Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №4 города Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Лениногорск шәһәренең 4нче санлы балалар бакчкасы "
Визитная карточка
Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Тукая, д. 27А |
Телефон: | +7(855)-955-75-33 |
E-Mail: | lensk_dou33@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4" |
Руководитель: | Низамова Гульфия Яхиевна |
Год основания учреждения: | 1961 |
У нас учатся: | 124 |
У нас учат: | 11 |
Новостной блок детского сада/ Балалар бакчасы яңалыклары
"Нәүрүз мөбәрәкбат!"
Опубликовано: 21.03.2022Нәүрүз мөбәрәкбат!!!
21нче март көнне әби-бабаларыбыз “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрә торган булганнар. Балалар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр. Гореф-гадәт буенча бу көнне кешеләр күңел ачканнар, шатланганнар, төрле милли ризыклар әзерләгәннәр, кунакка йөргәннәр.
Бүген шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре бакчабызда “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрделәр. Әлеге бәйрәм борынгы гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү, халык йолаларын искә төшерү һәм дәвам итү максатыннан үткәрелде.
Әкият геройлары Нәүрүзбикә, Убырлы карчык, Кыш бабай катнашында үткәрелгән театральләштерелгән тамаша татар халкының милли уеннары, җыр-биюләре белән үрелеп барды. Балалар бик теләп «Капчык белән йөгерү», «Аркан тарту», «Капкалы», «Кашыкка йомырка куеп йөгерү», «Көн-төн», «Чүлмәк вату» уеннарында бик теләп катнаштылар. Кыш һәм Нәүрүзбикә арасында узган ярышлар бәйрәмнең иң истә калырлык мизгеле булгандыр мөгаен.
Нәүрүзбикә әлеге ярышларда үзенең булдыклылыгы, җитезлеге, яшьлеге белән җиңеп чыкты. Бәйрәм барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, күңел ачтылар, язның килүенә сөенделәр.
Бакчабыз исеменнән Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
К списку новостей