• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Основная общеобразовательная школа села Нижний Искубаш» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Түбән Өскебаш авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422107, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Нижний Искубаш, ул. Молодежная, д. 10
Телефон: +7(843)-643-33-67
E-Mail: SNiskubash.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "ООШ села Нижний Искубаш
Руководитель: Муллахметов Илнур Магсумович
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 27 учащихся
У нас учат: 14 учителей

ӘФГАНСТАН — ЙӨРӘК ЯРАСЫ

 

 
ӘФГАНСТАН — ЙӨРӘК ЯРАСЫ
 
Тарихи һәм әдәби-музыкаль кичә укучыларда патриотик хисләр, милли узаң тәрбияләү һәм Әфганстандагы сугыш хакында белешмә бирү мак¬сатыннан үткәрелә.
Кичә буласы залга Әфганстанда хезмәт иткән авылдаш егетләренең портретлары эленә, өстәлгә — «Әфган кызалаклары», «Хәтер» китап¬лары, ә сәхнә түренә солдат кителе һәм фуражка¬сы куела.
Кичә барышы. «Солдатлар" җырыннан (Р. Әх-мөтҗанов сүзләре, Ф. Әхмәдиев көе) бер өзек уйнатыла. Сәхнәгә алып баручы һәм солдат фор¬масыннан укучы егет чыга.
1 Алып баручы. Безнең бүгенге кичәбез ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңгә яшь булып калган солдат¬лар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында.
Укучы В. Һадиуллинның «Әфганстан» шигырен сөйли.
Әфганстан, исемең шигъри синең, 
Җирең сихри, кыя, таш-тауларың! 
Изге дуслык бурычын үтәр өчен 
Сиңа китте бик күп якташларым...
        Кыяларның булмый ак таплары,
        Аларның була тик ак ташлары.
        Шул ташларны каннарына манып. 
       Табутларда кайтты якташларым.
Әфганстан- тау- кыялар иле.
Тауларында әле ак ташлар күп.
Дошманнарга ачы сабак биреп,
Исән- имин кайткан якташлар күп.
 
2 Алып баручы. Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер ук вакытта сих¬ри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны да сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.
Әфган сугышын безнең онытырга хакыбыз юк. Анда совет халкының 15 меңләп батыр улының чәчәктәй гомере өзелде. Ун елдан артыкка сузыл¬ган бу сугыштан җан һәм тән яралары алып кай¬тучыларның саны да бихисап.
Әфган җиле безне дә читләтеп үтмәде.Кукмара районыннан 160 кеше катнашты. Шуларның 4 һәлак булды Әлеге сугышта безнең төбәктән дә  7 кеше үзләренең  Интернациональ бурычларын үтәделәр:
 
ИВАНОВ ГАВРИЛ НИКОЛАЕВИЧ
ЯМАЛИЕВ НУРЕТДИН ГАРАФЕТДИНОВИЧ
НИЗАМОВА НАИЛӘ НАИЛЕВНА
ЛЕОНТЬЕВ АНДРЕЙ  МИХАЙЛОВИЧ
АЛЕКСЕЕВ ПЕТР МАКСИМОВИЧ
   ИВАНОВ АЛЕКСЕЙ МАТВЕЕВИЧ
   ЗАЛЯЛИЕВ АЙДАР НУРАХМӘТОВИЧ 
1 А.Б.  Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомеренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең исемен, алар турындагы мәгълүматны җентек-ләп укысак, туган илгә беркайчан да әйләнеп кайтмаячак якташларыбызга карата сагыш һәм әрнү хисе түгел, бәлки аларның «на¬мус» һәм «хәрби бурыч» төшенчәләрен үзләре-нең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горур-лану хисе кичерәбез.
2 А.Б. Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы бу¬лып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.
Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.
6 нчы укучы.
Война свои подарки раздала: 
Кому — звезду на грудь, кому — на холмик. 
Кого-то развенчала догола, 
А кто-то вписан в жизни в многотомник.
Пусть десять или двадцать лет пройдет,
 И время врачевать умеет раны, 
Давайте помнить тех, кто не придет... 
Нельзя нам забывать Афганистана!
 Нельзя!!!
Егет. 1979 елның 27 декабрендә Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Әфганстан территориясенә чикләнгән күләмдә гаскәрләр кертелде.
Сугыш... Ун ел буе дәвам иткән сугыш...
Күпме кешеләрнең гомерен өзгән каһәр суккан сугыш...
Безнең республика территориясеннән ча¬кырылган 9 меңнән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә кат¬нашты. Күп кенә каһарман һәм батыр егетләр бүләкләргә лаек булды. 250 сугышчы — төрле орденнар, 1415 кеше медальләр белән бүләк¬ләнде.
Әфган вакыйгаларыннан соң 3 дистәгә якын ел үтеп китте. Бу вакыт эчендә төрле үзгәрешләр булды. Ләкин 10 ел буе дәвам иткән сугыш нәтиҗәсендә һәлак булган, кон¬тузия, җәрәхәт, авырулардан үлгән, хәбәрсез югалган меңләгән сугышчы һәм хезмәткәрнең исеме хәтердән беркайчан да җуелмас.
     “ Кичер кайта алмавымны”җыры
3 нче укучы. Сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь егет Чечня җирендә ятып кал¬ды. Меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте...
4 нче укучы. Мин зиратка керәм,
 Алда — каберлекләр... 
Берәү, икәү, өчәү... егерме... 
Тукта, Кызыл йолдыз куелганы 
Солдат каберлеге түгелме?
Яшь агачлар үсә өстендә, 
Ак чәчәкле венок куелган. 
Ә исеме җуелмаслык итеп 
Мәрмәр ташка тирән уелган.
                  Якынрак килеп укыйм, 
                Дулкынлана минем йөрәгем.
                Мондый тыныч көндә ник үлде икән? — 
                Мин ни уйларга да белмәдем.
Алып баручы. Әфган сугышының илгә булган матди зыянын исәпләп чыгардык, ә менә бу сугыш китергән кайгы-хәсрәтне, мәңге төзәлмәс җан газабын нинди саннарда күрсәтергә дә, нинди бизмәннәргә салып үлчәргә?
Бу җыр яшьлекләре, мәхәббәтләре, гомерлә¬ре яу кырында өзелеп калган егетләрнең якты истәлегенә багышлана.
(«Әйләнеп кайтыгыз» җыры (М.Шиһапов сүзләре, Р.Хәсәнов көе) башкарыла.)
 (Укучы «Интернациональ бурыч» шигырен сөйли.)
Ярдәм сорап күп килделәр безгә
Барысына да бу ил булышты...
Тик беләсе иде —
Без соң тагын
Кайсы илгә күпме бурычлы?
«Интернациональ бурыч», дидек,
Әллә нәрсә итеп сөйләдек.
Бурычтырмы... —
Нигә меңәрләгән
Кеше җаны белән түләдек?!
Япь-яшь кенә килеш күпме гарип —
Аналарның йөрәк түземме?
Бурыч түләр өчен егетләрнең
Аяк-кулы кирәк идеме?!
Тагын кемгә күпме «бурычлы» без,
Нигә белми халык?
Бүгенге
Яңа буын егетләре үсә —
«Бурыч» түләр өчен түгелме?!
Кыз. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк!
Егет. Изге җиребезне илбасарлардан сак¬лап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечня җирләрендә сугыш кырын¬да һәлак булган, хәбәрсез югалган якташлары¬быз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улла¬рының якты истәлеге алдында баш иябез!
Кыз. Замандашлар! Сезгә мөрәҗәгать итә¬без! Сезгә дә мөрәҗәгать итәбез, киләчәк бу¬ыннар! Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзел¬гән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен!
 
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, Җирне матурайту өчен яратылган
ҖЫР:  ЯРАТЫГЫЗ !