МУ «Управление образования Исполнительного комитета Кукморского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Рабочий переулок, д. 7 |
Телефон: | 8(843)642-70-68 |
E-Mail: | KukmorUO.priemnaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Ахмадуллин Ильфат Ильясович |
Новости Отдела образования
Татарча диктант / Татарча диктант
Опубликовано: 11.09.2021«Татарча диктант» акциясендә 12000нән артык кукмаралы катнашты
Буген Кукмара бердәм булып «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Совет һәм башкарма комитеты, мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды.
Диктант язу татар теленә булган кызыксынуны арттуры, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм хокук язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теленә хөрмәт уяту максатларыннан үткәрелде. Бу акциядә яше, дине, һөнәре, гаилә хәленә бәйсез рәвештә һәркем катнашты. Катнашу өчен районда билгеләнгән 42 диктант яздыру мәйданчыкларына килергә кирәк иде. Районда диктант язу мәйданчыклары белем бирү оешмалары Кукмарадагы 1нче гимназия, лицей, Кукмара 3 һәм 4 мәктәп, Лубян, Нырты, Село-Чура, Кәркәвеч, Байлангар, Мәчкәрә, Яниль, Зур сәрдек гимназиясе, Түбән Өскебаш, Олыяз, Зур Кукмара, Сәрдекбаш, Пычак, Ядегәр, Березняк, Мәмәшир, Югары Арбаш, Манзарас, Чарлы, Почкучук, Нижняя Русь, Починок-Сутер, Нырья, Средний Кумор, Лельвиж, Туембаш, Кичке мәктәп базаларында һәм Кукмарада урнашкан Каенкай, Чулпан, Кояшкай, Ләйсән, Йолдызлык, Салават Күпере, Кыңгырау, Гөрләвек, Миләшкәй, Ромашка балалар бакчаларында урнашкан иде. Диктант текстын татар теле укытучылары укыды. Диктант сәгать 11.00дә башланды. “Ак калфак”лылар диктантны күппрофильле лицейда язды. Дәүләт депутаты Римма Ратникова һәм район җитәкчелеге диктант язу акциясенә Кукмара 3нче урта мәктәбендә кушылды.
Диктантны тикшерү эшләре татар теле укытучыларына йөкләнде.
К списку новостей