МУ «Управление образования Исполнительного комитета Кукморского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Рабочий переулок, д. 7 |
Телефон: | 8(843)642-70-68 |
E-Mail: | KukmorUO.priemnaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Ахмадуллин Ильфат Ильясович |
Новости Отдела образования
Төбәкара фәнни-практик конференциясе
Опубликовано: 08.04.20222022 елның 8 апрелендә “К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясендә” “Хәзерге җәмгыятьтә туган телләр” дигән темага Төбәкара фәнни-практик конференция булды. Конференциядә жюри составында Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтының татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Галиуллина Гөлшат Рәис кызы, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтының татар теле белеме кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Харисов Фираз Фахраз улы, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтының татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Кузьмина Халисә Хатип кызы эшләде. Конференция эше 5 юнәлешкә бүленде. “Полиэтник киңлектә туган телнең үсеше һәм таралуы”, “Филологиянең актуаль мәсьәләләре”, “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү шартларында телләр укыту”, “Телне үстерүдә яңа технологияләр” секцияләрендә укытучылар үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр һәм югары бәя алдылар. “Идел буе халыкларының телләрен укыту һәм өйрәнүдә җирле материалларны куллану” секциясендә укучыларның эшләре тыңланы. Конференция эшчәнлеген оештырган, кунаклар кабул иткән “К.Ф. Шакиров им. Зур Сәрдек гимназиясе” коллективына һәм җитәкчелегенә рәхмәт, алдагы эшләрендә иҗади уңышлар телибез.
К списку новостей