Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Кутузова, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-955-12-93 |
E-Mail: | lengim11@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 11 г.Лениногорска" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Гульнара Тагировна |
Год основания учреждения: | 1961 |
У нас учатся: | 790 учащихся |
У нас учат: | 48 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 11 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан // Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Котлыйбыз! 04.04.2017
2017 елның 1-2 апрелендә уздырылган укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә гимназиянең 9А сыйныфы укучысы Гәрәев Нияз “Равил Фәйзуллин шигъриятендә Ата образының бирелеше” темасына чыгыш ясап (фәнни җитәкчесе – Сәмигуллина В.М.), “Татар әдәбияты һәм фольклор” секциясендә I дәрәҗә Дипломга лаек булды.
-
Всемирный День борьбы с туберкулезом 03.04.2017
3 апреля в рамках проведения Всемирного Дня борьбы с туберкулезом состоялась встреча учащихся 7- 9 классов «Не потеряй мечту!» с главным врачом Лениногорского противотуберкулезного диспансера Хамитовым Булатом Рамзиевичем.
-
Каникулы 25.03.2017
Учащиеся 8Б класса МБОУ «Гимназия №11» в дни весенних каникул посетили Лениногорский музей боевой славы. Им представилась возможность увидеть военное снаряжение, оружие, личные вещи солдат, прошедших боевой путь в горах Афганистана. Ребятам разрешили примерить бронежилет, каску, подержать в руках оружие, что вызвало у них живой интерес.
-
Каникулы 23.03.2017
22 марта 2017 года для учащихся 5"Б" класса сотрудники пожарной части № 66 г.Лениногорска провели познавательную беседу на тему: «Огонь - не забава! Спички - не игрушка!» с экскурсией по части. Детям показали пожарную технику, продемонстрировали и разрешили примерить обмундирование огнеборцев. А сколько же было восторга, когда ребятам разрешили посидеть у руля настоящей пожарной машины!
-
Выставка-ярмарка
22.03.2017
22 марта мы открывается выставка-ярмарка для выпускников и молодых специалистов в онлайн формате «Be Great, Graduate», направленная на выбор профессионального пути и трудоустройства молодежи.
-
Нәүрүз котлы булсын! 20.03.2017
18 март көнне гимназиябездә Нәүрүз бәйрәме булып үтте. Бәйрәм укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту максатыннан оештырылды. Чараны уздыру өчен, татар теле укытучысы Закирова З.М. җитәкчелегендә 8 А сыйныфы укучылары бик тырышып әзерләнгәннәр иде. Көн бераз салкынча булуга карамастан, укучылар төрле ярышларда көч сынаштылар, Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә алардан калышмады. Бәйрәм азагында барысы да тәмле ботка һәм коймак белән сыйланды.
-
Котлыйбыз! 19.03.2017
17 мартта Әлмәт шәһәрендә узган Клара Булатова премиясен тапшыру тантанасында 11нче гимназия укучылары гимназия данын якладылар. “Драма әсәрләре язу” номинациясендә 9 сыйныф укучысы Илзирә Алишева 3нче дәрәҗә премиягә лаек булды. Үзләре язган шигырьләре белән Авзалова Айсылу, Зианшина Регина лауреат, Мостафина Алинә дипломант исемен алдылар. 8 класс сыйныфы укучысы Мәгъсумова Азалия К. Булатованың “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җырын башкарды һәм лауреат исемен яулады. 8 сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Илвина соавтор буларак пьесага әйләндергән “Җәйге каникулда” әсәре өчен лауреат булды. Гимназиянең “Айсылу” драма түгәрәге һәм “Энҗе бөртекләре” иҗат төркеме укучылары тарафыннан югарыда әйтелгән пьеса сәхнәләштерелгән вариантын тамашачы хөкеменә җиткерде. Шушы югары дәрәҗәдәге фәнни эшләр һәм чыгышлар өчен гимназия 2 дәрәҗәдәге премия иясе булды. Укучыларның фәнни җитәкчеләре Сәмигуллина Венера Минсәгыйть кызы, Әхмәтшина Фәридә Зөфәр кызы, Шәрәпова Зөмәрә Ләбип кызы. Афәрин, булдырасыз, алдагы елларда да иҗат чишмәләрегез тулы, саф булсын! Уңышлар сезгә!
-
Котлыйбыз! 19.03.2017
Сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру максатыннан ел саен республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесе уздырыла. Быелгысы Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышланган иде.
“Нәфис сүз” номинациясенең кече төркемендә 11нче гимназиянең 1”А” сыйныфы укучысы Замирә Мөхетдинова (җитәкчеләре Шарапова Зөмәрә Ләбип кызы, Әбүләизова Фәнзия Шакир кызы) махсус бүләккә ия булды.
Зәмирәне җиңүе белән котлыйбыз! Киләчәктә зур уңышлар телибез!
-
Илһам канатында 13.03.2017
10 март көнне Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә «Илһам канатында» зонакүләм яшь язучылар бәйгесе узды.
Әлеге конкурс «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениясе, “Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе”, Әлмәт шәһәренең язучылар берлеге, Лениногорск шәһәренең “Чишмә” язучылар берләшмәсе тарафыннан үткәрелде. Бәйге укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту; әдәби иҗатка сәләте булган яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан уздырылды. Бәйге ике номинация буенча үткәрелде: тезмә әсәр иҗат итүчеләр,чәчмә әсәр иҗат итүчеләр. Әсәрләр өч яшь категориясенә бүленеп каралды: 5 - 7 сыйныфлар; 8 - 9 сыйныфлар; 10-11 сыйныфлар. Һәр номинациядә һәрбер яшь категориясе буенча җиңүчеләр, призёрлар билгеләнде.
Бәйгенең җюри әгъзалары:
Таһир абый Шәмсуаров – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь.
Рәсим Хәбибулла- “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, язучы.
Рәфкать Шаһиев – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, Әлмәт язучылар берлеге җитәкчесе, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты.
Минзифа Әхмәтшина - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.
Зинаида Захарова - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты.
Нәфисә Сабирҗанова - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.
-
Әлифба бәйрәме! 12.03.2017
9 март көнне безнең мәктәптә 1А сыйныф укучыларының гомерендә бер тапкыр гына була торган матур бәйрәм үтте, "Әлифба" бәйрәме. Бәйрәмне 1А класс җитәкчесе Абуляизова Ф.Ш. оештырды. 1 класс укучылары бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Шигырьләрен, җырларны ятладылар. Һәм ниһаять, ул көн җитте. Менә алар барысыда ак алъяпкычлардан, бантиклардан, костюмнарданбасыпторалар. Аларга карап тору – үзе бер шатлык!
Бәйрәмгә әти-әниләр килде. Алар алдында бер дә каушамыйча шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Соңыннан бәйрәм әти-әниләр һәм укучылар белән чәй табына артында дәвам итте.