МУ «Управление образования Исполнительного комитета Кукморского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Рабочий переулок, д. 7 |
Телефон: | 8(843)642-70-68 |
E-Mail: | KukmorUO.priemnaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Ахмадуллин Ильфат Ильясович |
Новости Отдела образования
Стажировочная площадка / Стажировка мәйданчыгы
Опубликовано: 28.09.20192019 елның 4 сентябрендә методистларның квалификациясен күтәрү курслары кысаларында, «өстәмә белем бирү өлкәсенә кураторлык итүче методистның һөнәри эшчәнлегенең оештыру-методик нигезләре» темасы буенча стажировка мәйданчыгы оештырылды. Чара Кукмара шәһәренең «Галактика балалар иҗат үзәгендэ» утте.
Курсларны тыңлаучылар өчен «Кукмара муниципаль районының өстәмә белем бирү учреждениеләре эшен тәкъдир итү» дигән методик экскурсия оештырылды, анда республика мәгариф бүлеге методистлары Кукмара шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү үзәклэренен эшчәнлеге белән таныштылар.
Өстәмә белем бирү методик остаханәсе кысаларында методистлар өчен түбәндәге темалар буенча мастер-класслар үткәрелде: «3 елдан да кимрәк эш стажы булган балаларга өстәмә белем бирү педагогларын методик яктан тәэмин итү (остазлык мәктәбе)», «Махсус белем ихтыяҗлары булган балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча социаль юнәлеш оешмалары белән социаль партнерлык», «һөнәри Стандартны гамәлгә ашыру шартларында өстәмә белем бирү педагогының төп һөнәри компетенцияләре» темасына эшлекле уен.
Стажировка кысаларында муниципаль методик хезмәт методисты эшчәнлегенең төп юнәлешләре, физик культура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларын физик тәрбия-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары белән эшләүне оештыруда методик ярдәм күрсәтү, өстәмә белем бирү педагогының хәзерге шартларда инновацион эшчәнлеге, «БалаSkills Чемпионаты» муниципаль проекты белән таныштырдылар, график мөхәррирдә мәгълүмати баннерлар булдыру буенча практик күнекмәләр күрсәттеләр.
Стажировка мәйданчыгының эше «Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирүне үстерүнең заманча юнәлешләре» дигән брифинг белән тәмамланды.
К списку новостей