Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества "Галактика" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «Балалар иҗат үзәге «Җиһан»
Визитная карточка
Адрес: | 422110, РТ, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Ленина, д.31 |
Телефон: | +7(84364)4-05-05 (директор), 4-05-06 (приемная), 4-05-08 (методический кабинет) |
E-Mail: | cvr_kukmor@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО "ЦДТ "Галактика" Кукморского муниципального района РТ |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Усманова Лира Рафисовна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 1395 |
У нас учат: | 55 педагогов, из них 8 - основных, 47 - совместителей |
Новости Центра
“Зарница – 2023”/«Аҗаган-2023”
Опубликовано: 11.04.202311 нче апрель көнне ”М.М. Мансуров исемендәге Зур Кукмара урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә һәм “Ялкын” яшьләр клубында «Аҗаган” Бөтенроссия хәрби –патриотик уеннарының район этабы үткәрелде. Уеннарда 24 белем бирү оешмаларыннан 25 команда катнашты. Барлыгы 268 укучы “Ашыгыч ярдәм күрсәтү”, “Сафка тезелү”, “Росcия тарихы”, “Гәүдә күтәрү”, “Автоматтан төз ату”, “Автоматны сүтеп кору”, “3 метрга йөгерү” буенча көч сынаштылар. Кечкенәләр төркеме арасында I урынны “Кукмара шәһәре Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназия”, җитәкчеләре Гилаев Фәрхәт Мөбәрәк улы, II урынны “Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе”, җитәкчеләре Шакиров Айрат Васил улы; III урынны “К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназия”се, җитәкчеләре Багавиев Руслан Зөфәр улы яуладылар.
Зурлар төркеме арасында I урынга - «А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей», җитәкчеләре Шайдуллин Ришат Рафыйк улы, II урынга “Кукмара шәһәре Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназия”, җитәкчеләре Гилаев Фәрхәт Мөбәрәк улы; III урынга “Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”, җитәкчеләре Шәфигуллин Ильшат Кәримулла улы лаек булдылар. Барлык командаларны да җиңүләре белән котлыйбыз!
К списку новостей