Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества "Галактика" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «Балалар иҗат үзәге «Җиһан»
Визитная карточка
Адрес: | 422110, РТ, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Ленина, д.31 |
Телефон: | +7(84364)4-05-05 (директор), 4-05-06 (приемная), 4-05-08 (методический кабинет) |
E-Mail: | cvr_kukmor@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО "ЦДТ "Галактика" Кукморского муниципального района РТ |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Усманова Лира Рафисовна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 1395 |
У нас учат: | 55 педагогов, из них 8 - основных, 47 - совместителей |
Новости Центра
«Без бергә»
Опубликовано: 04.04.2023 Халык иҗаты өлкәсендә балалар сәләтен үстерү, балаларның шәхси уңышлары, аларны Россиянең этномәдәни мирасы кыйммәтләренә җәлеп итү максатыннан 2023 елның 4 апрелендә «Без берга» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабы узды. Мамадыш, Кукмара, Әтнә, Теләче, Балтач, Саба һәм Менделеевск районнары вәкилләре чарада актив катнаштылар.
Фестиваль кысаларында «Россия сувенирлары» декоратив – кулланма әйберләр конкурс-күргәзмәсе узды. Күргәзмәнең тематикасы «Минем халкым мирасы» иде. Анда укучылар халык һөнәрчелек мәдәнияте традицияләрендә эшләнгән, тукыма, җеп, тире, агач, каен, балчык, металл материалларыннан эшләнгән эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр.
«Россия халыкларының этнографик мозаикасы» халык иҗаты конкурсы 9 номинация: халык вокалы, халык вокаль ансамбле, хореография, нәфис уку, театр иҗаты, мода театры, инструменталь ансамбль, иҗади гаилә һәм иҗади канатлар номинацияләре буенча уздырылды Кукмара муниципаль районыннан 110 нан артык укучы, 20 җитәкче үзләренең конкурс чыгышларын тәкъдим итте. Зона этабы җиңүчеләре һәм призерлары фестивальнең республика этабында катнашачак.
К списку новостей