. В процессе рисования, дети приобрели новые знания, углубились их представления об окружающем мире. Благодаря творческому процессу, они овладевают изобразительными навыками, учатся осознанно их использовать.
Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе башлангыч мәктәбендә «Габдулла Тукай китаплары буенча сәяхәт»дип исемләнгән мавыктыргыч рәсем конкурсы узды. Балалар үз әсәрләрендә укылган яки ишеткән әкиятләрдән алган хис-тойгыларын чагылдыра алдылар. Иҗади эш башыннан ахырына кадәр бик кызыклы булды: әсәрләрне искә төшерү, сюжет уйлап табу, рәсем ясау. Рәсем ясау барышында балалар яңа белемнәр алдылар, әйләнә-тирә дөнья турында күзаллаулар тирәнәйтелде. Иҗади процесс нәтиҗәсендә алар рәсем ясау күнекмәләрен үзләштерәләр, аларны аңлы рәвештә кулланырга өйрәнәләр.
-
Котлыйбыз!
24.04.2021
2021 нче елның 23 нче апрель көнне Казан шәһәрендә «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы үткәрелде. Монда безнең 8 А класс укучысы Миннебаев Илшат лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Афәрин, Илшат!!! Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!
-
Туган (татар) теле атналыгы
24.04.2021
23.04.2021 көнне Туган (татар) теле атналыгы кысалары нигезендә гимназиябезнең 5 нче А сыйныф укучылары өчен иҗат дәресе оештырылды. Әлеге дәрескә шәһәребездә яшәп иҗат итүче, яшь шагыйрә Талипова Гүзәл Сәгыйть кызы чакырылган иде. Очрашу бер мизгелдә үтте дә китте. Укучылар сорауларын яудырып кына тордылар. Шагыйрәнең берсеннән берсе матур шигырьләрен тыңлап, үзләре өчен рухи азык алдылар. Бу сыйныфта үзләре дә шигырь язучы укучылар бар. Иҗат дәресендә алар да үзләре язган шигырьләре белән иптәшләре алдында чыгыш ясадылар. Ахырда төркемнәргә берләшеп, укучылар шигырь язарга өйрәнеп карадылар. Бер дә җиңел түгел икән шул мондый хезмәт....
-
Туган (татар) теле атналыгы
22.04.2021
21 апреля в начальных классах МБОУ “Гимназия №11 г.Лениногорска” был проведён классный час на тему «Тукай – сүнмәс йолдыз ул» .
Цель мероприятия: познакомить детей с жизнью и творчеством Габдуллы Тукая; приобщить детей к татарской литературе, через ознакомление со сказками и стихами великого татарского поэта. Ребята узнали много нового из биографии поэта, читали стихотворения, в которых он затрагивал тему Родины, родного языка, жизни простого народа. Его бессмертная поэзия более ста лет пробуждает в человеке самые лучшие чувства, а творчество заставляет задуматься о своём предназначении и быть неравнодушным к судьбам людей и Отчизны.
21 апрель көнне Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе башлангыч сыйныфларында "Тукай-сүнмәс йолдыз ул" дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде . Чараның максаты: балаларны Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; балаларны татар әдәбиятына тарту, бөек татар шагыйренең әкиятләре һәм шигырьләре белән таныштыру. Балалар шагыйрьнең биографиясеннән бик күп яңалыклар белделәр, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр сөйләделәр. Аның үлемсез поэзия йөз елдан артык кешедә иң яхшы хисләр уята, ә иҗат үзенең билгеләнеше турында уйланырга, кешеләр һәм Ватан язмышына битараф булмаска мәҗбүр итә.
-
Туган (татар) теле атналыгы
22.04.2021
В рамках недели татарского языка и года родных языков и народного единства в 4б классе прошел мастер-класс по изготовлению татарского головного убора- тюбетейки.
Татар теле атналыгы һәм Туган телләр, халыклар бердәмлеге елы кысаларында 4 б нче сыйныфында татар милли баш киеме- түбәтәй ясау буенча мастер-класс үткәрелде
-
Твой выбор
22.04.2021
21 апреля в рамках проведения федерального оперативно-профилактического мероприятия «Твой выбор» для учащихся 8а, 8б классов было проведено мероприятие с приглашением инспектора ПДН Исхакова А.А. по теме «Деструктивные группы»
-
«Г. Тукай иҗаты буенча иң яхшы фәнни-тикшеренү эше» муниципаль бәйгесе
22.04.2021
2021 нче елның 22 нче апрель көнне “Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе”ндә бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 135 ел тулуга һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Г. Тукай иҗаты буенча иң яхшы фәнни-тикшеренү эше» муниципаль конкурсының фәнни-тикшеренү эшләрен турыдан-туры яклау этабы узды. Конкурс татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасына шәхси кызыксынучанлык күрсәткән, тикшеренү бурычларын үти алган талантлы укучыларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Конкурсның бурычлары: татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты мисалында татар халкының рухи мирасын аңлау; күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Г. Тукайның күпкырлы мирасына карата кызыксыну тәрбияләү; яшьләрне фәнни һәм чыганак әдәбиятын өйрәнүгә, мөстәкыйль тикшеренүләргә, гомер буе үзлегеннән белем алуга җәлеп итү.
“Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе”ннән әлеге конкурста 10 нчы класс укучысы Шәрифуллина Зөлфия, 9А класс укучысы Билалова Гүзәл үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре белән катнашты. Шәрифуллина Зөлфия Г.Тукайның тәрҗемә шигырьләрен тикшереп, I дәрәҗә Дипломга; ә Билалова Гүзәл Г.Тукайның әсәрләрен бинар оппозицияләр аркылы тикшереп, II дәрәҗә Дипломга лаек булды.
-
Туган (татар) теле атналыгы
21.04.2021
20 апрельдә 5 б сыйныфында “Тукай һәм музыка” темасына сыйныф сәгате үтте.Укучылар бөек шагыйребезнең тормышы һәм ижаты белән бергә аның әсәрләренә язылган һәм аңа багышланган музыкаль әсәрләр белән таныштылар. Шулай ук үзләре яратып җырлаган җырларны сәхнәләштерделәр.
-
«Чишмә» иҗат берләшмәсе белән “Чишмәкәй” түгәрәге очрашуы
21.04.2021
Шамил Бикчурин исемендәге әдәбият һәм сәнгать «Чишмә» иҗат оешмасы мәктәпләр белән тыгыз элемтә урнаштырып, аралышып яши. 21 апрель көнне Үзәк китапханәдә Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга һәм Татарстанда туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан шушындый истәлекле очрашуларның берсе булды. «Чишмә» иҗат оешмасы белән “Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе” “Чишмәкәй” түгәрәге иҗатчылары очрашты. Өлкән буын шагыйрьләр белән беррәттән 11 нче гимназиянең яңа гына каләм тибрәтүчеләре, яшь шагыйрьләре үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.
-
Нельзя забыть
20.04.2021
19 апреля в 9 А, 11 классах было проведено мероприятие, приуроченное к Дню единых действий в память о геноциде советского народа нацистами и их пособниками в годы Великой Отечественной войны. Учитель истории Шелабаева Ольга Гасановна познакомила учащихся с масштабом и характером преступлений нацистов с опорой на национальное и международное законодательство. Учащимся был предложен для просмотра видеофильм «Без срока давности». Завершилось мероприятие написанием Письма в будущее "Нельзя забыть"