• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №4 города Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Лениногорск шәһәренең 4нче санлы балалар бакчкасы "

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Тукая, д. 27А
Телефон: +7(855)-955-75-33
E-Mail: lensk_dou33@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №4"
Руководитель: Низамова Гульфия Яхиевна
Год основания учреждения: 1961
У нас учатся: 124
У нас учат: 11

Годовой план на 2022-2023 учебный год/ 2022-2023 нче уку елына уку- тәрбия планы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2021-2022 нче уку елында эшләнгән эшләргә анализ

             Узган уку елында бакчада 95 бала тәрбияләнде, 5 төркем эшләде. Балаларга   белем-тәрбия бирүдә, кызыксынучанлыкларын, фикерләү сәләтләрен үстерүдә, чисталыкка–пөхтәлеккә өйрәтүдә  12 педагог көч куйды.

п п

Ф И О

Вазифа

Педагогик

стаж

Диплом,   белеме

1.

Низамова Гөлфия Яхия кызы

Мөдир

40 ел

Югары, КСЮИ, 2004ел ВСБ №0959291,Педагог-психолог

2.

Вәлиуллина Зилия Тахир кызы

Өлкән тәрбияче

14 ел

Югары «КФУ» , 2013 ел КУ № 40635, бакалавр

3.

Гиззатуллина Регина Ригель кызы

Музыка җитәкчесе

13 ел

Югары, КФУ, 2013ел, КП № 97496, Музыка җитәкчесе

Урта, ЛМХПК, 2010, Музыка җитәкчесе.

4.

Галеева Светлана Виктор кызы

Тәрбияче

23 ел

Югары, ВЭГУ, 2013ел КН № 45916, Организатор-методист дошкольного образования

5.

Симонова Ландыш Рассам кызы

Тәрбияче

34 ел

Махсус урта, ЛПУ,1986ел ,ИТ №273908, Музыка тәрбиячесе һәм җыр укытучысы

6.

Минязева Гөлия Әбузар кызы

Тәрбияче

30 ел

Махсус урта, БПУ2001ел, СБ№1218716, Балалар бакчасы тәрбиячесе; Югары, ВЭГУ 2017 ел, 130205 0318099, бакалавр.

7.

Миндиярова Галия Рафаэль кызы

Тәрбияче

28 ел

Махсус урта, НПУ,1993ел, СТ №225300, Балалар  бакчасы тәрбиячесе; Югары, ВЭГУ 2016 ел, 130205  317129, бакалавр.

8.

Насрутдинова Әлфия Айрат кызы

Тәрбияче

29 ел

Югары, ВЭГУ, 2013ел, КН №45937, Организатор-методист дошкольного образования

9.

Гарипова Сания Тәлгат кызы

Тәрбияче

31 ел

Югары, ВЭГУ,2013ел, КН № 45922, Организатор-методист дошкольного образования

10

Мөслихова Гөлфия Фәрит кызы

Тәрбияче

32 ел

Махсус урта, НПУ, 1989ел, МТ №402028, Балалар бакчасы тәрбиячесе; Югары, ВЭГУ 2016 ел, бакалавр.

 

11.

Миназова Элвира Масхут кызы

Тәрбияче

24 ел

Югары, КСЮИ, 2004ел ВСБ 095928 Педагог-психолог

 

12.

Хасанова Гузәл Өлфәт кызы

Педагог-психолог

 

1 ел

Югары, ИЭУП, 2017 ел, 252-Н(б), бакалавр;

 ИЭУП, 2022 ел, ДП-20- 2022-А, Педагог- психолог.

 

13.

Ахметшина Әлфия Зәет кызы

 

Тәрбияче

25 ел

Махсус урта, ЛПУ, Музыка тәрбиячесе һәм җыр укытучысы

 

 

Педагогик стаж:

 

- 5 елга кадәр– 1 кеше;

- 15 елга кадәр– 3кеше

- 10 елга кадәр– 1кеше;                     

- 15 елдан артык–10 кеше

 

Диагностика нәтиҗәләре

 

Балаларның уку программасын үзләштерүенә чагыштырма анализ

 

Уку елы

Балалар саны

Уку программасын үзләштерү дәрәҗәсе

Югары %

Урта %

Түбән %

2017-2018

69

39 (56%)

28 (41%)

2 (3%)

2018-2019

106

56 (50%)

47 (46%)

3 (4%)

2019-2020

106

58 (55%)

46 (43%)

2 (2%)

2020-2022

106

68 (64%)

38 (36%)

0

2021-2022

101

55 (57%)

42 (41%)

3 (2%)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Балалар  сәамәтлегенә  нәтиҗә  ясау

 

Балаларны барлык табиплар нәтиҗәләреннән һәм лаборатория тикшеренүләреннән соң, балалар саулык төркемнәрендә бүленде:

 

Саулык группасы

2019-2020 уку елы

2020-2021 уку елы

2021-2022 уку елы

Балалар саны

106

106

101

1

50

53

54

2

54

51

56

3

         2

2

1

4

-

-

-

 

Бер баланың авыру сәбәпле килмәгән көннәр саны – 4,2

Сәламәтлек индексы:

 

2019-2020  уку елы

2020-2021 уку елы

2021-2022 уку елы

51%

52%

58%

 

Балаларының сәламәтлеген саклау, ныгыту хәзерге көндә ата-аналарны, педагогларны иң борчыган мәсәләләрнең берсе. Шуннан чыгып алдыбызга түбәндәге мәсьәләләрне куйдык:

  • хәрәкәт -  бала өчен иң кирәкле шарт булуын күз уңында тотып, бакчада хәрәкәтле уеннарны үз югарылыгында уздыру;
  • туклану - бала организмы өчен иң мөһиме шарт, шуңа күрә менюны сәламәтлекне саклау технологиясенә нигезләнеп төзү;
  • организмны чыныктыру нәтиҗәсендә баланың салкынга, эссегә, авыруларга каршы торучанлыгын арттыру, чыныктыруны һәр балаларның үзенчәлекләрен искә алып оештыру;
  • балаларның бакчадан тыш вакытын дөрес оештыру буенча ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрү;
  • мәктәпкәчә яшьтәге балачак - сабыйның психик үсешендәге беренче чор, чөнки бу яшьтә шәхеснең бөтен психик сыйфатларына һәм үзенчәлекләренә нигез салына. Шуларны истә тотып, баланың һәрьяклакп үсеше өчен гаиләнең тәрбияче белән үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләвен булдыру.

Кыскасы, балаларны сәламәт рухта тәрбияләү – балалар бакчасының изге бурычы, чөнки балаларның күп вакыты бакчада уза, ул аларның икенче өе булып тора. Шунлыктан бакчада нәниләр өчен барлык уңай шартларны тудырырга тырыштык. Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту, аларның физик һәм интеллектуаль үсешен тәэмин итү йөзеннән, эшебезне планлаштырудан башладык, планнарны балалар бакчасының эшен камилләштерү буенча үзгәрешләр кертеп һәм яңа бурычлар куеп оештырдык. Яшь үзенчәлекләренә туры китереп һәр төркемдә чыныктыру планы төзелде, аның буенча эш оештырылды; сәламәтлек почмаклары, спорт мәйданчыгы ясалды.Балалар мәйданчыгы да төрле атрибутлар белән җиһазларландырылды, экскурсияләр оештырлды, анда дару үләннәре турында әңгәмәләр үткәрелде, үләннәрне танырга өйрәтелде; хәрәкәтле уеннар өчен кулланма жиһазлар тупланды; спорт төрләрен кулланып бәйрәмнәр, хәрәкәтләнү күнекмәләрен үстерү буенча күңел ачу кичәләре уздырылды.  Тәрбиячеләребез көндәлек режимны төгәл үтәп, белем-тәрбия бирү эшен дөрес оештырды. Иртәнге гимнастика, физик тәрбия шөгыльләре ел буена программага нигезләнеп, тиешле дәрәҗәдә алып барылды. Физик тәрбия шөгыльләрендә иң беренче балаларның активлыгына игътибар ителде, дәрес уздыру төрләре үзгәртелде,  яңалыклар кулланылды.

    Бакчада физкультура шөгеле уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә өч тапкыр уздырылды - шөгелнең берсе, һава торышы уңай булганда, ачык һавада уздырылды.

Менюда ризыклар төрләндерелде, балалар аксымга бай продуктлар, үз бакчабызда үстерелгән яшелчә  белән тукландырылды.

             Бакчада ел буена көндәлек режим төгәл үтәлде, йоклар алдыннан аяк кулларны юу, йокыдан торгач балаларның күңелен күтәрү, чыныктыру күнегүләре эшләтелде. Һәр төркемдә буш вакытларда даими рәвештә күз гимнастикасы, аваз әйтү гимнастикалары кертелде.

Дөрес туклану, көндәлек режимны, сәламәтлек программасын төгәл үтәү, физкультура, спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру балаларыбыз сәламәтлегенә уңай тәэсир итте: алар азрак авырды.

Бакчабызның бурычы - Экологик тәрбия аша табигатьне саклау, туган төбәккә ихтирам хисе, сакчыл караш тәрбияләү”. Төркемнәрдә яшь үзенчәлегенә туры китереп, табигать почмагы төзелде. Күрсәтмә җиһазлар, дидактик уеннар булдырылды. Балаларга табигатьнең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, үсемлек, хайваннарны таный белергә өйрәтү, аларга карата сакчыл  караш тәрбияләү максатыннан, тәрбиячеләр эшне планлы рәвештә алып бардылар. Белгәнебезчә балаларның сәламәтлеге, яшәеше турыдан-туры әйләнә-тирә мөхиткә бәйле. Балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, экологик тәрбия бирү буенча еллык эш планы төзелде. Бала иң беренче чиратта үзе яшәгән төбәкнең экологик хәлен белергә тиеш, шуның өчен дә уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә һәр ел фасылында шәһәр паркына экскурсияләр оештырылды. Балалар табигатьнең төрле халәтен, бөҗәкләрне, чәчәкләрне, күк йөзен күзәттеләр, яфраклар, дару үләннәрен җыйдылар, бакча мәйданчыгын чүпләрдән арындырдылар. Күзәтү, хезмәт аша балалар табигатьнең чисталыгын сакларга, матурлыгын күрә белергә өйрәнделәр.

      Бакчабызның икенче бурычы: “Балаларның сөйләм телен үстерү, тел кимчелекләрен бетерү”. Башлангыч класска кергәндә бала сөйләмендә кимчелекләр булмаска тиеш. Ел буена авазларны, сүзләрне дөрес әйтү культурасын тәрбияләү, үз фикерләрен, кичерешләрен аңлатканда җөмләләрне тел нормаларына туры китереп, ачык, дөрес әйтү, дөрес дикция белән сөйләшергә өйрәтү өчен балаларга төрле күнегүләр өйрәттеләр, ата-аналарга киңәшләр бирделәр, аларны ачык дәресләргә  чакырдылар. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим. Балалар бакчаларына дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методика комплекты төзелгән, тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият җыентыклары, шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио- видеоматериаллардан торган комплектлар кайтарылды.  Тәрбиячеләр эшләрендә методик ярдәмлекләрне кулландылар. Ике дәүләт телен өйрәнүне  тормышка ашыруны мәктәпкәчә яшьтән өйрәтә башлау зур әһәмияткә ия.Чөнки балалар бакчасында балаларның һәрьяклы үсешенә нигез салына,сөйләм культурасы формалаша,коммуникатив күнекмәләр үстерелә.  Театральләштерелгән уеннар һәм күңел ачу кичәләрендә русча сөйләү күнекмәләре ныгытыла.

Балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен анализлау

Балалар бакчасы ел буе балаларга эзлекле белем бирү, физик яктан чыныккан, сәламәт, табигатьне саклый белүче балалар тәрбияләү бурычлары өстендә эшләде. Белем һәм тәрбия бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең эшен нәтиҗәле итү өчен яңа идеяләр, белем-тәрбия бирүдә инновацион технологияләр куллану кирәк.

Безнең балалар бакчасы педагоглары яшь буынны тәрбияләүдә яңа чаралар, белем-тәрбия бирүнең нәтиҗәле методларын табып, кулланып, 2015-2016 нче уку елында зур уңышларга ирештеләр. Бакчада балаларның физик, интеллектуаль һәм шәхси үсешен тәэмин итү, иҗат мөмкинлекләрен ачу һәм үстерүгә нык игьтибар ителде. Тәрбиячеләр балаларга белем-тәрбия бирүдә  заман таләпләренә туры килә торган  программаларга нигезләнеп эшләделәр. Бу программалар үз алдына балаларны бар яклап та сәламәт шәхес итеп үстерү, аңа мәктәптә уку–тәрбия алу өчен кирәкле психологик процесслар булдыруны максат итеп куя.

Тәрбияче тарафыннан балалар бакчасының укыту-тәрбия планнары, шөгыльләр чилтәре һәм календарь планнары төзелде, бакча мөдире тарафыннан расланды һәм гамәлгә кертелде. Ел дәвамында шул шөгыльләр чилтәребуенча тәрбиячеләр даими рәвештә балалар белән шөгыльләр алып бардылар. Мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучылары белән ныклы элемтәдә торабыз: алар гомуми киңәшмәләрдә, ата-аналар җыелышларында катнашалар.

Балалар бакчасында кулланылган программалар:

Төп өлеше:

Мәктәпкәчә төп белем бирү программасы Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” берәмлеге муниципаль “Лениногорск шәһәренең 4 санлы балалар бакчасы” муниципаль бюджет  мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе өчен федераль стандарт таләпләренә туры килгән белем бирү документы

 

Вариатив өлеш:

 

  1. Изучаем русский язык: программа, авт.-сост. : С. М. Гаффарова, Ч. Р. Гаффарова, Г. З. Гарафиева-Казань, 2013
  2. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. Р.К. Шаехова-Казан, 2012
  3. Программа “Светофор”  – Т. И. ДаниловаСПб. 2009
  4. Семьеведение: учебно-методическое пособие для педагогов системыдошкольного образования Карцева, Л.В.Казань: 2016.
  5. Формирование антикоррупционного мировоззрения детей старшего дошкольного возраста (5-7 лет) в условиях реализации требований федеральногогосударственного образовательного стандарта дошкольного образования: учебно-методический комплект для специалистов дошкольного образования и родителей. – Руднева Я. Б.,Казань: 2015.
  6. «От рождения   до школы» М. «Мозаика- Синтез»2015. Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева  
  7. “Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәге балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек.  авт. Ф.В. Хәзрәтова һ.б., Казан, 2013.
  8. “Туган телдә сөйләшәбез” икенче кече яшьтәге балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек.  авт. Ф.В. Хәзрәтова һ.б., Казан, 2013.
  9. “Туган телдә сөйләшәбез” уртанчы яшьтәге балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек.  авт. Ф.В. Хәзрәтова һ.б., Казан, 2013.
  10. “Туган телдә сөйләшәбез” 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек.  авт.  З.М.Зарипова һ.б., Казан, 2013.

 

Төркемнәрдә җаваплы кешеләр

Исем, фамилиясе

Төркем исеме

Белеме

Категориясе

1.

Ахметшина Альфия Заетовна

Беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе

урта

1 квалификацион категория

2.

Симонова Ландыш Рассамовна

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәретәрбиячесе

урта

1 квалификацион категория

3.

МиндияроваГалия Рафаэловна

Зурлар төркеме тәрбиячесе

югары

1 квалификацион категория

4.

Насрутдинова Әлфия Айратовна

Уртанчылар төркеме  һәм икенче кечкенәләр тәрбиячесе

югары

1 квалификацион категория

5.

Мөслихова Гөлфия Фаритовна

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе

югары

1 квалификацион категория

6.

Миназова Эльвира Масхутовна

Икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе

югары

1 квалификацион категория

7.

Гарипова   Сания     Талгатовна

Беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе

югары

1 квалификацион категория

8.

Минязева    Гөлия   Әбузровна

Уртанчылар төркеме тәрбиячесе

югары

1 квалификацион категория

 

 

 

 

 

 

 

Балалар бакчасының  2022- 2023 нче уку елына төп бурычлары:

 

  1. Балаларның индивидуаль сәләтләрен һәм ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) ихтыяҗларын исәпкә алып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүнең яңа оештыру-педагогик формаларын һәм методларын эшләү һәм гамәлгә кертү;
  2. Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту, аларның физик һәм психик үсеше өчен мөмкинлекләр тудыру.;
  3. Балаларга халык  принципларына нигезләнеп, яңа педагогик алымнар кулланып, балаларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирүне дәвам итү;
  4. Милли- региональ компонентка таянып, милли мәдәниятне белүче һәм дәвам итүче шәхес формалаштыру

Консультацияләр, әңгәмәләр

 

 

Эшләнәчәк эш төре

Вакыты

Җаваплы

1

Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану. 

Март

Минязева Г.А.

2

Сөйләм  теле үсешендә инновацион технологияләр куллану.

Октябрь

Ахметшина А.З.

3

“   Ана телен өйрәтүдә уеннарның йогынтысы.

Январь

Муслихова Г.Ф.

4

Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге- шәхес формалаштыру нигезе.

Апрель

Миназова Э.М.

5

Сынлы сәнгать эшчәнлеге аша, балаларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү

 

Гарипова С.Т.

6

 Музыка шөгылендә тәрбияченең роле.

 

Октябрь

Гиззатуллина Р.Р.

7

«Русский язык - как важнейшая ступень в развитии интеллектуального и духовного развития личности ребенка в современном мире»

Апрель

Галеева С.В.

8

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү буенча төп методлар, алымнар һәм чаралар характеристикасы

 

Январь

Миндиярова Г.Р.

9

 

Балаланың хис- тойгыларын  җайлау аша психик сәламәтлеген ныгыту.

 

Январь

Хасанова Г.А.

 

 

 

 

Методик эш

 

Эш төрләре

Үтәү        вакыты

Жаваплы кеше

Үтәлеш

1

Бакчаны педагогик кадрлар белән тәэмин итү.

август

Мөдир

 

2

Бакчаны яңа уку елына әзерләү.

август

Мөдир, өлкән тәрбияче

 

3

2021-2022 нче уку елындагы эшчәнлеккә анализ ясау. Бакчаның  еллык белем-тәрбия планын төзү, кабул итү.

август

сентябрь

Мөдир, өлкән тәрбияче

 

4

Хезмәткәрләрнең хезмәт бүленешен раслау.

август

сентябрь

Мөдир

 

 

5

Төркем бүленешен, шөгыльләр челтәрен төзү, раслау.

август

сентябрь

Мөдир,өлкән  тәрбияче, тәрбиячеләр

 

6

Педагогик кафедра утырышларында катнашу

даими

Мөдир, өлкәнтәрбияче, тәрбиячеләр

 

7

Муниципаль конкурсларда  катнашу

УО планы буенча

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

 

8

Мәктәп белән балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлыкны үстерү

даими

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр, мәктәп

 

9

Уен почмакларын балаларның яшь үзенчәлекләрен  истә тотып кирәкле уенчыклар белән тулыландыру.

ел дәвамында

Мөдир, өлкән тәрбияче

 

10

Методик кабинетны яңа методик әсбәпләр, күрсәтмә материаллар,  белән тулыландырып тору, баету буенча эшләү

даими

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

 

11

Эш юнәлешләре буенча тәрбиячеләрнең портфолиоларын тулыландыруны барлау.

ел дәвамында

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

 

12

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча альбом, кулланма җиһазлар булдыру, тулыландыру.

сентябрь

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

 

13

Экологик тәрбия буенча кулланма һәм күргәзмә әсбаплар булдыру.

даими

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

 

14

Бүлмәләрдә гөлләр үстерү, балаларга күзәтү өчен үсемлекләр утырту.

даими,

яз аенда

Тәрбиячеләр, тәрбияче ярдәмчеләре

 

15

Балаларны районыбызның, җирлегебезнең данлыклы шәхесләре белән таныштыру өчен материаллар туплауны дәвам итү

даими

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

 

16

Дидактик, өстәл уеннарын яңарту, тулыландыру.

даими

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

 

17

Халкыбыз тарихы – борынгы әйберләр белән таныштыру өчен материаллар  белән тулыландыру(музей өчен)

даими

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

 

18

Балалар бакчалары арасында үткәрелүче конкурсларда катнашу.

даими

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

 

 

Ачык шөгыльләр

 

 

 

Эшләнәчәк эш төре

 

Вакыты

 

Җаваплы

 

Үтәлеш

1.

Музыка шөгыле

Октябрь

Гиззатуллина Р.Р.

 

 

3.

Рус теле шөгыле

Апрель

Галеева С.В.

 

4

Ана теле

Февраль

Миндиярова Г.Р.

 

5

Хәрәкәт эшчәнлеге

Март

Минязева Г.А.

 

 

Алдынгы педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, тарату

 

 

Эш төре

Җаваплы кешеләр

Үтәү вакыты

Үтәлеш

 

1

Район күләмендә үткәрелгән ММО утырышларында, семинарларда катнашу, тәҗрибә уртаклашу буенча чыгышлар ясау.

Мөдир, өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

даими

 

 

2

Интернет публикацияләре аша үзләренең эш тәҗрибәсен  тарату.

Мөдир, өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

даими

 

 

3

Тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнү, районга тарату чараларын күрү, шулай ук онлайн эшчәнлекне арттыру.

Мөдир, өлкән тәрбияче

 

ел дәвамында

 

 

4

Тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсе буенча брошюралар ясау һәм таратуда матбугат чараларыннан һәм интернеттан файдалану.

Мөдир, өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

ел дәвамында

 

 

 

Педагогик киңәшмәләр

Эш төре

Үтәү вакыты

Җаваплы кешеләр

1-нче киңәшмә

 

 

 

 

 

 

 

Темасы “Яңа уку елына әзерлек”

август

Өлкән тәрбияче

  1. Җәйге эшкә анализ.

 

төркем тәрбиячеләре

  1. Яңа уку елына балалар бакчасының әзерлеге торышы

 

Мөдир

  1. Еллык укыту-тәрбия эш планын тәкъдим итү. Еллык календарь планын раслау.

Перспектив планнарны  тәкъдим итү.

 

Өлкән тәрбияче,тәрбиячеләр

  1. Шөгыльләр бүленешен  һәм көндәлек режимны  тәкъдим итү.

 

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

  1. Хезмәткәрләрнең хезмәт бүленешен раслау, тарификация белән таныштыру.

 

 

Мөдир

  1. Төрледән

 

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

2- нче киңәшмә

Тема:  Проектлар эшчәнлеге аша, балаларның интегратив сыйфатларын үстерү.

октябрь

Өлкән тәрбияче

  1. 2 нче педсовет карарларын үтәү.

 

Өлкән тәрбияче, төркем тәрбиячеләре

  1. Алдагы киңәшмәдә кабул иткән карар үтәлешенә анализ.
  2. Проектлар эшчәнлеге аша,балаларның интегратив сыйфатларын үстерү. 

 

Гиззатуллиан Р.Р.

  1. Балаларның сәламәтлеген саклауда гаилә һәм балалар бакчасының  бердәмлеге .     

 

Насрутдинова А.А.

  1.  Кечкенәләр төркемнәрендә адаптация үтүгә анализ.

 

Гарипова С.Т.

  1. Бакча   шартларында  балаларны чыныктыру системасының торышы.                                             Балаларны дөрес тукландыру культурасы                                                                                  

 

Миндиярова Г.Р.

3 нче киңәшмә

 

 

Тема: Гаилә һәм балалар бакчасы: бердәм эшчәнлек аспектлары.

Январь

 

  1. Алдагы киңәшмәдә кабул иткән карар үтәлешенә анализ.                               

 

Өлкән тәрбияче

Һәр төркем тәрбиячесе

  1.  “Бакча-бала-ата-аналар” бердәм эшчәнлеген оештыру аша, балаларга дәүләт телләрен өйрәтү алымнары  .                             

 

Муслихова Г.Ф.

  1. Ата –аналарны төркем тормышына катнаштыру- балага якын килүнең бер алымы.                                     

 

Ахметшина А.А.

  1. Ата-аналар белән аралашу сферасында педагогларның компетентлыгы.

 

Симонова Л.Р.

  1. Педсовет карарын тикшерү һәм кабул итү.

 

 

Өлкән тәрбияче                   тәрбиячеләр

4-нче киңәшмә

Тема:  “Сәламәтлек саклау технологияләрен кулланып мәктәпкәчә  яшьтәге балаларның физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту.”

 

апрель

 

  1. Алдагы киңәшмәдә кабул иткән карар үтәлешенә анализ.

 

Өлкән тәрбияче ,

тәрбиячеләр           

  1. Зурлар төркемендәге ачык рус теле шөгыленә анализ.

 

Өлкән тәрбияче ,

тәрбиячеләр           

  1.  Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге- шәхес формалаштыру нигезе.

 

 Миназова Э.М. 

  1. Балалар бакчасында һәм өйдә балаларның психик һәм физик сәламәтлеген ныгыту буенча тәрбиячеләренең һәм ата- аналарның уртак эше.

 

Хасанова Г.А.

  1. Ата-аналар почмагында фотокүргәзмә “Безнең бакча тормышы”

 

Өлкән тәрбияче                   тәрбиячеләр

  1. Педсовет карарын тикшерү һәм кабул итү.

 

 

Өлкән тәрбияче ,                 тәрбиячеләр

  1. Төрледән.

 

 

 

Өлкән тәрбияче ,                 тәрбиячеләр

5-нче киңәшмә

 

Тема:  Еллык укыту-тәрбия эшен йомгаклау.

 

май

Мөдир

 

 

1. Һәр төркем тәрбиячесенең  үз төркемендә укыту- тәрбия эшенә анализы.

 

2. Ел дәвамында уздырылган чаралар, төркемнәрдә укыту-тәрбия эшенә анализ.

 

3. Яңа уку елына укыту-тәрбия эше планының проекты белән танышу, фикер алышу.

 

һәр төркем тәрбиячесе

Өлкән тәрбияче

 

 

 

Квалификация күтәрү  (2022- 2023 нче уку елы)

 

Белем күтәрү курсларында булырга:

 

 

Фамилиясе, исеме

 

Җаваплы кеше

1.

Гарипова С.Т.

Өлкән тәрбияче

2.

Насрутдинова А.А.

Өлкән тәрбияче

3.

Симонова Л.Р.

Өлкән тәрбияче

4.

Ахметшина А.З.

Өлкән тәрбияче

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2018-2024 елларда тәрбиячеләрнең  квалификацияне күтәрү курслары үтү графигы

 

Тәрбиячеләр исемлеге

 

2018

2019

2020

2021

2022

2023

2024

Галеева С.В.

 

64

 

 

64

 

 

64

Гарипова С.Т.

 

 

 

64

 

 

64

 

Гиззатуллина Р.Р

 

64

 

 

64

 

 

64

Ахметшина А.З.

 

 

 

64

 

 

64

 

Миназова Э.М.

 

 

64

 

 

64

 

 

Миндиярова Г.Р.

 

 

64

 

 

64

 

 

Минязева Г.А.

 

 

64

 

 

64

 

 

Муслихова Г.Ф.

 

 

64

 

 

64

 

 

Насрутдинова А.

 

 

 

64

 

 

64

 

Хасанова Г.А.

 

-

-

-

-

+

 

 

Симонова Л.Р.

 

 

 

64

 

 

64

 

Валиуллина З.Т.

 

64

 

 

64

 

 

64

 

 

 

 

Тәрбиячеләрнең аттестация үтү графигы

Тәрбиячеләр

исемлеге

 

 

2019-2020

2020-2021

2021-2022

2022-2023

2023-2024

2024-2025

Галеева С.В.

 

 

 

 

 

+

 

Гарипова С.Т.

 

+

 

 

 

 

+

Гиззатуллина Р.Р

 

 

 

 

 

+

 

Ахметшина А.З.

 

+

 

 

 

 

+

Миназова Э.М.

 

 

 

 

 

+

 

Миндиярова Г.Р.

 

 

 

 

 

+

 

Минязева Г.А.

 

 

 

 

 

 

+

Муслихова Г.Ф.

 

 

 

 

 

+

 

Насрутдинова А.

 

+

 

 

 

 

+

Хасанова Г.А.

 

 

 

 

+

 

 

Симонова Л.Р.

 

+

 

 

 

 

+

Валиуллиан З.Т.

 

+

 

 

 

 

+

 

 

 

 

 

 

 

 

Контроль

 

                                 Эш төре

Вакыты

Җаваплы кеше

Үтәлеш

                                   Оператив тикшерү

 

 

 

 

1

Укыту-тәрбия көндәлек эш  планнарының торышы

 

Даими

Өлкән тәрбияче

 

2

Туклану культурасына анализ ясау (беренче һәм икенче кечкенәләр төркеме)

Ноябрь

Өлкән тәрбияче

 

3

Педагогларның укыту методик комплектларны максатчан куллануны булдыру

Ноябрь

Өлкән тәрбияче

 

 

4

 

 

Иртән һәм кич балаларның уен вакытын тикшерү.

 

Март

 

Мөдир, өлкән тәрбияче

 

 

5

 

Тәрбиячеләрнең  көндәлек эшчәнлегенә контрольлек итү

 

Апрель

Өлкән тәрбияче

 

 

6

Жәйге уен мәйданчыкларының  хәзерлеген булдыру

Бакчаны, клумбаларны яшелләндерү өстендә эш. Яңа үсентеләр, чәчәкләр утырту.

 

Апрель- май

Мөдир, өлкән тәрбияче

 

                                   Тематик тикшерү

 

 

1

 

Балаларның сөйләм телен үстрү эшенең торышы

 

Октябрь

 

Өлкән тәрбияче

 

2

Мәктәпкәчә  яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүнең нәтиҗәлеге

 

Февраль

Өлкән тәрбияче

 

3

Балаларның мәктәпкә

әзерлеген тикшерү

Апрель

Өлкән тәрбияче

 

 

 

 

Конкурс, күргәзмәләр

 

Чаралар

Үтәү вакыты

Җаваплы кеше

1

«Тылсымлы көз» Әти- әниләр белән берлектә эшләнгән күргәзмә

Октябрь

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

2

«Минем әнием!» Әниләр көненә багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе

Ноябрь

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

3

«Кошлар ашһанәсе» җимлекләр күргәзмәсе

 

Декабрь

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

 

«Иң яхшы бүлмә бизәлеше»- төркменәрне яңа ел бәйрәменә әзерләү

Декабрь

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

 

«Кышкы спортакиада» –кышкы уеннар, конкурслар

Январь

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

 

«Батырлар даны мәңгелек»- М.Җәлил шигырьләрен сөйләү конкурсы

Январ- февраль

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

 

«Минем яклаучым- Әтием» рәсем конкурсы

Февраль

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

 

«Шаҗәрә агачы» әти- әниләр белән берлектә  гаилә агачын төзү конкурсы

Февраль

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

 

«Әниемә бүләккә» балалар өчен рәсем конкурсы

Март

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

 

«Кошларга оя ясыйк» әти- әниләр белән берлектә кошлар оялары ясау, конкурс.

Март

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

 

«Тукай әкиятләре буенча сәяхәт» Г.Тукай әкиятләрен тасвирлау рәсем күргәзмәсе

Апрель

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

 

«9 май- Җиңү йөзләре» Бөек Ватан сугышы геройлары, ветераннары зурлау, искә алу максатыннан, бабайларның фотолары белән күргәзмә.

Май

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

 

 

Тематик атналарга карата рәсем, апликация,  күргәзмәләр

Ел дәвамында

 

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

 

«Төсле меллар»- бакча ишегалдында асфальтта рәсемнәр ясау.

Июнь

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

 

«Күңелле җәй»- рәсем конкурсы

Июнь

Өлкән тәрбияче,

тәрбиячеләр

 

Ата – аналар белән эш.

 

Гомуми җыелышлар:

 

Эш төре

Үтәү вакыты

Җаваплы кеше

 

 

 

 

I – җыелыш

1.

 

 

Әти-әниләрне бакчаның еллык планы, уставы,бакча һәм гаилә арасындагы килешүнең эчтәлеге

белән  таныштыру.                                                    

Октябрь

 

 

 

 

 

Мөдир

Өлкән тәрбияче

Шәфкать туташы

 

 

 

 

 

2.

 

Укыту-тәрбия эшендә яңа буын программаларын куллану ФДББ стандартлары белән танышу.

3.

Әти-әниләргә  бакчага түләү  кагыйдәләре турында аңлату

4.

Белем бирү һәм тәрбия бирүдә ике дәүләт теленең әһәмияте.

5.

Сәламәтлек зур байлык. Консультация.

6.

Фикер алышулар

 

 

II – җыелыш:

1.

Балагыз мәктәпкә бара.

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларының хәзерлек дәрәҗәсе буенча информация,әти-әниләргә киңәшләр,методик ярдәм 

Май

Мөдир

Өлкән тәрбияче

Шәфкать туташы

 

2.

Узган уку елына анлаиз ясау.

3.

Сәламәтлек карталары, мед.осмотр нәтиҗәләре.

4.

Фикер алышулар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бәйрәмнәр, күңел ачулар, ачык чаралар

 

Эш төре

Вакыты

Җаваплы тәрбияче

1

“Белем көн – 1 сентября”

Сентябрь

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

2

“Сөмбелә бәйрәме”

Октябрь

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

3

«Җәннәт әниләрнең аяк астында

Ноябрь

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

4

«Яңа ел» бәйрәм иртәләре

Декабрь

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

5

“Веселые колядки”

Январь

Тәрбяичеләр, рус теле тәрбиячесе

6

Кышкы уеннар “Зимние забавы”

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

7

“Ватанны саклаучылар көне”

Февраль

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

8

“Муса Җәлил- Батыр даны мәңгелек!”

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

9

“8 март-Халыкара хатын- кыз көне”

Март

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

10

“ А у нас – Масленица!”

Тәрбяичеләр, рус теле тәрбиячесе

11

“Нәүрүз мөбәрәкбат!”

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

12

“Хуш киләсез кошкайлар”

Апрель

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

13

“Путешествие в космос”

Тәрбяичеләр, рус теле тәрбиячесе

14

“Габдулла тукай- Бөек шагыйрь”

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

15

«1 май- Карга боткасы!»

Май

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

16

9 май- Бөек җиңүгә 77 ел!”

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

17

“Чыгарылыш кичәсе- 2022!”

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

18

“1 июнь- Балаларны яклау көне”

Июнь

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

19

“Күңелле сабантуйлар”

     Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе

 

Административ-хуҗалык эшләре.

 

1.

Гомүми җыелышлар:

-“Бакчаның хезмәтне саклау буенча эчке тәртип кагыйдәләрен беләсеңме?”

-Көзге бакча эшләрен кыска срокларда тәмамалау мәсәләсен карау.

- уку елына йомгак ясау

 

Сентябрь

 

Май

 

 

Мөдир

 

 

 

2.

Тарификацияне вакытында һәм кыска срокларда үтү.

 

Сентябрь

 

Мөдир

3.

Продукция һәм арзан материаллар отчетларын, хезмәткәрләрнең эшләгән һәм балаларның килгән көннәрен барлау ведомостьларын вакытында бухгалтериягә тапшырып бару.

 

 

Ел дәвамында

 

Мөдир

4.

Эшчеләрнең ял итү  графигын эшләү

Январь

Мөдир

 

5.

Арзан һәм тиз тузучан материалларны гамәлдән чы-

гару, инвентарьларны исәпкә алу комиссиясе эшенә 

уңай җирлек тудыру.

 

Декабрь-

апрель

 

Мөдир

 

6.

 

Кышкы чорда бакчага килүче юлларны кардан чистартуны тәэмин итү.

 

Декабрь-

март

 

Мөдир

 

7.

 

Бакча территориясен язгы чистарту эшләрен оештыру

 

Апрель

Мөдир,

барлык

хезмәткәрләр

 

8.

 

Агымдагы ремонт эшләренә йомгак ясау

 

Август

 

Мөдир

 

Балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтү буенча эш планы

Чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплылар

1

Педагогларга консультация “Балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтүне оештыру”

Переспектив планнар, программаларны һәм методик әсбапларны раслау

Август

Өлкән тәрбияче

2

Төркем бүлмәсендә һәм ата –аналар өчен “Юл йөрү кагыйдәләре” почмагын җиһазлау

Август

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

3

Балалар һәм ата- аналар арасында “Без юл кагыйдәләрен хөрмәт итәбез”( «Мы с дорогою на Вы») рәсеме конкурсы

Сентябрь

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

4

Макетлар конкурсы   «Куркынычсыз урам чаты»

(«Безопасный перекрёсток»)

Сентябрь

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

5

Акция «Игътибар, балалар!»

(Внимание, дети!)

Сентябрь

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

6

Табышмаклар – җаваплар кичәсе «Юл кагыйдәләрен беләбез» «Знают все мои друзья, знаю ПДД и я»

Сентябрь

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

7

Бөтендөнья юл хәрәкәте корбаннарын искә алу көненә туры китереп     Акция «Йөрәгебезне саклап калыгыз»(«Сохрани наше сердечко»)

Ноябрь

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

8

Күңел ачу кичәсе «Юл билгеләре илендә» В стране дорожных знаков»)

Февраль

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

9

Юл кагыйдәләрен өйрәтү

Ел дәвамында режим кысаларында

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

10

Юл кагыйдәләрен өйрәтү буенча дидактик уеннар ясау, күргәзмә әсбаплар сатып алу

Ел дәвамында

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

11

Видеофильмнар карау

Ел дәвамында

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

12

Рәсем ясау, әвәләү һәм кисеп ябыштыру. (Транспорт төрләре, шәһәр урамнары)

шөгыльләрдән тыш һәм буш вакытларда

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

13

Матур әдәбият уку

шөгыль барышында һәм буш вакытларда

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

14

Муниципаль чараларда катнашу

Ел дәвамында УО планы буенча

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

       
       

 

 

 

 

 

 

 

Балаларны җәйге сәламәтләндерү эше планы

Формасы

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1

Җәйге чорга инструктаж

Май

Мөдир

2

Хезмәт коллективының җыелышы, җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең бурычлары

Май

Мөдир, коллектив

3

Эшчеләрне беренчел ярдәм күрсәтү методларына өйрәтү  (травмалар, агуланулар, зарарлы бөҗәкләр тешләве)

Май

Мөдир, коллектив

4

 Санитар һәм гигиена таләпләре буенча, кояш һәм һава ванналары кабул итү өчен мәйданчыклар әзерләү

Даими,

Җәй буена

Мөдир, коллектив

5

 Юл кагыйдәләрен  өйрәнү буенча ата – аналар катнашы белән гамәли шөгыльләр уздыру.

Июнь

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

6

“Сабантуй – 2022 уеннары.Балалар һәм ата-аналар белән бергә “кул эшләреннән” күргәзмә.

Июнь

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

7

“Табигать -  туган йортыбыз” дигән темага  ата-аналар белән сөйләшү.

Июнь

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

8

Чәчәкләр бәйрәме

Июль

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

9

Рәсемнәр күргәзмәсе

Июль

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

10

Җәйге спортакиада

Июль

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр

11

Кул эшләре өчен табигый материаллар җыю

Җәй буена

Бөтен колектив һәм ата-аналар

Ата- аналар  комитетының эш планы

Эшнең эчтәлеге

Үткәрү вакыты

Җаваплылар

1

Устав, Балалар бакчасының коллдоговоры һәм эш планы белән танышу

Сентябрь

Комиссия әгъзалары

2

Ата-аналар комитетының  эш планын төзүдә катнашу

Октябрь

-

3

Гаиләнең тормыш-көнкүрешен , балаларны тәрбияләү шартларын өйрәнү

Ел барышында

-

4

Иң яхшы гаилә тәҗрибәсен өйрәнү

Декабрь

-

5

Стендлар ясау:

“Баланы гаиләдә тәрбияләү”

“Ата-аналар – безнең ярдәмчеләр”

Ел барышында

-

6

Төркемнәрдә  тәрбия, белем бирүне  систематик тикшерү

Төркем җыелышларында

-

7

Төркемнәрдә тәрбия һәм белем бирүнең торышы турында ата-наларга мәгълүмат бирү

Ел барышында

-

8

Ата-аналар җыелышларында катнашу һәм уздыруга хәзерлек алып бару

Даими

-

9

Ата-аналар белән  балалар   мәйданчыгын җиһазлауда өмәләр оештыру

Ел барышында

-

10

Балалар бакчасында бәйрәмнәр үткәрүдә ярдәм итү

Ел барышында

-

11

Ата-аналар комитетының эшенә нәтиҗә ясауда катнашу (отчет)

Август

-

13

Ашату нормаларын тикшерү, контрольдә тоту

Даими

 

14

Җиһазларны ремонтлауда булышу

Даими

 

Бакчаның метериаль базасыМәктәпкәчә белем бирү учреждениесе барлык кирәкле укыту җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Белем бирү бурычларын тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасы музыка залы, рус теле бүлмәсе, методик бүлмә заманча җиһаз һәм укыту-методик комплектлар белән тулыландырылган.

Балалар бакчасында 8 төркемдә 192 бала тәрбияләнә.

      Бакчаның балаларга белем һәм тәрбия бирүдә төп юнәлешләре:

 -Балаларга ике дәүләт телен өйрәтү эшчәнлегендә заманча технологияләр, укыту-методик комплектлар  кулланып эшләү;

-Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту, аларның  физик һәм психик үсеше өчен мөмкинлекләр тудыру;

-Балаларга халык  принципларына нигезләнеп, яңа педагогик алымнар кулланып, балаларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирүне дәвам итү;

-Балаларга экологик тәрбия бирүне, экологик күнекмәләр  формалаштыруны дәвам итү;

-Балалар бакчасы һәм гаиләнең хезмәттәшлеген арттыру.

- Балалар бакчасының төп бурычлары итеп милли-региональ компонентка таянып, милли мәдәният белүче һәм дәвам итүче шәхес формалаштыру һәм халык педагогикасы принципларны нигезләнеп, яңа педагогик алымнар кулланып балаларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирү торалар. Бу ике юнәлеш бер-берсен тулыландырып, үрелеп алып барыла.

 

Әйләнә-тирә мохитМәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шәһәрнең үзәгендә урнашкан. Балалар бакчасының уң ягында супермаркет, сул ягында Методик үзәк бинасы, артында 8нче урта мәктәп. Шәһәребездә барлыгы 19 балалар бакчасы булуына карамастан бакчага йөрүче балалар саны нормадан бик югары. Балаларның бакчага күп булып йөрүе балалар бакчаның ныклы материаль базасы булуында.   Балалар бакчасы шәһәребездә гомуми 8нче урта мәктәп, балалар китапханәсе, мәдәният йорты, “Дельфин”спорт үзәге, балалар иҗади үзәге,музей белән тыгыз элемтәдә тора.

 Кадрлар белән тәэмин ителү. Балалар бакчасының мөдире Хафизова Ләйлә Илмир кызы,югары белемле, беренче категорияле, педагогик стажы 13 ел. Өлкән тәрбияче югары белемле, педагогик стажы - 5 ел. 20 педагог:9 педагог махсус урта белемле һәм  11 педагог югары белемле. Арасыннан2 педагогюгары квалификацион  категориягә ия8беренче квалификацион категориягә,10 - категориясезБалалар бакчасында тәрбиячеләрдән тыш логопед, музыка җитәкчесе, рус теле тәрбиячесе бар. План нигезендә тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын арттыру буенча эзлекле эш алып барыла.  Тәрбиячеләр педагогик киңәшмә утырышларында үзләренең яңа укыту-методик комплектлар белән эшләү  буенча эш тәҗрибәләре белән бик  теләп уртаклашалар, киңәшләшәләр. Шулай ук тәрбиячеләр район, республика күләмендә узган балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча семинарларда теләп эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Педагогик коллективка яшь тәрбиячеләр өстәлделәр. Алар үзләренең эш стажлары аз булуына карамастан, тырышып эшлиләр, белмәгән әйберләрен өлкәнрәк яшьтәге остазлардан өйрәнәләр.

Балалар бакчасы базасында район һәм республика күләмендәге семинарлар бик уңышлы үтәләр.

Белем бирү процессы. Балалар бакчасында белем бирү процессы Н.Е.Веракса, Т.С. Комарова, М.А. Васильева редакциясендә чыккан «Туганнан алып мәктәпкә кадәр. Мәктәпкәчә мәгарифнең якынча төп белем бирү программасы», (ФГОС ка туры килә), 2014 ел, нигезендә алып барыла.

Парциаль программалар:

Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова  “Туган телдә сөйләшәбез”  2-3 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек, Казан “Фолиант”, 2012;

Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова  “Туган телдә сөйләшәбез”  3-4  яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек Казан “Фолиант”, 2012;

Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова  “Туган телдә сөйләшәбез”  4-5  яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек, Казан “Фолиант”, 2012; 

З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева  “Туган телдә сөйләшәбез”  5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек, Казан “Фолиант”, 2012;

С.М.Гаффарова,  Д.С.Гарипова  “Изучаем русский язык” методическое пособие для воспитателей детских садов  4-5 лет, 5-6 лет, 6-7 лет.

С.М.Гаффарова,  Д.С.Гарипова  “Изучаем русский язык”: программа, методические рекомендации, диагностика, Казань, 2013;

Р.К.Шаехова   Мәктәпкәчә балалар әлифбасы: “Авазларны уйнатып” , Казан,2011.

К.В.Закирова  “Балачак аланы”, балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен хрестоматия, Казан, 2011.

К.В.Закирова  “На поляне детства”, хрестоматия для воспитателей детских садов, Казан, 2011.

К.В.Закирова, Л.Р.Мортазина “Әй уйныйбыз, уйныйбыз”, балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма, Казан, 2013;

З.М.Зарипова “Үстерешле уеннар”, Казан, 2013      

З.М.Зарипова, А.Х.Габдрахимова “Балалар бакчасында   бердәм белем бирү эшчәнлеге”, Казан, 2013;      

М.Ф.Кашапова «Балалар бакчасында сөйләм үстерү программасы»,

Казан, 2004.

Программа по обучению детей русскому языку  г.Набережные Челны,2004

Л.Д.Глазырина «Методика физического воспитания детей дошкольного возраста», Москва, 1999.

К.В.Закирова «Гаиләдә, балалар бакчасында әдәплелек тәрбияләү программасы” , Казан,2005.

Р.К.Шаехова “Иҗади уеннан – укуга”.

С.Н.Николаева  «Юный эколог», 2006.

Р.А.Борһанова “Туган як табигате белән таныштыру”.

Е.В.Колесникова “Математика для детей 4-5 лет”.

Е.В.Колесникова “Математика для детей 5-6 лет”.

Е.В.Колесникова “Математика для детей 6-7 лет”.

 

 Укыту-методик комплектлар:

 татар балаларын  туган телендә сөйләшергә өйрәтү - «Туган телдә сөйләшәбез» (җитәкче Хазратова Ф. В.) - методик кулланма, эш дәфтәрләре, күрсәтмә һәм таратма материал;

  • татар балаларын рус теленә өйрәтү - «Изучаем русский язык» (җитәкче Гаффарова С.М.) - методик кулланма, эш дәфтәрләре, күрсәтмә һәм таратма материал, балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия, аудио һәм видеоматериал, мультимедиа;
  • мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын грамотага өйрәтү -  «Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы: авазларны уйнатып» (татар балалары өчен)  һәм  «Раз – словечко, два - словечко» кулланмасы, автор Шаехова Р. К. - , эш дәфтәрләре, тәрбиячеләр өчен  методик рекомендацияләр, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр өчен методик кулланма.

     Дисклар.

1.“Уйный-уйный үсәбез” 5яшь.

2.“Без иде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” , 6-7яшь.

3.Союзмультфильмнар №1.

4.Союзмультфильмнар №2.

5.Союзмультфильмнар №3.

      6.«Болтливая утка”.

      7.“Африканские приключения”.

8.“Бииләр читекләр”.

9.“Эх, пляшут наши сапожки”.

10.“Татарча сөйләшәбез” 4-5яшь.

11.“Шома бас”.

12.Мультимедийный проект.

13. Мультфильмы на татарском языке.

        Балалар бакчасында кулланылган программалар мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гомуми культура хәзинә үрнәкләре формалаштыру,  физик, интеллектуаль һәм шәхси сыйфатлар тәрбияләү һәм балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга юнәлтелгән.

      Балалар бакчасында укыту процессын оештыруда заманча формалар кулланыла: бердәм эшчәнлек төркемнәрдә һәм индивидуаль алып барыла. Мондый формаларны куллану тәрбиячегә, белем бирү максатларын,  балага якын килеп,  аның эшләү дәрәҗәсен, үзләштерү тизлеген исәпләп, төзергә мөмкинлек бирә. 

«Инновацион белем бирү технологияләрен куллану аша мәктәпкәчә белем бирү эчтәлеген яңарту» резолюциясе нигезендә 2012нче елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасы балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике дәүләт телен өйрәтү максатыннан яңа укыту-методик комплектлар кулланылышка кертелде. 

Педагоглар балаларда  кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүгә, табигать доньясына, кешеләргә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләүдә бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. Бакча педагогларының яшь буын тәрбияләүдә иң мөһим бурычларның берсе – баланың социаль-шәхси үсеше.

Балалар бакчасында предметлы-үстерешле тирәлекне яңарту процессы  бара.  Уен һәм дидактик материалның уңайлы һәм урынлы урнаштырылуы балаларга төрле эшчәнлекләр белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр тудыра.

Уен – балаларның төп эшчәнлеге. Уен вакытында булачак шәхеснең нигезләре салына. Бу үзенчәлекне исәпкә алып, төркемнәрдә : «Матурлык салоны», «Супермаркет», «Шифаханә»  һ.б.уен почмаклары булдырылды.

Балаларга эстетик тәрбия бирү буенча эшчәнлек тәрбия процессының төрле яклары белән бәйләнгән. Педагоглар балаларда уен, хезмәт эшчәнлегендә матур әдәбият һәм сәнгать әсәрләре аша эстетик зәвык тәрбиялиләр.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә музыкаль-сәнгать эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә.

Бакчаның музыка җитәкчесе  музыкаль белем бирү процессына иҗади якын килеп, балалар белән эшләүдә кызыклы алымнар кулланып һәр балага аерым якын килеп, балаларның төрле яклап тиешле югарылыктагы музыкаль белем алуларын тәэмин итә. Шундый максатчан эш нәтиҗәсендә бакчада тәрбияләнеп чыккан балаларның күбесе белем алуларын Сәнгать мәктәбендә дәвам итәләр, район Мәдәният йортында   оештырылган бию түгәрәкләренә йөриләр.

       Бакчада «Карга боткасы», «Гаиләм- зур байлыгым!», «Сабантуй», «Нәүрүз», «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе», «Яңа ел» иртәсе , «Әнием- алтыным», «Әти белән көчле мин!», «Сөмбелә», «Җиңү бәйрәме», « Күңелле Светофор» бәйрәмнәре, күңел ачу иртәләре билгеләп үтелә.

Балалар өчен курчак театрлары, сәламәтлек көннәрен бергәләп бәйрәм итү бик матур гадәткә әйләнде.

Балаларның сынлы сәнгатьтә иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Классик рәссамнарның әсәрләре белән, халыкларның декоратив-гамәли  сәнгате үрнәкләре белән танышалар.

Нәфасати эшчәнлектә төрле технологияләр, алымнар куллануга, композиция, материал, сюжет сайлауга ирек бирү, балага үз-үзен күрсәтә алуга мөмкинлек бирә, иҗат итү һәм танып белү сәләтен үстерү.

План нигезендә башкарылган максатчан эш нәтиҗәсендә балаларыбыз рухи яктан баедылар, аларның иҗат мөмкинлекләре ачылды,  нәфасати эшчәнлекләрдә уңай күнекмәләр формалашты.  

Сәламәтләндерү эше.

Физкультура-сәламәтләндерү эшен дөрес оештыру нәтиҗәсендә балаларның авыру очракларыкүрсәткече сизелерлек кимеде. Бу тотрыклы күрсәткечнең төп факторлары булып түбәндәгеләр тора:

-                      медицина кабинеты булуы;

-                      спортмәйданчыгы булуы;

-                      мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең медицина кадры белән тәэмин ителеше (шәфкать туташы)

Балалар арасында авырулар очракларын киметү максатыннан сезонлы тын юллары авырулары кискенләшкән вакытларда, профилактика чаралары үткәрелә: фитотерапия,  поливитаминннар кабул итү, чыныктыру чаралары, үз-үзеңне массажлау, сулыш гимнастикасы ясау. Физик культура эшчәнлегендә баланың умыртка баганасын дөрес формалашырга ярдәм итәрлек күнегүләр кертелә. Табиблар (педиатрлар) күзәтүендә 5-7 яшьлек балаларның диспансеризация үтүенә зур игътибар бирелә. Нинди дә булса  патологияләр ачыкланса  сәламәтләндерү буенча чаралар билгеләнә.

Әти-әниләр белән эшБелем бирү процессында катнашучыларның берсе булып тәрбияләнүчеләрнең  әти-әниләре (законлы вәкилләр) тора. Алар арасындагы мөнәсәбәт гамәлдәге законга,  балалар бакчасы Уставына, әти-әниләр һәм балалар бакчасы арасындагы килешүгә таянып, җайга салына. Әти-әниләр һәм балалар бакчасы арасындагы килешү һәр гаилә белән аерым төзелә,  һәм ул баланың бакчада булган вакытында уңай шартлар тудырырга һәм аның индивидуаль узенчәлеген, мөмкинлекләрен, әти-әниләрнең таләпләрен, теләкләрен  исәпкә алып, белем бирү өлкәләренең барлык төрен тәкъдим итүне гарантияли. Безнең балалар бакчасында әти-әниләргә белем бирү процессына, тәрбия чараларына катнашырга, тәрбияче белән балаларның эшчәнлеге барышында, режим моментларына ирекле рәвештә керергә мөмкинлекләр бирелә. Тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән традицион формадагы эшләр: консультацияләр, очрашулар, әңгәмәләр, җыелышлар тәрбия өлкәсендә билгеле бер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта җитәкчелекнең, бакча педагогларының, әти-әниләрнең тыгыз элемтәдә булуы, бердәм эшчәнлек алып баруы бигрәк әһәмиятле. Моны тормышка ашыру максатыннан яңа төр эшчәнлек формаларын әти-әниләргә тәкъдим итәбез: күргәзмәләр, бергә оештырган спорт бәйрәмнәре. “Ачык ишекләр көннәре”, әти-әниләр белән балаларның бергә ясаган иҗади эшләр күргәзмәләре. Өлкәннәр белән балаларның бердәм эшләве, аларның дусларча тыгыз элемтәдә булуы, алар арасында уртак кызыксыну булу – балада эмоциональ комфорт тудыра.

Әти-әниләрнең балалар бакчасында көнлек режим, туклану, сәламәтләндерү, белем бирү, күңел ачу эшчәнлекләре, баланың бакчадагы яшәү шартлары, аларның бакчага карата мөнәсәбәте, педагогларның һөнәри осталыклары хакында булган фикерләрен өйрәнгәннән соң түбәндәгеләр ачыкланды: әти-әниләр бакча коллективына. Аның җитәкчелегенә ышаныч белдерәләр һәм гомумән алганда балалар бакчасының эшчәнлегеннән бик кәнәгать.

 Күпчелек әти-әниләр эш нәтиҗәләре белән кызыксыналар, ләкин гаилә белән бакча арасындагы бердәм эшчәнлекнең әһәмиятен тулысынча  аңлап җиткермиләр, шуның өчен дә белем бирү процессына тиешенчә катнашып, кереп китә алмыйлар. Шулай итеп, балаларга белем бирүдә бердәм тырышлыкның көчен аңлап уңай нәтиҗәләргә ирешергә теләүче әти-әниләр белән җитәрлек дәрәҗәдә кызыксынмаган, белем бирү өлкәсенең асылына төшенеп җитмәгән әти-әниләр арасында күпмедер каршылыклар килеп чыга. Бу проблема чишүне балалар бакчасында, гаиләләрдә заманча таләпләргә туры килгән традицион булмаган эш ысулларын кулланып, аларга таянып, дәвамлы рәвештә хәл итәчәкбез. Ә моның өчен тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре белән  партнерлык мөнәсәбәтне үстерүне үз югарылыгына җиткерергә  кирәк.

Башка оешмалар белән элемтә.

 Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шәһәребездәге 11нче татар гимназиясе , музей, балалар китапханәсе белән тыгыз элемтәдә тора. Шулай ук район үзәгенең культура-агарту үзәкләре белән дә бердәм эшләр алып бара. Алар белән хезмәттәшлек итү  мәктәпкәчә мәгариф системасына куелган яңа таләпләрдә уңышлы ориентлашырга, үзенең эшчәнлеген психология һәм педагогика өлкәсендәге казанышларны һәм социум таләпләрен искә алып,   вакытында коррекцияләргә мөмкинлек бирә. Шәһәр мәдәният үзәгендә, сәнгать мәктәбендә үткәрелгән чараларда катнашу балаларның эмоциональ һәм эстэтик кичерешләрен баета.