МУ «Управление образования Исполнительного комитета Кукморского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский район, г. Кукмор, ул. Рабочий переулок, д. 7 |
Телефон: | 8(843)642-70-68 |
E-Mail: | KukmorUO.priemnaya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Ахмадуллин Ильфат Ильясович |
МУ «Управление образования Исполнительного комитета Кукморского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Методический десант / Метод десант 25.02.2022
25 февраля 2022г. Управлением образования г. Кукмор в соответствии с планом работы был организован выезд Методического десанта в МБОУ «СОШ с.Манзарас». С целью оказания методической помощи по вопросам учебно-воспитательного процесса, организации подготовки к итоговой аттестации учащихся, по ведению внутришкольного контроля, школьного планирования методическая служба Управления образования оказала адресную помощь коллективу школы. В ходе работы были посещены уроки педагогов по всем направлениям, даны методические рекомендации. Завершился десант Круглым столом, во время которого были обсуждены актуальные вопросы образования и воспитания. Методическая служба (Бакланова М.Г.) совместно с присутствующими наметили конкретные пути по дальнейшему эффективному развитию школы. / 2012 нче елның 25 нче февралендә Кукмара мәгариф Идарәсе тарафыннан, эш планы нигезендә, Манзарас урта мәктәбендә методик десант оештырылды. Уку-тәрбия процессы, укучыларның йомгаклау аттестациясенә әзерлекләрен оештыру, мәктәп эчендә контроль алып бару, мәктәп планлаштыру буенча методик ярдәм күрсәтү максатыннан мәгариф идарәсенең методик хезмәте мәктәп коллективына адреслы ярдәм күрсәтте. Эш барышында барлык юнәлешләр буенча педагоглар дәресләре үткәрелде, методик рекомендацияләр бирелде. Десант түгәрәк өстәл артында тәмамланды, анда мәгариф һәм тәрбиянең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Методик хезмәт (М.Г. Бакланова) катнашучылар белән берлектә мәктәпнең алга таба нәтиҗәле үсеше буенча конкрет юллар билгеләделәр.
-
Обмен опытом / Тәҗрибә уртаклашу 25.02.2022
25 февраля 2022г. команда методистов Управления образования и директоров школ Кукморского МР (Ахмадуллин И. И.) посетила Сабинский МР с целью изучения передового опыта учебно - воспитательного процесса, организации работы с одаренными детьми, реализации программы по профориентации с дошкольного возраста и другие. В ходе работы были посещены детский сад "Балачак", Гимназия и СОШ - интернат для одаренных детей. Итог подвели за Круглым столом. Выражаем слова благодарности Управлению образования Сабинского МР (Шакирова И. Ф.) за организационно-методическое сопровождение на высоком уровне и тёплый приём.
25 февраль көнне Кукмара муниципаль районының И.И. Әхмәдуллин җитәкчелегендәге бертөркем мәгариф идарәсе методистлары һәм мәктәп директорлары күрше Саба районында булып кайттылар. Төп максат: укыту-тәрбия процессының алдынгы эш тәҗрибәсен өйрәнү, сәләтле балалар белән эшләүне оештыру, мәктәпкәчә яшьтән балаларның профориентация программасын гамәлгә ашыру белән танышу иде. Эш барышында "Балачак" балалар бакчасы, Гимназия һәм сәләтле балалар интернат мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар. Очрашу түгәрәк өстәл белән тәмамланды. Шакирова И.Ф. җитәкчелегендәге Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе коллективына җылы кабул итүләре һәм эш тәҗрибәсе белән таныштыруны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. -
Межрегиональный круглый стол учителей удмуртского языка и литературы 25.02.2022
25 февраля на базе МБОУ «НСШ им М.П.Прокопьева» в онлайн режиме, в формате zoom конференции провели Межрегиональный круглый стол учителей удмуртского языка и литературы «Жингырты, анайкыл!» («Звени, родная речь!») В работе круглого стола по теме «Формирование основ национальной культуры у детей дошкольного и школьного возрастов через народные обычаи и традиции»участвовали: председатель правления Региональной общественной организации «Национально –культурная автономия удмуртов РТ» Герасимов Андрей Сергеевич; методист Управления образования Нигматуллина Эндже Рафхатовна, Директор МБОУ «НСШ им. М.П. Прокопьева» Данилов Николай Николаевич; учителя удмуртского языка и литературы, директора Кукморского района, Агрызкого района (МБОУ Сарсак-Омгинский лицей) Республики Мари Эл (МБОУ «Карлыганская средняя общеобразовательная школа им. К.А.Андреева») Пермского края (МБОУ «Большегондырская СОШ»).
-
Районный семинар / Район семинары 25.02.2022
25 февраля 2022 года состоялся районный семинар для преподавателей - организаторов ОБЖ по теме "Современные особенности патриотического воспитания детей в общеобразовательных организациях в соответствии с требованиями ФГОС ООО". В рамках семинара был представлен опыт работы преподавателя - организатора ОБЖ Шакирова А.В. и учителя начальных классов Ромазановой Е.В. МБОУ "Кукморская средняя школа №4", а также преподавателя - организатора ОБЖ Багавиева Р.З. МБОУ "Гимназия с. Большой Сардек им. К.Ф. Шакирова".
-
"Туган тел" Бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабы 24.02.2022
24 февраль көнне Мәгариф идарәсенең залында туган тел һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" Бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабы үтте. Бәйгедә туган (татар), туган (удмурт), туган (мари) теле һәм әдәбияты укытучылары осталык дәресләре күрсәтте. Бәйгедә Кукмара 3 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаягөл Сәмигуллина, Кукмара 4 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Галимуллина, Ядегәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Фатыхова, Нырты урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Мирзагаянова, Түбән Үрәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең удмурт теле укытучысы Татьяна Раимова, Починок Сутер авылы мәктәбенең удмурт теле укытучысы Владимир Ахметов, Почкучук урта мәктәбенең мари теле укытучысы Ирина Родыгина катнашты. Жюри укытучыларның осталык дәресләрен гадел хөкем итте. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ильфат Ильяс улы Әхмәдуллин укытучыларның осталык дәресләрен уңай бәяләде, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
-
День защитника Отечества / Ватанны саклаучылар көне 23.02.2022
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм. Ватанны саклаучылар көне ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Ил көннәребез тыныч булсын, сугыш афәтләре килмәсен. Сәламәт булып, гаиләләребезнең ныклы таянычына әверелеп, имин, якты, матур көннәрдә яшәргә язсын.
-
Сессия Кукморского МР / Кукмара районы сессиясе 22.02.2022
22 февраля на базе СК с. Большой Сардек состоялась Сессия Кукморского МР 4 созыва с участием Зампредседателя Госсовета РТ Ахметова М. Г. и Депутата Госсовета РТ Ратниковой Р. А. Гости высоко оценили выставку школьных бизнес - компаний в рамках Года цифровизации РТ. По вопросам приоритетного направления и развития системы образования Кукморского района в целом выступил Заместитель руководителя Исполнительного комитета Кукморского МР РТ - начальник Управления образования Ахмадуллин И. И.
-
Туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы 21.02.2022
14 февральдән 19 февральгә кадәр туган (татар) теле һәм әдәбияты фәненнән атналык булып үтте. Атналык кысаларында мәктәпләрдә һәр көнне чаралар, интеллектуаль уеннар, ачык дәресләр, ачык осталык дәресләре, матур язу бәйгеләре, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәрелде. 15 февраль көнне һәр мәктәп М.Җәлилнең туган көне уңаеннан, сыйныф сәгатьләре, викториналар, шигырь сөйләү бәйгеләре, чаралар үткәрелде. Барлык укучылар актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Чараларны кызыклы, мавыктыргыч формаларда үткәргән өчен туган (татар) теле укытучыларына чын күңелдән рәхмәт, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау безнең төп бурычыбыз.
-
Региональный этап олимпиады / Олимпиаданың региональ этабы 21.02.2022
С 18 - по 20 февраля на базе ООК "Дуслык" проходила Республиканская олимпиада по русской литературе среди учащихся школ с обучением на родном (нерусском) языке. От нашего района приняли участие 9 учащихся общеобразовательных учреждений. Победителем данной олимпиады стала ученица 9 класса Олуязской средней школы Мубаракова Малика (учитель - Мазитова Милауша Ваккасовна). Призёрами стали ученицы 10 класса Курамшина Нурсина и Хабибуллина Дина (учитель -Шайхутдинова Равия Габдульфартовна), ученицы 9 класса Абдулбарова Зубайда (учитель- Закирова Алсу Рафкатовна), Сафарова Ясмина (учитель - Хоснутдинова Гульшат Ханифовна) - учащиеся Гимназии N1 имени Ч. Т. Айтматова, Исынбаева Анастасия, ученица 8 класса СОШ с. Средний Кумор (учитель - Алексеева Елена Анатольевна). Мы поздравляем всех наших победителей -призеров и учителей, подготовивших этих учащихся!!!! Все молодцы, хорошо постарались!!!! / 18-20 февральдә "Дуслык" та туган телендә белем алучы мәктәп укучылары арасында рус әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды. Безнең районнан гомуми белем бирү учреждениеләреннән 9 укучы катнашты. Олимпиаданың җиңүчесе - Олыяз урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мөбәрәкова Мәликә (укытучысы-Мәҗитова Миләүшә Ваккас кызы) булды.10 нчы сыйныф укучылары Курамшина Нурсинә һәм Хәбибуллина Динә (укытучысы-Шәйхетдинова Равия Габделфәрт кызы), 9 нчы сыйныф укучылары Абдулбарова Зөбәйдә (укытучысы - Закирова Алсу Рәфкать кызы), Сәфәрова Ясминә (укытучысы - Хөснетдинова Гөлшат Хәниф кызы), Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия укучылары, Исынбаева Анастасия, Урта Комар урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы (укытучысы - Алексеева Елена Анатольевна) призерлар булдылар. Без барлык җиңүчене, призерларны, бу укучыларны әзерләгән укытучыларны котлыйбыз!!! Барысы да булдырдылар, яхшы тырыштылар!!!
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2022
Хөрмәтле милләттәшләр, райондашлар! Сезне 21 февраль – Халыкара туган тел көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Һәр милләт милли гореф-гадәтләрен хәзинә итеп буыннан-буынга тапшырып килгән, гасырлар дәвамында саклаган, туган теленең бәяләп бетергесез кыйммәтен камилләштереп торган, горурланган. Кукмара районының күп өлешен татар милләте вәкилләре алып тора. Туган телебезнең матурлыгын, тарихын саклап, милли йөзен булдарган алар. Кукмара җирлегендә рус, мари милләтеннән булган райондашлар да үзләренең гореф-гадәтләренә, тарихына тугры калып яшиләр. Татарстанда иң күп удмуртлар Кукмара районында. Алар үзләренең традицияләрен саклап, тарихларын барлап, үсеп килүче буынга туган телләрен, мәдәниятен дөрес итеп, матур итеп тапшыра беләләр. Һәр бала үзенең ана телен белергә хокуклы.
Хөрмәтле райондашлар! Туган телебезне хөрмәт итик, яратыйк, камиллеккә омтылыйк. Халыклар дуслыгы бер вакытта да югалмасын, таркалмасын иде. Бәйрәм белән!