МУ «Управление образования Исполнительного комитета Кукморского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Рабочий переулок, д. 7 |
Телефон: | 8(843)642-70-68 |
E-Mail: | KukmorUO.priemnaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Ахмадуллин Ильфат Ильясович |
Новости Отдела образования
Районный конкурс “Туган телдә сөйләшәм мин” / Район бәйгесе “Туган телдә сөйләшәм мин”
Опубликовано: 20.02.20232023нче елның 20 февралендә Кукмара шәһәренең №3 “Кояшкай” балалар бакчасы базасында якташ шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләүчеләр өчен “Туган телдә сөйләшәм мин” дип исемләнгән район бәйгесенең икенче туры үткәрелде. Бәйге Халыкара туган тел көне уңаеннан, милләтләрнең мәдәнияте һәм традицияләре елы кысаларында булды. Бәйгенең максаты балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, туган як язучыларының әсәрләрен күбрәк таныту, туган телгә карата сакчыл караш тәрбияләүне үз эченә алды. Бәйгенең беренче турына эшләр йөздән артык кабул ителде. Шулардан икенче турга 25 эш үтте. Бәйге өч юнәлештә үткәрелде: шигырь сөйләүчеләр, җыр җырлаучылар һәм әкият сәхнәләштерүчеләр. Әмма ләкин эшләрнең күплеге һәм Кукмарада туып-үскән язучыларның әсәрләрен шуның кадәр күп сайланып алуы, балаларның башкару осталыклары жюрида эшләүчеләрнең эшен тагын да катлауландырды. Жюрида Кукмарада яшәп, иҗат итүче Рафилә Фәттахова да чакырылган иде. Балаларны үзенең балалар өчен язылган шигырьләрен укып сөендерде. “Салават күпере” балалар бакчасыннан килгән Кондрашина Каринаның чыгышы челтерәп аккан чишмә тавышы белән башланып китте һәм бер сулыштан тыңланды. “Зур Сәрдек” балалар бакчасыннан килгән Ганиева Ализәнең шигырь сөйләве бармагына килеп кунган бал кортының безелдәве белән аерылып торды. “Кояшкай” балалар бакчасының “Кояш нурлары” төркеме моңлы тавышлары белән залны тулыландырды, “Кыңгырау” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Галиуллина Илүзә һәм Хәбибуллина Сәйдә “Тал песие” җырын бик оста башкардылар. Гран-Прига “Зур Кукмара урта мәктәбенең” мәктәпкәчә төркеменнән килгән Ризван Исмәгыйлев лаек дип табылды. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Зур көч куеп, тырышлык белән әзерләгән тәрбиячеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Алдагы эшләрендә дә уңышлар телибез.
20 февраля 2023 года на базе детского сада №3 «Солнышко» г. Кукмор прошел районный конкурс “Туган телдә сөйләшәм мин” в рамках Года культуры народов и традиций, приуроченного к Международному дню родного языка. Целью конкурса было воспитание у детей патриотических чувств, популяризация произведений писателей родного края, воспитание бережного отношения к родному языку. На первый тур конкурса было принято более ста работ. Из них во второй тур прошли 25 участников. Однако обилие работ и столь много подборов произведений уроженцев Кукмора, мастерство исполнения детей еще более усложнили работу жюри. Выступление Кондрашиой Карины из детского сада «Радуга» началось звонким звоном родника и слушалось на одном дыхании. Ганеева Ализа, приехавшая из детского сада «Большой Сардек», отличилась жужжанием пчелы, севшей на палец по стихотворному рассказу. Группа «Солнечные лучики» детского сада «Солнышко» своим звонким голосом пополнила зал, воспитанники детского сада «Колокольчик» Галиуллина Илюза и Хабибуллина Саида мастерски исполнили песню «Тал песие». Гран-при был удостоен Ризван Исмагилов из дошкольной группы «Большекукморская средняя школа». Все участники были награждены дипломами и памятными подарками. Выражаем искреннюю благодарность воспитателям, которые с большим трудом подготовили их и желаем удачи.
К списку новостей