Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7 |
| Телефон: | +7(855)-953-28-15 |
| E-Mail: | Valentina.Kirillova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ |
| Руководитель: | Кириллова Валентина Семеновна |
| Год основания учреждения: | 1894 |
| У нас учатся: | 14 учащихся |
| У нас учат: | 6 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Осенние каникулы 01.11.2014

В МБОУ "Федотовская ООШ" МО ЛМР РТ
с 03.11.2014 по 9.11.2014 (7 дней)
осенние каникулы
-
Математика. Проблы ТДИ 31.10.2014

31 нче октябрь көнне 9 нчы сыйныф укучылары шәһәребезнең 13 нче мәктәп базасында математикадан пробный ОГЭда катнаштылар.
-
Хэллоуин 31.10.2014

31нче октябрь көнне Хэллоуин бәйрәме үткәрелде (үткәрүче – Фәтхуллина Ләйсән Равил кызы). Кичә өлкән сыйныфлар өчен дискотека белән тәмамланды.
31 октября был организован КВН – шоу “Шабаш нечистой силы”, для учащихся 6 – 9 классов, приуроченный к празднику осени и прежде всего к английскому традиционному празднику Halloween. Если с одной стороны сборные команды смогли показать свои знания по английскому языку и традиции, участвуя в различных конкурсах, то с другой стороны они смогли проявить свои творческие способности, создавая образы осени и мрачного праздника Halloween, украшая сцену тыквами – светильниками, сделанными самим учениками.
-
Ата - аналар җыелышы 3 30.10.2014

30 нче октябрь көнне 3 нче сыйныфта ата – аналар җыелышы үтте. Сыйныф җитәкчеләре Осипова Марина Степан кызы антикоррупцион эшчәнлек һәм балаларның уку һәм тәртипләре турында сөйләде.
-
Әдәби очрашу яки Гәрәй Рәхим туган мәктәбендә кунакта 30.10.2014

Бүген безнең мәктәптә – шатлыклы көн: мәктәбебезгә кунакка башкалабыз Казаннан үзебезнең авылдашыбыз, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле шагыйрь Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) кайтты! Сәнгать әһелләре белән очрашу, күрешү һәр кешегә рухи азык бирә, күңелне баета.
Гәрәй Рәхим иҗаты күпкырлы. Аның шигърият бакчасы бай, үзенчәлекле. Туган ил язмышы турында патриотик шигырьләр дә, тормыш мәгънәсе турында уйланулар, мәхәббәт утында янучы лирик герой да урын алган. Гәрәй Рәхим шигырьләренә композиторларыбыз җырлар да иҗат итәләр: «Уйнагыз, гармуннар», «Ветераннар», «Оныттың бугай», “Сөйләмә син миңа”, «Балалар җыры бу», “Чыгарсың”, “Мәктәпкә барасы бар”, “Аланнар”, “Соңладык” һ. б.
Күңелебездә горурлык хисләре уятучы шәхес - авылдашыбыз Гәрәй Рәхим. Кая гына барсак та, без үзебезне Шөгер, нефть якларыннан, Гәрәй Рәхим туган авылыннан икәнебезне мактанып, горурланып әйтәбез. Безнең район, авыл исеме дәреслекләрдә, китапларда, Интернет челтәрендә еш языла. “Гәрәй Рәхим” дигән исем дә бездә горурлык хисе тудыра.
Без Гәрәй Рәхимгә рәхмәтлебез. Ул безнең өчен башкала һәм авыл арасына әдәби күпер салучы, Федотовка – Казан арасын якынайтучы булып тора. Аның белән без һәрдаим очрашып торабыз. Аның белән бергә ерак араларны якын итеп, авылыбызга Туфан ага Миңнуллин, Илфак Ибраһимов, Илдар Юзеев, Зиннур Хөснияр, Альберт Хәсәновлар да килделәр. Без аларны күрү бәхетенә нәкъ менә Гәрәй Рәхим аркасында ирештек.
Кичәдә дә без аның шигырьләрен сөйләдек, җырлар башкардык, аңарга күп сораулар яудырдык, үзе башкаруында әсәрләрен тыңладык, аның белән фотога төштек һәм аңа рәхмәтебезне белдердек. Ул безгә укуыбызда уңышлар теләде һәм үзенең 5 томлык китапларын бүләк итте.
-
Интернетта куркынычсызлык 29.10.2014

29 нчы октябрь көнне узган сыйныф сәгатьләре “Интернетта куркынычсызлык “ дигән темага үтте. Компьютерга бәйлелек турында фильм карадылар. Укучылар Интернет челтәренең файдалы һәм зыянлы яклары турында фикер алыштылар. Киләчәктә дә мондый тәрбия сәгатьләренең күбрәк булуын сорадылар.
-
Инглиз теленнән диагностик тест. 4 нче сыйныф
29.10.2014
29 нчы октябрь көнне 4 нче сыйныф укучылары инглиз теленнән диагностик тест үтәделәр. Эш ике кисәктән тора иде. Җавапларны махсус бланкларга тутырылды.
-
"Преобразование обучения для 21 века: развитие культуры мышления для учителей». 2 – й день 28.10.2014

"Преобразование обучения для 21 века: развитие культуры мышления для учителей». 2 – й день
-
Обучение Сингапурскому методу 1 - й день 27.10.2014

27 – 28 нче сентябрь көннәрендә Түбән Чыршылы мәктәбе базасында Сингапур системасы буенча укыту буенча укулар булды. Мәктәбебездән 100 % укытучы укыды.
-
Ата - аналар җыелышы 6 24.10.2014

24 нче октябрь көнне 6 нчы сыйныфта ата – аналар җыелышы үтте. Сыйныф җитәкчеләре Степанова Галина Илья кызы “12 яшьлек балаларның физиологик һәм психологик яшь үзенчәлекләре” темасына доклад укыды, антикоррупцион эшчәнлек һәм балаларның уку һәм тәртипләре турында сөйләде.










