"Кибет киштәләрендә ниләр бар?"
"Кибетләр" атналыгы кысаларында "Чәчәкләр" уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр төрле кибетләрдә нинди продуктлар сатылуы турында сөйләштеләр. Балаларны "Җиләк-җимеш", "Яшелчәләр", "Ярмалар" төшенчәләре белән таныштыру дәвам ителде, балалар аларны танып белергә өйрәнделәр. Уен почмакларында кибетләрнең төрле бүлекләре оештырылды, әлеге темага төрле уеннар уйнадылар.