Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №4 города Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Лениногорск шәһәренең 4нче санлы балалар бакчкасы "
Визитная карточка
Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Тукая, д. 27А |
Телефон: | +7(855)-955-75-33 |
E-Mail: | lensk_dou33@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4" |
Руководитель: | Низамова Гульфия Яхиевна |
Год основания учреждения: | 1961 |
У нас учатся: | 124 |
У нас учат: | 11 |
ВСЕ новости детского сада
1 май- "Карга боткасы"
Опубликовано: 16.05.2022Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы. Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Бүген безнең бакча балалары да “Карга боткасы” үткәрергә җыелдылар. Төркемнән- төркемгә йомырка, күчтәнәчләр җыеп, бәйрәмгә чакырып йөрделәр. Бәйрәм барышында җырлы- биюле уеннар уйнадылар, мәкалләр әйтештеләр, татар халык уены, “Тәбәтәй”, “Йөзек салыш” уены да читтә калмады. Бәйрәм ахырында тәмле ботка белән сыйландылар. Бәйрәм иртәсен уртанчылар төркеме балалары һәм тәрбиячеләре Миндиярова Галия Рафаэл кызы үткәрде.
К списку новостей