Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества "Галактика" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «Балалар иҗат үзәге «Җиһан»
Визитная карточка
Адрес: | 422110, РТ, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Ленина, д.31 |
Телефон: | +7(84364)4-05-05 (директор), 4-05-06 (приемная), 4-05-08 (методический кабинет) |
E-Mail: | cvr_kukmor@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУ ДО "ЦДТ "Галактика" Кукморского муниципального района РТ |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Усманова Лира Рафисовна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 1395 |
У нас учат: | 55 педагогов, из них 8 - основных, 47 - совместителей |
Новости Центра
«Нам этот мир завещано беречь!»/“Безгә бу дөньяны сакларга васыять ителгән!”
Опубликовано: 01.03.2023Сугыш елларындагы җырлар һәм шигырьләр…. Никадәр күп иҗат ителгән алар! Алар барысы да матур һәм онытылмаслык. Ватанга мәхәббәт һәм үз халкың өчен горурлык, бурыч хисе, уртак эш өчен җаваплылык, намус һәм гаделлек бар аларда. 2023 елның 28 февралендә “Җиһан” балалар иҗат үзәгендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында туган Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан һәм һәлак булганнар истәлегенә багышланган “Безгә бу дөньяны сакларга васыять ителгән!” төбәкара патриотик җыр һәм шигырьләр фестиваленең йомгаклау этабы узды. Фестивальнең читтән торып үткәрелгән этабында Татарстан Республикасының Нократ Аланы шәһәреннән, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Теләче районнарыннан 110 укучы катнашты. Фестивальнең йомгаклау этабына Татарстан Республикасының 29 гомуми белем бирү оешмасыннан һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәреннән барлыгы 66 конкурсант килде. Алар арасында 29 солист, 37 шигырь сөйләүче бар иде. Фестивальдә катнашучыларның барысының да югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтәсем килә. Конкурста туган җирнең киңлекләре турында композицияләр, шулай ук курку белмәс солдатларның батырлыклары, Рәсәй армиясенең көчлелеге турында шигырьләр яңгырады.
К списку новостей