Муниципальное бюджетное дошкольное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №8 «Ручеек» г. Кукмор» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Кукмара шәһәре сигезенче номерлы «Гөрләвек» һәрьяктан үстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, г. Кукмор, ул. Ворошилова, дом 19 |
Телефон: | 8(84364)-261-50 |
E-Mail: | Ruchejok.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №8 «Ручеек» г. Кукмор» |
Руководитель: | Гайнетдинова Зульфия Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 137 ребенка |
У нас учат: | 14 педагогов |
ВСЕ новости детского сада №8 "Ручеек"
Районный семинар-практикум
Опубликовано: 28.02.201928 нче февраль көнне безнең балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ике теллелек формалаштыру буенча ата – аналар белән эшләү формаларын камилләштерү" темасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен район семинар-практикумы булып узды. Семинарны балалар бакчасы мөдире Гайнетдинова З. З. ачып җибәрде, катнашучыларны семинар программасы белән таныштырды. Семинарда Кукмара районының 50 педагогы катнашты.
Семинар барышында “Нәни кукмаралы” журналының яшь журналистлары семинарда катнашучылардан интервью алдылар, үзләре ясаган дидактик уеннар күргәзмәсе тәкъдим ителде, балалар бакчасы мөдире эшлекле уен үткәрде, ә педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ике теллелек формалаштыру буенча ата-аналар белән эшләү формаларын камилләштерү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Семинарга йомгак ясаганда кунаклар рәхмәт сүзләре әйттеләр, семинар темасы буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Семинарда тәкъдим ителгән материаллар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларына балалар белән эшләүдә ярдәм итәр, балаларны тәрбияләүдә һәм укытуда яңа идеяләр һәм алымнар эзләргә ярдәм булыр дип ышанабыз.
К списку новостей