МУ «Управление образования Исполнительного комитета Кукморского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Рабочий переулок, д. 7 |
Телефон: | 8(843)642-70-68 |
E-Mail: | KukmorUO.priemnaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Ахмадуллин Ильфат Ильясович |
Новости Отдела образования
Семинар-практикум для учителей татарского языка и литературы\ татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-практикум
Опубликовано: 25.04.20252025 нче елның 25 нче апрелендә Кукмара шәһәренең А,М.Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда “Татар телен укытуда заманча һәм нәтиҗәле ысуллар” темасына районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-практикум узды. Семинарда катнашучыларны лицейның директор урынбасары Л.Р. Сәйфуллина сәламләде, лицейда милли белем һәм тәрбия бирүнең торышы белән таныштырды. Катнашучылар төрле ачык дәресләрдә, мастер-классларда, сыйныф сәгатендә, сыйныфтан тыш чараларда булдылар. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына, Җиңүнең 80 еллыгына, Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган күргәзмәләр оештырылган иде. Семинар “Тукай килә безгә язлар белән” дигән әдәби карусель белән тәмамланды.Лицей укытучыларының эш тәҗрибәсе катнашучылар тарафыннан уңай бәяләнде. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге очрашу эшлекле, әһәмиятле һәм файдалы булды.
25 апреля 2025 года в Многопрофильном лицее им.А. М. Булатова города Кукмора состоялся семинар-практикум для учителей татарского языка и литературы района на тему “Современные и эффективные методы обучения татарскому языку”. Участников семинара приветствовала заместитель директора лицея Л. Р. Сайфуллина, ознакомившая с состоянием национального образования и воспитания в лицее. Участники посетили различные открытые уроки, мастер-классы, классный час, внеклассные мероприятия. Были организованы выставки, посвященные событиям Великой Отечественной войны, 80-летию Победы, 139-летию со дня рождения Габдуллы Тукая. Семинар завершился литературной каруселью” Тукай приходит к нам весной". Опыт работы преподавателей лицея был оценен участниками положительно. Для учителей татарского языка и литературы района эта встреча была деловой, значимой и полезной.
К списку новостей