МУ «Управление образования Исполнительного комитета Кукморского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Рабочий переулок, д. 7 |
Телефон: | 8(843)642-70-68 |
E-Mail: | KukmorUO.priemnaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Ахмадуллин Ильфат Ильясович |
Новости Отдела образования
Районный фестиваль «Халкым минем» / Район фестивале “Халкым минем”
Опубликовано: 20.02.20232023нче елның 20 февралендә Кукмара 3нче урта мәктәбе базасында Халыкара туган тел көне уңаеннан, Халыкларның мәдәниятләре һәм традицияләре елы кысаларында “Халкым минем” дип исемләнгән район фестивале булып үтте. Фестивальне Кукмара музыка мәктәбенә йөрүче укучыларның оркестры ачып җибәрде. Сәхнәгә алып баручылар чыкты һәм фестивальне ачып, Халыкара туган тел көненең ЮНЕСКО тарафыннан тәкъдим ителеп, билгеләп үтелә башлавын ассызыкладылар. Халыкара туган тел көне – 21нче февральдә билгеләп үтелә. Тантананы ачу өчен сүз Мәгариф идарәсенең өлкән метадисты Таһир Газизович Нәбиевка һәм Кукмара шәһәренең 3нче мәктәп директоры Диләрә Хәкимовна Ганиевага бирелде, алар җылы, матур теләкләрен теләделәр. Сүз мәктәпләргә бирелде, “Ошторма-Юмья урта мәктәбе”ннән килгән укучылар сәхнәне үзләренең биюләре белән җылыттылар, “Почкучук урта мәктәбе”ннән килгән укучылар бик оста итеп мари биюен башкардылар, “Село-Чура урта мәктәбе”ннән килгән бертөркем укучылар сәхнәне тулыландырып, үзләренең матур керәшен биюен башкардылар. “Зур Сәрдек гимназиясе” укучысы курайда моңлы көй сузды, “Кукмара шәһәренең 1нче гимназиясе” кызлар-триосы моңлы итеп җыр башкардылар. Чарлы мәктәбе укучысы рус халык биюен башкарды. Концерт номерлары беткәч, телләргә караган үзәкләрнең эшенә старт бирелде. Мәктәпләрдән килгән командаларга маршрут бите өләшенде һәм һәр станциядә булып, командалар биремнәр үтәделәр. Удмарт, мари, рус, татар, керәшен һәм 3нче мәктәп укытучылары әзерләгән станцияләрдә командалар биремнәр үтәделәр, милләтләр турындагы белемнәрен ныгыттылар, яңалыклар алдылар.
20 февраля 2023 года на базе Кукморской средней школы №3 состоялся районный фестиваль «Халкым минем» в рамках Года культур и традиций народов. Мероприятие было приурочено к Международному дню родного языка, который отмечается 21 февраля. Фестиваль был открыт оркестром учащихся Кукморской музыкальной школы. Для открытия церемонии было предоставлено слово старшему метадисту Управления образования Тагиру Газизовичу Набиеву и директору школы №3 города Кукмора Диляре Хакимовне Ганиевой. Учащиеся из МБОУ “Ошторма-Юмьинская средная школа” согрели сцену своими танцами, учащиеся МБОУ “Почкучукская средняя школа” мастерски исполнили марийский танец, дети из МБОУ “СОШ с. Село Чура” дополнили сцену своим красивым танцевальным номером. Ученик МБОУ «Гимная с. Большой Сардек» исполнил мелодию на курае, трио из МБОУ «Гимназия №1 г. Кукмор» исполнили песню, ученик МБОУ “Чарлинская средняя школа” порадовал присутствующих русским народным танцем. После окончания концертных номеров был дан старт работе центров по языкам. Командам, приехавшим из школ, раздали маршрутный лист, посещая каждую станцию, ребята выполняли задания.
На станциях, подготовленных учителями, были задания об удмартской, марийской, русской, татарской, кряшенской культурах, команды выполняя задания, актуализировали знания о национальных культурах , получали для себя новую информацию.
К списку новостей