Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7 |
| Телефон: | +7(855)-953-28-15 |
| E-Mail: | Valentina.Kirillova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ |
| Руководитель: | Кириллова Валентина Семеновна |
| Год основания учреждения: | 1894 |
| У нас учатся: | 14 учащихся |
| У нас учат: | 6 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Посадка леса 30.04.2014

Авылны яшелләндерү максатыннан 30 нчы апрель көнне укучылар агач утыртуда катнаштылар.
-
Бердәм Республика Тесты 29.04.2014

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм Республика Тесты имтиханы тоттылар.
-
Г. Тукай - сүнмәс йолдыз 26.04.2014

Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай!
Тавышың яши кабатланып һәр буында,
Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай
Синең гений яңгырап барыр һәр гасырга.
Ж. Жерманенто, итальян шагыйре.
26 нчы апрель көнне безнең Республикабызда Шигърият көне, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә исә бу - традициягә әйләнгән бәйрәм көн. Быел да укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. "Иң яхшы шигырь сөйләүче" конкурсында 2 нче сыйныф укучысы Грецкий Георгий җиңүче дип табылды. 6 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары Тукайның "Туган авыл" җырын җырладылар. Кичәне татар теле укытучылары Ильина Елизавета Иван кызы, Степанова Маргарита Николай кызы алып бардылар. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт!
-
Субботник 26.04.2014

Мәктәптә яз өмәсе булды. Укучылар бик тырышып тирә - якны чистарттылар, җыештырдылар, себерделәр.
-
Встреча с ветеранами, концерт 24.04.2014

24 нче апрель көнне безнең мәктәп укучылары (2 - 6 нчы сыйныфлар) күрше Кузьминовка авылы мәдәният йортында ветераннар белән очраштылар, концерт куйдылар. Укытучылары: Афанасьева Галина Илья кызы һәм Григорьев Александр Семён улы.
-
Театраль яз - 2014 23.04.2014

"Театр - яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр."
Габдулла Тукай.
Инде өченче ел рәттән безнең мәктәп укучылары "Театраль яз" фестивалендә катнашалар. 6 - 8 нче сыйныфлар "Баһадурның бәхете" дигән спектакль куйдылар. Төп рольләрдә Елена Кириллова (8 кл.), Артём Васильев (7 кл.), Евгений Григорьев (6 кл.), Алексей Григорьев (7 кл.), Антон Григорьев (7 кл.), Александр Зайцев (7 кл.), Семёнова Диана (7 кл.) уйнадылар.
-
Командно - штатное учение 14.04.2014

14 нче апрель көнне безнең мәктәптә командалы - штатлы өйрәнүләр үтте.
-
Участие в Межрегиональном конкурсе - игре по татарскому языкознанию "Зирәк тиен" ("Мудрая белка") 11.04.2014

11 апрель көнендә безнең мәктәптә татар теленнән "Зирәк тиен" регионара уен-конкурсы үтте. 2 - 9 нчы сыйныф укучыларыннан барлыгы 22 укучы катнашты. Бөтен укучы да теләп катлаулы да, кызыклы да сорауларга җавап бирде, баш ватты. Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
-
Единый урок по пожарной безопасности 11.04.2014

11 нче апрель көнне янгын депосыннан пожарник абыйлар мәктәпкә килеп, янгын иминлеге буенча Бердәм дәрес үткәрделәр.
-
Экскурсия в пожарную часть 10.04.2014

Унынчы апрель көнне безнең мәктәп укучылары авыл пожар бүлегенә экскурсия ясадылар. Айрат абый, Владимир абый һәм Николай абый безгә үзләренең эш урыннары белән таныштырдылар, янгын сүндерү җайланмаларын күрсәттеләр.











