• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МУ «Управление образования Исполнительного комитета Кукморского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422110, Республика Татарстан, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Рабочий переулок, д. 7
Телефон: 8(843)642-70-68
E-Mail: KukmorUO.priemnaya@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Ахмадуллин Ильфат Ильясович

Новости Отдела образования

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Опубликовано: 20.01.2022

9нчы гыйнвардан – 20 гыйнварга кадәр Бөтенрәсәй “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Гариза биргән 8 татар теле һәм әдәбияты укытучысы көч сынашты. Беренче һәм икенче тур читтән торып үткәрелде. Беренче һәм икенче турда интернет-ресурс һәм видеодәрес каралды. Бүген, 20нче гыйнвар көнне Мәгариф идарәсе базасында Бөтенрәсәй “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең йомгаклау туры булды. Анда укытучылар осталык дәресе күрсәттеләр. Нәтиҗәләр буенча “Кукмара шәһәренең А.М. Булатов ис. куппрофильле лицей”ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Д. Бадерутдинова, “Түбән Өскебаш урта мәктәбеннән” И.Н. Галимова, “Түбән Үрәс урта мәктәбеннән” Л.Г. Каюмова, “Кәркәвеч төп гомуми белем бирү мәктәбеннән” А.И.Гайнуллина, “Зур Сәрдек гимназиясе”ннән Р.М. Галиева номинацияләрдә җиңүче булдылар. 3 урын “Манзарас урта мәктәбеннән” Э.И. Шариповага бирелде. 2 урынны “Кукмара 4нче урта мәктәбеннән” З.М.Галимуллина алды. 1 урын “Кукмара 3нче урта мәктәбенең” татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Г. Хәсәновага бирелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез.    



К списку новостей