Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №4 города Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Лениногорск шәһәренең 4нче санлы балалар бакчкасы "
Визитная карточка
Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Тукая, д. 27А |
Телефон: | +7(855)-955-75-33 |
E-Mail: | Gulfiya.Nizamova4@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4" |
Руководитель: | Низамова Гульфия Яхиевна |
Год основания учреждения: | 1961 |
У нас учатся: | 124 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №4 города Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Лениногорск шәһәренең 4нче санлы балалар бакчкасы " - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Бакчабыз Мәгариф идарәсе өлкән тәрбиячеләрен кунак итте. 26.10.2022
26 октябрь көнне, "Балаларга туган(татар) телебезне өйрәтүнең уңышлы шарты буларак балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәпнең дәвамлы эшчәнлеге" эш тәҗрибәсе белән уртаклашу утырышы булып үтте. Бакчабыз, республиканың Мәгариф идарәсе өлкән тәрбиячеләрен кунак итте.
-
"Аулак өйдә кунакта" 24.10.2022
"Аулак өйдә кунакта"
24 октябрь көнне бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме11нче гимназиягә "Аулак өй"гә , күңел ачуга кунакка бардык. Шарапова Зөмәрә җитәкчелегендәге 3нче класс укучылары безгә аулак өй күренешен күрсәттеләр. Аннары бакчабыз балалары белән җырлы биюле уеннар уйнадылар, мәкальләр әйтештеләр. Балаларыбызга бик ошады! -
Лениногорск - яшел бишегем! 24.10.2022
Лениногорск – яшел бишегем!
Ленин исемен йөрткән
Гүзәл яшлек шәһәре син
Илнең алтын хәзинәсе
Тиңдәшсез җәүһәре син!
Кара алтын табучының
Бездә юик уңганнары
Һәрбер эштә, һәрбер төштә
Алдынгы булганнары.
Октябрьнең җылы, кояшлы көнендә мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары белән шәһәр буенча экскурсиягә чыктык.
-
Муниципальный конкурс "Многонациональный Лениногорск- Радуга дружбы 2022" 24.10.2022
26 нчы октябрь көнне Мәдәният сараенда "Дуслык күпере - күпмилләтле Лениногорск" муниципаль конкурсы булып узды. Бакчабыз балалары уңышлы чыгыш ясап, лаеклы урыннар алдылар.
-
"Айсылу" балалар театры бездә кунакта 21.10.2022
21нче октябрьдә гимназиянең Шарапова Зөмәрә Ләбип кызы җитәкчелегендәге “Айсылу” балалар театры безне “Алмалар” спектакле белән балаларны сөендерде. Бакчабыз балалары сокланып яшь артистларның уйнавын карады. Театрдан соң, театр җитәкчесе Шарапова Зөмәрә Ләбип кызы, тәрбиячеләр өчен театр эшчәнлеге буенча мастер- класс үткәрде.
-
Акция по ПДД "Дай шанс засветиться" 19.10.2022
Акция «Дай шанс засветиться!»
В нашем детском саду в целях сокращения количества автоаварий с участием несовершеннолетних пешеходов и популяризации использования юными пешеходами светоотражающих элементов в период с 17 по 21 года октября мы провели профилактические мероприятия «Дай шанс засветиться!»
Цель акции — привлечь внимание детей и родителей в необходимости использования светоотражательных элементов, формирование и закрепление основных правил безопасного поведения при передвижения темное время суток. В вечернее и ночное время на плохо освещённых участках дорог водитель намного раньше и с довольно большого расстояния заметит пешехода, у которого присутствует хотя бы один светоотражающий элемент на верхней одежде.
В рамках проведения акции были спланированы и проведены ряд мероприятий с воспитанниками, родителями, а также с сотрудниками ДОУ.
Для родителей были разработаны информационные буклеты, памятки для родителей .
— Проведены беседы с детьми на тему: «Фликер – зачем ты нам?»
— В группах оформлены информационные стенды для родителей «Для чего нужны в одежде светоотражающие элементы».
Провели показ презентаций для дошкольников: «Правила дорожного движения».
Итогом акции: сотрудники совместно с детьми изготовили фликеры, 60% детей имеют светоотражающие элементы (браслеты, значки, наклейки).
Использование данных мероприятий способствует обогащению и расширению знаний детей о правилах дорожного движения. Фликер на одежде – на сегодняшний день реальный способ уберечь ребенка от травмы на неосвещенной дороге.
-
Мәктәпкә кунакка! 14.10.2022
Безнең 4 нче “Карлыгач" балалар бакчасы белән шәһәребезнең 11 нче татар гимназиясе арасында ныклы элемтә урнашкан. Октябрьдә без план буенча, мәктәпкә хәзерлек балалары белән “ачык ишекләр көне”нә, беренче класска кунакка бардык, укытучылар белән таныштык, бакчабызны тәмамлаган башлангыч сыйныфта укыган балалар белән очраштык, парталарга утырып укучы роленә кереп карадык. Мондый очрашулар балаларны дәртләндерә, сокландыра һәм укырга бару теләген көчәйтә.
-
Без көзне яратабыз! 07.10.2022
Көзге чорда табигатьтә булган үзгәрешләр, үсемлекләр һәм кошлар дөньясына булган үзенчәлекләр турында белемнәрен гомумиләштерү өчен бакчабызда берсеннән– берсе кызыклы шөгелләр үткәрелә. Ә көзге күренешләрнең үзенчәлекләрен өйрәнүдә алган белемнәр, интеллектуаль үсешне арттыра.
Шөгылләрнең бурычлары:
- табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрен актуальләштерү.
- тере булмаган табигатьнең әйләнә-тирә юнь белән бәйләнешен өйрәтү.
- “көз”, “яшелчә”, “ җиләк-җимеш”, “кошлар” темасы буенча белемнәрен баету.
- күзәтүчәнлекләрен һәм кызыксынучанлыкларын арттыру.
- диологик сөйләмне камильләштерү, сүзлек запасын баету.
- туган як табигатенә соклану хисләре,сакчыл караш тәрбияләү.
-
Өлкәннәрне зурлыйбыз! 06.10.2022
Урамда алтын көз, елның иң бай һәм иң матур фасылы. Шундый матур көннәрнең берсендә, безнең өчен бик кадерле, якын, хөрмәтле булган өлкәннәребезне, бәйрәм белән котларга бакчабызга чакырдык. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кунакларыбызга бәйрәм концерты бүләк итте.
Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, хөрмәтле өлкән хезмәттәшләребез, сезне шушы олы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. 1 октябрь ел саен Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без өлкәннәрне тәбриклибез. Буыннар чылбыры өзелмәсен иде! Сезнең киңәшләрегез яшь буынга һәрвакыт кирәк. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.
-
27 сентябрь- Балалар бакчасы хезмәткәрләре көне. 27.09.2022
27 сентябрь — Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!
Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм бакчабыз хезмәткәрләре! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтебездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыбыз да тәүфиклы, акыллы, сау- сәламәт булсыннар!
Дорогие наши коллеги! Пускай под крышей нашего любимого детского сада всегда царит добрая, светлая и хорошая атмосфера. Желаем каждому из вас всегда чувствовать себя счастливыми и всегда находить повод для улыбки. С праздником!