• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Лениногорский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №4 города Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан / Татарстан Республикасы "Лениногорск шәһәренең 4нче санлы балалар бакчкасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №4 города Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Лениногорск шәһәренең 4нче санлы балалар бакчкасы "

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Тукая, д. 27А
Телефон: +7(855)-955-75-33
E-Mail: lensk_dou33@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №4"
Руководитель: Низамова Гульфия Яхиевна
Год основания учреждения: 1961
У нас учатся: 124
У нас учат: 11

ВСЕ новости детского сада

Китап яратучылар көне!

Опубликовано: 09.08.2022

Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез.

«Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез», дигән танылган актриса һәм балалар педагогы Сесиль Лупан.
Әлбәттә, сабый өчен иң яхшы укытучы — аның үз әти-әнисе. Милләткә, ил — җиргә, сөйләмгә татлы сүз биргән туган телгә мәхәббәт тә әни сөйләвеннән күчә килә балага.

    Хәзерге вакытта балада китапка мәхәббәт уятуның иң популяр алымнарның берсе булып интерактив рәвештә уку санала. Әмма, баксаң, бу алымны безнең әби-бабаларыбыз әллә кайчан белгән инде! Оныклары белән китап укып утырган өлкәннәрне, мөгаен, сезнең дә күзәткәнегез бардыр. Алар бит мондый вакытта, беренче чиратта, бала белән аралаша. Бертуктаусыз аңа ниндидер сораулар бирәләр яки баланың сорауларына үзләре җавап кайтаралар, рәсемнәрне тасвирлап, төрле авазлар, тавышлар чыгаралар яисә, бүлдермичә, баланы тыңлыйлар… Сабый чакта уеннарның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. «Сабыйлыкның хөкеме – уендыр», – дигән күренекле педагог Каюм Насыйри. Кече яшьтәге балалар белән үткәрелгән чараларны да уен формасында үткәрергә, бу уеннарга китапны да катнаштырырга мөмкин. Әдәбият «әдәп» сүзеннән алынган. Матур әдәбият — электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык — нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе. Китапны чын кунелдән, бирелеп, мәгьнәсенә төшенеп, аннары рольләргә кереп укысан,ул чыннан да кызыклы табышка, аерылмас дуска әйләнә. Бәләкәйдән балаларга шигырьләр ятлату, үзлегеннән китап укый башлагач, әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, сораулар бирү кирәк. Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, китапларны дөрес сайлап алу, китап укудан алган белемнәрне кулланырга өйрәтү дә мөһим. Балада китап укуга мәхәббәт тәрбияләү — дәвамлы, системалы процесс.



К списку новостей