Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества "Галактика" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «Балалар иҗат үзәге «Җиһан»
Визитная карточка
Адрес: | 422110, РТ, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Ленина, д.31 |
Телефон: | +7(84364)4-05-05 (директор), 4-05-06 (приемная), 4-05-08 (методический кабинет) |
E-Mail: | cvr_kukmor@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО "ЦДТ "Галактика" Кукморского муниципального района РТ |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Усманова Лира Рафисовна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 1395 |
У нас учат: | 55 педагогов, из них 8 - основных, 47 - совместителей |
Новости Центра
«Международный день птиц»/“Халыкара кошлар көне”
Опубликовано: 01.04.2023Балаларның экологик культураларын арттыруга теләктәшлек итү, кеше белән табигатьнең бәйләнеше турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан 1 нче апрель көнне А.М. Булатов исемендәге ял паркында, “Халыкара кошлар көне” экологик бәйрәм кысаларында, сыерчык оялары ясау буенча бәйге үтте. Бәйгегә 29 белем бирү учреждениеләреннән 250 сыерчык оясы тәкъдим ителде. Мәктәп җитәкчеләре, хезмәт укытучылары, укучылар бәйгегә яхшы әзерләнгәннәр. Алар уңайлы, оригиналь, яхшы, сыерчык оялары ясаганнар. Шәһәр мәктәпләре арасында:
1 урын – “Кукмара шәһәре Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназия”, “Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе”.
2 урын– «А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей».
3 урын– “Кукмара 3 нче номерлы урта мәктәбе”.
Авыл мәктәпләре арасында:
1 урын – “Зур Сәрдек гимназиясе”, «Түбән Өскебаш урта мәктәбе».
2 урын– «Туембаш авылы мәктәбе», «Мәмәшир урта мәктәбе», “Олыяз урта мәктәбе”, “Урта Комар мәктәбе”;
3 урын – «Түбән Үрәс урта мәктәбе”, “Лельвиж урта мәктәбе”, “Байлангар урта мәктәбе”, “Нырья урта мәктәбе”.
Шулай ук “Креатив сыерчык оясы”, “Мастер класс”, “Иң уңайлы сыерчык оясы”, “Калдыклардан ясалган иң яхшы сыерчык оясы” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.
К списку новостей