МУ «Управление образования Исполнительного комитета Кукморского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Рабочий переулок, д. 7 |
Телефон: | 8(843)642-70-68 |
E-Mail: | KukmorUO.priemnaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Ахмадуллин Ильфат Ильясович |
Новости Отдела образования
"Туган тел" Бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабы
Опубликовано: 24.02.202224 февраль көнне Мәгариф идарәсенең залында туган тел һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" Бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабы үтте. Бәйгедә туган (татар), туган (удмурт), туган (мари) теле һәм әдәбияты укытучылары осталык дәресләре күрсәтте. Бәйгедә Кукмара 3 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаягөл Сәмигуллина, Кукмара 4 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Галимуллина, Ядегәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Фатыхова, Нырты урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Мирзагаянова, Түбән Үрәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең удмурт теле укытучысы Татьяна Раимова, Починок Сутер авылы мәктәбенең удмурт теле укытучысы Владимир Ахметов, Почкучук урта мәктәбенең мари теле укытучысы Ирина Родыгина катнашты. Жюри укытучыларның осталык дәресләрен гадел хөкем итте. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ильфат Ильяс улы Әхмәдуллин укытучыларның осталык дәресләрен уңай бәяләде, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
К списку новостей